Accessibility links

Роспотребнадзор: "Татарстанда коронавирус вазгыяте тотрыклы түгел, чикләүләрне алу иртә"


Республикада 60 яшьтән өлкәнрәкләр күпләп авырый.

Татарстанда COVID-19 белән авыручылар кими барса да, эпидемиологик вазгыять тотрыклы түгел. Шуңа күрә чикләүләрне алу иртә. Бу хакта, бүген, 26 ноябрьдә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

"Бүген 60 яшьтән өлкәнрәкләр күпләп авырый. Чирнең кимүен күзәтмибез. Коронавирус белән авыручылар арасында 60 яшьтән өлкәнрәкләр 30 проценты алып тора. Бу яшь төркемендә үлем очраклары дүрт тапкырга күбрәк. Аларның күмәк иммунитеты да безне канәгатьләндерми. Әлегә бары 50 проценты гына вакцина ясаткан. Моны исәпкә алып, без тотрыклылык турында әйтә алмыйбыз. Бүгенгә чикләүләр алу турында сөйләү иртә", диде ул.

Ноябрьдә, октябрь ае белән чагыштырганда, авыручылар 1,5 тапкырга арткан. Татарстанда атнасына якынча 25 мең кешенең ОРВИ белән авыруы теркәлеп бара.

Татарстанда коронавирустан мәҗбүри вакцина ясау кертелде. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче этабын ясатмаган барлык хезмәткәрләр дә эштән читләштерелергә тиеш. 7 декабрьдә икенче дозаны ясатмаучылар эшкә чыга алмый. Бу уңайдан, Роспотребандзор тикшерүләр уздырган. Барлыгы 290 объект тикшерелгән. Шуларның 57сендә, бу 19,6 процент, канун бозулар ачыкланган. Аларны 441 мең сумга штрафка тартканнар. Мәҗбүри вакцина ясату кертелгәннән соң, 714 мең кеше вакцина кадаткан.

22 ноябрьдән Татарстанның җәмәгать транспортыннан бары тик QR-кодлары яки сәламәтлеге сәбәпле вакцина ясатмавы хакындагы белешмәләре булганнар гына куллана ала. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинаның беренче дозасын ясаткан кешеләргә 24 көнгә исәпләнгән вакытлыча QR-кодлар бирә башлады. Аларны бары тик сырхауханәдә генә алып булачак. Әлеге QR-кодлар белән җәмәгать транспортында гына йөреп була.

Узган тәүлектә Татарстанда 249 кеше коронавирус йоктырган. Пандемия башыннан республикада COVID-19 белән 37 мең кеше авырган, үлемнәр саны 1 215 очракка җиткән.

Бүгенгә Татарстанда 1 млн 995 мең кеше вакцина ясаткан. Стопкоронавирус порталы мәгълүмаларына караганда, республикада күмәк иммунитет 34,5 процентны тәшкил итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG