Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда "Туганбатыр" милли проектын тәкъдим иттеләр


Чарада катнашучылар Туганбатыр образы белән таныша
Чарада катнашучылар Туганбатыр образы белән таныша

Туганбатыр яңа әсәрләрдә, компьютер уеннарында, комиксларда, мобиль квестларда, мультфильмнарда гәүдәләндереләчәк.

5 гыйнварда Болгарда узучы Русия мөселманнары җыенында "Туганбатыр" милли проекты тәкъдим ителде. Ул Татарстан мөфтияте һәм "Туган авылым" милли-туристлык комплексы ярдәмендә тормышка ашырылган.

Туганбатыр образы яңа әсәрләрдә, компьютер уеннарында, комиксларда, мобиль квестларда, мультфильмнарда гәүдәләндереләчәк. Беренче адым буларак "Туган Батыр риваятьләре" дип аталган әкиятләр китабын бастырып чыгару тора. Китапны эшләргә Татарстанның халык язучысы, драматург Зөлфәт Хәким җәлеп ителгән.

"Туганбатыр" проекты татар халык иҗатына нигезләнеп булдырылган. Ул кыю, батыр, көчле, зирәк, ышанычлы, яңа белем һәм һөнәрләрне үзләштерүгә омтылучы татар ир-егете итеп гәүдәләндерелгән. Туганбатыр зирәклеге ярдәмендә ул үз дошманнарын җиңә һәм аларны көлкегә калдыра. Ул туган нигездән чыгып китеп күпмилләтле шартларга чумган яшь татар буынын милли асылга һәм башлангычка кайтарырга тиеш, ди оештыручылар. Артефактлар ярдәмендә татар сугышчысының бимеханик хәрәкәт моделен торгызылачак. Аңа фехтование белгече Виктор Тарасов ярдәм итәчәк.

Болгарда узучы Русия мөселманнары җыены ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан оештырылды. Ул 8 гыйнварга кадәр дәвам итә. Форумда тарихи һәм дини лекцияләр, остаханәләр, вәгазьләр, квестлар, тренинглар, спорт чаралары уза.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин сүзләренчә, быел 1100 еллык кысаларында "Казан басмасын" чыгару, рус телендә онлайн-мәдрәсәне, кулъязма Коръән Мөсхәфен, "Даруль-кутуб" электрон китапханәсен, "Ибне Фадлан" документаль-нәфис фильмын эшләячәкләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG