Бөтен дөнья буйлап галимнәр, Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) һәм төрле илләрнең хөкүмәтләре коронавирусның яңа варианты килеп чыгуга борчыла. Яңа штамм йоктыруның беренче очраклары Көньяк Африка республикасында теркәлде, аннары ул Германия, Италия, Британия, Нидерландта, Бельгия, Һонконг, Израил һәм Австралиядә ачыкланды. Белгечләр яңа вариантның тиз арада бөтен дөнья буйлап таралуыннан курка.
"Омикрон" штаммы (B.1.1.529) COVID-19ның башлангыч вариантына караганда шактый күбрәк мутацияләргә ия. Мутацияләрнең күпчелеге вирус кеше организмына үтеп керү өчен куллана торган спайк-аксымга туры килә. Булган вакциналар шушы аксымны эштән чыгаруга юнәлтелгән, шуңа күрә галимнәр бу вакциналарның яңа штаммга каршы нәтиҗәсе азрак булырга мөмкин дип шикләнә. Лондондагы Империя көллияте вирусологы Том Пикок вирусның мутацияләрен "коточкыч" дип бәяләгән.
Яңа штамм турында төп сорауларга "Настоящее время" эфирында Глобаль вирусология челтәре үзәге мөдире, Джордж Вашингтон университеты адъюнкт-профессоры Константин Чумаков җавап бирде.
Ни өчен галимнәр яңа штаммны куркыныч дип саный
"Әлеге штаммда вирусның беренчел вариантыннан аермалы буларак, 32 мутация бар һәм аларның ничек һәм кайда урнашуы галимнәрне борчый. Бу вирусның безнең күзәнәкләр белән яхшырак бәйләнешкә керә алуы һәм тагын да йогышлырак булуы мөмкин дип фаразлана. Бу штамм йогышлырак булачак дигән сүзме – аңлашылмый. Ул вакциналар барлыкка китергән иммунитетка сизгер булмасмы – монысы да аңлашылмый. Болар, мөгаен, ике-өч атнадан, тәҗрибәләр уздырылганнан соң ачыкланыр. Галимнәр вакцинага җавап итеп организм эшләп чыгарган антитәнчекләрнең вирусны никадәр актив юк итүен караячак. Әлегә нидер әйтергә бик иртә, борчылырга нигез бар, тик паникага бирелергә иртәрәк".
Чикләрне ябып куеп вирус таралуын туктатып буламы
Күп кенә илләр яңа штамм табылган Көньяк Африка республикасы белән һава юлларын япты яки очышларны чикләде. Аерым алганда, Германия, Нидерланд, Британия, Чехия һәм Израил шулай эшләде. "Мөгаен, бу вирус башка җирләрдә дә бардыр инде. Шуңа күрә, без ишекне хәзер япсак, артык соңдыр," дигән Reuters агентлыгына Һонконг университеты эпидемиологы Бен Коулинг. Константин Чумаков та бу фикер белән килешә.
"Әлеге вирусның таралуын тоткарлау мәслихәт, ләкин без глобаль дөньяда яшибез, - ди галим. – Бу вирус Африка чикләреннән инде чыккан. Авыру очраклары Израилдә дә, башка илләрдә дә теркәлә. Аның Европага да килеп җиткән булуы бик ихтимал, чөнки Африка белән Европа арасында элемтәләр шактый тыгыз. Ул Америкага да барып җиткән булуы бик мөмкин.
Кызганыч, яңа вариантларны алар шактый киң таралгач кына ачыклыйбыз, һәр очракны анализлый алмыйбыз шул. Шуңа күрә, минем уйлавымча, әлбәттә, ниндидер акылга ярашлы чаралар күрү кирәктер, әмма чикләрне тулаем ябып куюдан мәгънә юк, чөнки иртәме-соңмы ул баребер үтеп керәчәк.
Нормаль, цивилизацияле илләрнең күпчелегендә бу техник яктан мөмкин дә түгел. Кытай кебек илләр бөтенесен ябып куя ала, алар болай да инде ике ел ахры ябык йозак артында утыра. Һәм, мөгаен, аларда мондый чара мөмкиндер. Ләкин шундый әйберне Европада яки АКШта, башка илләрдә эшләп була дип күз алдына да китереп булмый – без бит тормышыбызны ниндидер шикләнүләр аркасында туктата алмыйбыз".
Алайса ни эшләргә
"Рискларны булдыра алганча киметергә – без инде коронавирус белән яшәргә өйрәнеп беттек, - дип дәвам итте Константин Чумаков. – Теләгән кеше вакцина кадатты. Күпләр прививканы тагын бер кат ясатты, һәм бу дөрес тә, алга таба да нәкъ шулай эшләргә кирәк. Бу башка төр саклану чараларын киметергә дигән сүз түгел. Аларны үтәргә кирәк, битлекләр кияргә, кешеләр белән артыгын аралашмаска, чөнки әлеге штамм чыкты дип вәзгыять үзгәрми, хәтта ул ныграк йогышлы булса да. Хәзерге штаммнар да кешеләр өчен куркыныч, аеруча вакцина кадатмаганнарга. Шуңа күрә нормаль тормыш белән яшәүне дәвам итәргә кирәк, пандемия чорында булдыра алган кадәр инде, саклану чараларын үтәргә һәм шулай да, вакцина кадатырга кирәк".
Хәзер булган вакциналар "омикрон"га каршы ярдәм итә аламы
"Безнең бу штамм турында белемнәребез бик аз, җитәрлек түгел, ләкин әлегә кадәр вакциналарга гомумән бирешми торган бер вариантның да булганы юк иде. Кайбер вакциналар 10-20 процентка көчсезрәк. Бу вакцинаның нәтиҗәле булуында артык зур әһәмияткә ия түгел. Шул ук "дельта" барыбер ике ел элек чыккан вакциналарга бирешә. Әлегә бу вирусның вакциналарны сизмәүгә таба баруны күренми".
Кайчан да булса бу башланырмы? Без белмибез. Бәлки, монысы "беренче карлыгач" булыр. Миңа калса, бу турыда сөйләшү иртәрәк әле. Галимнәр туры мәгълүмат алмый торып, миңа калса, борчылырга нигез әле юк. Ләкин бу штамм чыннан да башкаларыннан кискен аерыла торган булып чыкса һәм вакциналар тудырган иммунитетка сизгер булмаса, ул вакытта бу хәлдән чыгу юлы шулай ук шактый гади: бу вакциналарның репертуарын яңартырга гына кирәк һәм алар әлеге вирусны үтерә торган итәргә. Һәм моны эшләү ул кадәр үк кыен да түгел".
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!