Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes пандемия башыннан иң кыйммәтләнгән тауарларны атады


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бәясе арту ягыннан беренче өчлектә - шикәр, зәркән эшләнмәләр һәм шырпы диелә хәбәрдә.

Пандемия башыннан ике ел эчендә Русиядә кулланучы бәяләре 13,7 процентка арткан, дип яза Forbes Росстат мәгълүматларына сылтама белән. Журнал 2019 декабреннән иң нык кыйммәтләнгән тауарларны ачыклаган, алар пандемиягә кадәр вакыт белән чагыштырганда бүген русияләргә 20-85 процентка кыйбатрак чыга.

Бәя арту ягыннан беренче урында шикәр тора, ул 85 процентка кыйммәтләнгән. 2019 елда Русия шикәр чөгендеренең күрелмәгән уңышын җыеп алды һәм 8 миллион тоннан ак шикәр җитештерде. Нәтиҗәдә күпләп алу бәяләре кинәт төште, өлешләп сату бәләре дә түбәнәйде, ә 2020 елда уңыш булмау сәбәпле бәяләр шактый артты.

Икенче урында – зәркән эшләнмәләр, алар соңгы ике елда 40 процентка диярлек кыйбатланган. Чималларның бәясе арткан: алтынга – 47 процентка , көмешкә - 76 процентка.

Өченче урында – шырпы тора, аңа бәя 39 процентка арткан һәм бер кабы өчен 1,27 сумнан 1,88 сумга җиткән.

Пандемия башыннан иң нык кыйммәтләнгән тауарлар исемлегенә токмач һәм ярмалар (36 процентка кыйбат), йомырка (бәясе 34 процентка артып, 65 сумнан 88 сумга җиткән), яшелчә һәм җиләк җимешләр (34 процентка кыйммәтләнгән), төзелеш материаллары (30 процентка), он (30 процентка), тоз, соуслар һәм тәмләткечләр (26 процентка), тәмәке (26 процентка), ит ( бәясе 21 процентка арткан) кергән. Җиңел машиналар, аларга май һәм каты ягулык 25 процентка диярлек арткан.

Пандемия башы белән чагыштырганда арзанайган бердәнбер тауар һәм хезмәт категориясе булып – банк хезмәтләре генә тора дип искәртелә. Милли акчалардагы карталарга хезмәт күрсәтү дә бераз арзанайган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG