Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан – Русиянең сынау полигоны


Русиядә халыкны дигитал ысуллар белән күзәтү һәм контрольдә тоту чараларын керткәндә Татарстан сынау уздыру төбәге буларак еш кулланыла. Аерым алганда, Татарстан илдә беренче булып җәмәгать транспортының барлык төрләрендә йөрү өчен QR-код күрсәтү таләбе кертте, аңа кадәр республикада кеше йөзен таный торган камералар ярдәмендә халыкны күзәтүне эксперименталь рәвештә керткәннәр иде. 2020 елда коронавирус пандемиясе башланган мәлләрдә изоляция тәртибе кертелгәч, Татарстанда яшәүчеләр өйләреннән СМС аша рәсми рөхсәт белән генә чыга ала торган булды. Хәзер исә Татарстан халыкка электрон паспортлар бирүче беренче төбәкләр арасына кертеләчәк. Ни өчен Татарстан "сынау полигоннары" кирәк булганда гел беренче рәтләрдә бара — "Idel.Реалии" шушы сорауга җавап эзләгән.

QR-кодлар һәм кеше хокуклары

"Idel.Реалии" әлеге сорау белән Татарстан президенты матбугат хезмәтенә рәсми мөрәҗәгать юллаган. Мондый чикләү чаралары Русия Конституциясенә никадәр ярашлы, һәм аларны кем кертә – Мәскәүме, Казанмы? Материал чыккан вакытка республика җитәкчеләреннән бу сорауларга җавап алынмаган.

Моннан тыш, "Idel.Реалии" БМО Кеше хокуклары югары комиссары идарәсенә дә мөрәҗәгать итеп, Татарстан хакимияте куллана торган чаралар, атап әйткәндә җәмәгать транспортында QR-код таләп итү кеше хокукларының халыкара стандартларына никадәр туры килүен белешкән.

БМОның Кеше хокуклары югары комиссары идарәсендә Татарстандагы әлеге вазгыять турында нинди дә булса фикер әйтүдән баш тартканнар, әмма шул ук вакытта, чикләү чараларының ниндидер кысалары да булырга тиешлеген искәрткәннәр. Кулланылган чаралар канунда каралган булырга һәм кануни максатларга ирешү өчен зарур булырга тиеш, дигән БМО вәкиле Лиз Троссель. Бу чаралар чамадан ашып китмәскә, теләгән нәтиҗәгә ирешүнең иң мәҗбүр итми торган юлы сайланырга тиеш, дигән ул.

Бу чаралар яки чикләүләр дикриминация сыйфаты алмаска тиеш

— Шунсын да ассызыкларга кирәк – бу чаралар яки чикләүләр дикриминация сыйфаты алмаска тиеш. Моннан тыш, дәүләтләр кешеләрне вакцина кадатуга кызыксындыру өчен барлык мөмкин булган юлларны кулланырга тиешле. Монда җәмәгатьчелеккә мәгълүмат тарату да керә ала, аеруча маргиналлаштырылган кешеләр һәм төркемнәр, яисә вакцина кадатырга тәвәккәлли алмый тору иң нык күзәтелгән төркемнәр арасында, - дип аңлаткан БМО вәкиле.

Русиядә дә әлеге вазгыятькә карата фикер белдерүләр булды, шул ук вакытта, халыкара оешмадан аермалы буларак, кискенрәк фикерләр дә әйтелде.

Мәсәлән, Русия думасына КПРФ фиркасеннән сайланган һәм Чуашстан, Мари Иле, Мордовия вәкиле булып торучы депутат Ирина Филатова Татарстандагы чикләүләрне Конституциядә язылган кеше хокукларын бозу дип атады. "Бу илнең төбәкләрендә кешеләрнең хәрәкәт итү хокукын чикләүдә беренче тәҗрибә һәм фактта Русия Конституциясенең 27нче маддәсендә язып куелган, кешенең төп хокукларыннан берсе булган, бер урыннан икенче урынга хәрәкәт итү иреген киңкүләм рәвештә бозу булып тора", дип саный Филатова.

Хакимиятнең әлеге системны аерым бер төбәктә сынап каравы юкка гына түгел

"Хакимиятнең әлеге системны аерым бер төбәктә сынап каравы юкка гына түгел. Әлеге инициатива барып чыкмаса, халыкның зур өлеше ризасызлык белдереп, җәмгыятьтә шау-шу чыкса, бу ниятләреннән кире кайтып, Мәскәүдән торып бөтен кеше алдында Татарстанны сүгәргә, QR-кодлар кертүдә артык ашыктыгыз дияргә була. Ә инде Татарстанда QR-кодлар кертү тыныч кына узып китсә һәм хакимияткә проблем тудырмаса, Татарстанның уңышлы тәҗрибәсе башка төбәкләргә күчереләчәк. Фактта әлеге системны кертүнең язмышы бүген Татарстанда хәл ителә: QR-кодлар транспортта бөтен ил буйлап кертелерме, әллә халыкның киңкүләм ризасызлык белдерүе аркасында экспериментны уңышсыз дип танырлармы", дип язган депутат үзенең Instagram сәхифәсендә.

Депутат сүзләренчә, әлеге мәгълүматны Татарстанда яшәүчеләр барысы да белеп торуы мөһим.

"Татарстан кешеләре QR-кодлар системын кабул итәме, юкмы – аны алга таба ил буйлап кертү мәсьәләсе нәкъ менә шуннан тора. Үзем хокук яклаучы буларак, Татарстан кешеләреннән үзләренең Русия Конституциясендә язылган хокукларын һәм ирекләрен бары тик хокук яссылыгында, кануни ысуллар белән, һич тә канун бозмыйча яклауларын үтенәм", дип өстәгән Филатова.

"Idel.Реалии" хәбәрчесе Филатова белән сөйләшкән, һәм аннан да Татарстанның экспериментлар мәйданчыгы итеп файдалануының сәбәпләрен сорашкан.

Ирина Филатова
Ирина Филатова

— Татарстанның хакимият экспериментлары өчен уңай мәйданчык булып китүенең берничә сәбәбе бар. Беренчедән, Татарстанда җәмәгать транспорты муниципаль идарә карамагында, бу илдә берничә төбәктә генә шулай. Хосусый транспорт ширкәтләре штрафтан куркып автобусларын урамнарга чыгарудан баш тарта да ала, ә QR-кодсыз юлчы йөрткән өчен штрафлар 500 мең сум күләмендә билгеләнгән, шул ук вакытта шәһәр карамагындагы оешмаларның андый мөмкинлеге юк. Дөрес, хакимият үз-үзенә штрафлар салмас, мөгаен, - дип фаразлый депутат.

— Икенче бер мөһим әйбер – Казанда метро бар. Әлеге QR-код системы барлык транспортта бердәм рәвештә эшли аламы, бу транспорт коллапсына китермәсме – хакимият шуны да аңларга тели. Өченче фактор – Татарстан халкының протест активлыгы түбән булу һәм электорат буларак аның җиңел идарә ителүе. Әгәр Башкортстанда, мәсәлән, шундый экспериментлар уздырганда халык протест чараларына чыгу ихтималы югары булса, Татарстанда бу күпкә түбәнрәк. Ни булса да, Татарстанда транспортта QR-код кертүнең беренче көне әлеге инициативаның акылга бөтенләй ярашсыз бер әйбер булуы һәм аны тормышка ашыру мөмкин түгеллеген күрсәтте. Бу көнне без Казанда транспорт коллапсы булуын күзәттек, - дип өстәгән Филатова.

КПРФ вәкиле QR-кодлар кертү Русия җәмгыятен бүлгәләүгә бер адым дип бәяли.

Транспортта йөрүдә QR-кодлар кертү – кешенең төп хокукларын бозу һәм безнең җәмгыятьне бүлгәләүгә бер адым

— Транспортта йөрүдә QR-кодлар кертү – кешенең төп хокукларын бозу һәм безнең җәмгыятьне бүлгәләүгә бер адым. Җитмәсә, вакцинага принципта каршы булган кешеләрне бу чаралар вакцина кадатырга мәҗбүр итә алмас, алар бары җәмәгать транспортын файдаланудан туктар һәм төркемнәргә берләшер, хәзер Казанда бу әйбер бара да инде. Telegram-да "Попутчик Казань" төркеменә ике көндә генә дә 6500 кеше кергән, һәм кешеләр бер-берсенә QR-кодларсыз да теләгән җиренә барырга ярдәм итә. Ә җәмәгать транспорты яртылаш буш, автобус-троллейбуслар шушы кодларны тикшерү вакытында туган ызгышлар аркасында гел соңарып килә, - дигән депутат.

Бу вазгыятьнең сәяси ягы

Мәскәүдә яшәүче сәясәт белгече Аббас Галләмов сүзләренчә, ул да башта Татарстандагы чикләүләр Мәскәү кушуы белән кертелә, дип уйлаган.

Аббас Галләмов
Аббас Галләмов

— Мин дә башта шулай уйладым, аннары статистиканы карадым да, Татарстанда коронавирус хәлләре чыннан да авыр икәнен күрдем. Шуңа күрә Татарстан бу карарын үзе белеп, Мәскәү ягыннан үтенечне көтмичә дә кабул иткән булуы ихтималын да сызып ташларга ярамый. Проблемны бит ничектер хәл итәргә кирәк, - ди Галләмов.

Ләкин ни сәбәпле Татарстанны хакимият уздырган экспериментларда шулай еш файдаланалар? Монда республиканың яхшы төбәкләрдән саналуы йогынты ясый булса кирәк, ди белгеч. Татарстан җитәкчелеге моңа кадәр үзен "алга киткән һәм кыю, тәвәккәл" итеп күрсәтте, шуңа да республиканы төрле яңалыклар кертү өчен сынау урыны буларак сайлыйлар, дип саный ул.

Төбәктә идарә вертикале чыннан да корылган

— Тулаем алганда, республика җитәкчелегенең алга киткән һәм карарларны кыю, тәвәккәл кабул итүче буларак абруе бар. Шуның өстенә, төбәктә идарә вертикале чыннан да корылган – һәм моның белән Татарстан илнең башка төбәкләренең күпчелегеннән аерылып тора. Мәскәү уйлап тапкан ниндидер яңалыклар Татарстанда кертелсә, булдыксыз идарә системында батып калмас, ә ниндидер бер нәтиҗәгә китереп җиткерелер дигән өмет бар, - дип аңлата Аббас Галләмов.

Ә менә Америкада яшәүче Русия белгече Пол Гобл Татарстанны экспериментлар мәйданчыгы итеп файдаланалар дигән фикердә катгый тора.

Пол Гобл
Пол Гобл

— Минем уйлавымча, Мәскәү Татарстанны хәзер полигон итеп куллана һәм элек тә шулай эшли иде, һәм бу Мәскәү төбәкләрдә халыкның ничек кабул итүен күрә алсын өчен эшләнә. Берәр җирдә көтелгәнчә килеп чыкмаса, Мәскәү татар сәяси элитасын гаепле итеп калдыра ала, һәм, шул рәвешле, республиканың статусын төшерүгә тагын бер сәбәп була. Ә сынау уңышлы килеп чыкса, моны Русиянең җиңүе итеп күрсәтү, ә Татарстанны читкә тибәрү мөмкин. Русия һәрвакыт шундый юл белән барды, шуңа күрә бу беркемне дә гаҗәпләндерергә тиеш түгел. Мәскәүнең бу тактикасы Русия эчендә дә, аннан читтә дә эшли, - ди Пол Гобл.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG