"Бердәмлек штрафлардан кыйммәтрәк" инициативасын Кырымның төрле районнарындагы кешеләр хуплый. Алар 10 сумлык тәңкәләр сурәтләре белән фотога төшә, бу фоторәсемнәрне социаль челтәрләрдәге шәхси аккаунтларында чыгара һәм "Кырым теләктәшлеге" оешмасына җибәрә.
27 ноябрь Акмәчетнең Үзәк район мәхкәмәсе "Кырым теләктәшлеге" координаторы Дилявер Меметовны 12 тәүлеккә сак астына алырга карар чыгарды.
Меметовның адвокаты Рустем Кямилев белдерүенчә, ул 23 ноябрьдә Акмәчеттә мәхкәмәдән документ алырга килгәч, полиция хезмәткәрләре аны тотып алган һәм "киңкүләм урам чарасында катнашуда" гаепләгән. "Бу — ул көндә адвокат, халык яклаучысы Эдем Семедляевның сак астыннан чыгуын тыныч каршылаган, аңа рәхмәт һәм теләктәшлек белдерергә килгән, битараф булмаган барлык кешеләрне җәзалау", диде Кямилев.
Хәтта яшүсмер Сафие Якубованы да мәхкәмәгә килгәне өчен 10 мең сум штрафка хөкем иткәннәр. Семедляевны каршы алу чарасында катнашкан тагын бер хатынны 15 мең сумга җәзалаганнар дип хәбәр итә активистлар. "Кырым татарлары үз милләттәшләренә ярдәмгә килмәсен өчен болар барысы да махсус эшләнгән дигән хис туа", ди җәмәгать яклаучысы Ленур Сефлаев.
— Мәхкәмәләрнең ачык утырышларына килгәннәрне тоткарлау тәртип саклау органнарының даими эш ысулына әйләнде. Шул ук вакытта әйләнә-тирә мохиткә игътибар итсәк, башка урыннарда кешеләрнең җыелуы беркемне дә борчымый. Әлеге тоткарлаулар, штрафка тартулар милли һәм дини сәбәпләр белән бәйле, - ди адвокат Лиля Гемеджи.
23 ноябрьдә Акмәчеттә 12 көн дәвамында административ кулга алыну җәзасын үтәп иреккә чыккан адвокат Эдем Семедляевны каршы алырга 150ләп кырымтатар җыелган иде. Русия куәт оешмалары хезмәткәрләренең активистларны күпләп тоткарлавы һәм хөкем итүе әлеге марафонның башлануына этәргеч булды.
Марафонда акча җыюдан тыш, 10-14 тәүләккә хөкем ителгән, Акмәчет, Кизләү шәһәрләрендә вакытлы изоляторда тотылучыларга азык-төлек, юрган, җылы киемнәр тапшыруларын, ләкин изолятор хезмәткәрләре бу әйберләрне өлешчә генә кабул итүен белдерә активистлар.
Кырым марафоны — "Кырым теләктәшлеге" инициативасы белән 2017 елның җәендә башланган иҗтимагый инициатива. Ул чакта Русия куәт оешмалары активистларга басым ясауның яңа төрен кулланды — кырымтатарларны тентү вакытында активистларга рөхсәтсез митингта катнашу гаепләве белән административ эшләр ача башладылар.
Ул чакта марафонның беренче этабы барышында 800 мең сумнан артык акча җыелган иде, ул акчалар бертуган Биляловларның штрафларын, шулай ук активистларга каршы административ эшләр нигезендә билгеләнгән штрафларны каплады.
"Кырым марафоны"ның икенче этабы 2018 елның гыйнварында ялгыз пикетларда катнашучыларның штрафларын түләү өчен оештырылды. Ул чакта репрессияләргә каршы протест йөзеннән 2017 елның октябрендә бөтен Кырым буйлап ялгыз пикетларга чыкан 80нән артык кырымтатар рөхсәтсез урам чарасында катнашуда гаепле дип табылды һәм һәркайсы 10-15 мең сум штрафка хөкем ителгән иде.
Икенче марафон тагын да зуррак нәтиҗәләр күрсәтте. 2018 елның 23-29 гыйнварында Киевта һәм Украинаның башка шәһәрләрендә дә "Кырым марафоны"на ярдәм чаралары узды. Аның кысаларында украиннар, кырымтатарлар һәм битараф булмаган башка кешеләр штрафка тартылган Кырым активистларына ярдәм итте. Кыска вакыт эчендә җыелган акча 2 млн сумнан артып китте. Бу акча барлык штрафларны каплауга җитте.
2019 елның җәендә кырымтатарларның Мәскәүдәге урам чарасына җавап итеп, кырымтатарлар өстеннән күпсанлы мәхкәмә процесслары узды һәм шулай итеп "Кырым марафоны"ның өченче этабы башланды.
2019 елның 10 июлендә Мәскәүгә килгән кырык кырымтатар активистының җидесен Кызыл мәйданда тоткарладылар, алар үз халкын эзәрлекләүләргә каршы плакатлар белән чыккан иде. Активистлар кулында "Кырымда террорчылыкка каршы көрәш — башкача фикерләүчеләргә каршы көрәш", "Безнең балалар — террорчылар түгел", "Дини билгеләр нигезендә репрессияләрне туктатыгыз" дип язылган плакатлар бар иде.
Русия хакимиятенең максаты — бер яктан, үз позициясен белдергән кешеләрнең җәмгыятьтә ачыктан-ачык активлыгын туктату булса, икенче яктан, шулай итеп башкаларны да куркыту. Өченче максат — Кырымда, Русиядә яшәүчеләр күзендә һәм дөнья алдында кырымтатарларны террорчы-экстремистлар итеп күрсәтү, - ди "Мемориал" (Русиядә чит ил агенты дип танылган) хокук яклау үзәге вәкиле Сергей Давидис.
Кырым аннексиясе
Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.
- 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
- 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
- 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!