Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Улымның язмышын тар-мар иттеләр." Азат Мифтахов хөкеменә бер ел


Азат Мифтахов Мәскәү мәхкәмәсендә
Азат Мифтахов Мәскәү мәхкәмәсендә

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәү мәхкәмәсе яшь галим, математик Азат Мифтаховка хөкем карары чыгарды. Ике ел ярым тикшерү изоляторында утырып, күпсанлы мәхкәмәләр аша узган Азат 6 елга хөкем ителде һәм Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде.

Азат Мифтахов 2023 елның декабрендә чыгарга тиеш. Аның азат ителүен хатыны Елена Горбань, әнисе Гөлнур Хөсәенова, әтисе, сеңлесе һәм бихисап дуслары көтә. Елена иренә якынрак булыр өчен Мәскәүдән Кировка күченде һәм төрмә рөхсәт иткәндә шунда ук Азат янына очрашуга бара, ризык, кирәк-яракларны даими җибәреп тора. 24 гыйнвар Азат белән әнисенең очрашуы көтелә. Соңгы тапкыр алар узган елның 18 гыйнварында Мәскәү мәхкәмәсендә күреште.

Әни кеше очрашуга бер атна алдан әзерләнә башлаган. Азат белән очрашуга әнисе, әтисе һәм Елена барырга җыена. Төрмәдән рөхсәтне озак көттек, ди Гөлнур ханым дулкынлануын яшермичә.

Гөлнур Хөсәенова
Гөлнур Хөсәенова

— Азат яраткан ризыклар алып барып аны ашатасы килә. Үзебез үстергән үрдәкне пешерәм, әбисе күп итеп өчпочмаклар, пицца әзерли, ул яртканча токмач кистем. Нәкъ өйдәгечә ашап куансын. Сыр алып барачакбыз, хәләл колбаса алдым, ул аны бигрәк тә ярата, — дип сөйләде Азатлыкка Гөлнур ханым. — Ирем белән машинада барачакбыз, Кировтан Ленаны кереп алабыз да төрмә урнашкан бистәгә барачакбыз. Барысы да әйбәт кенә булсын иде, улымны сагындым, күрәсем, кочасым килә.

Улымны сагындым, күрәсем, кочасым килә

Гөлнур Хөсәенова бер елны авыр кичерүен сөйли. Ул улы акланыр, тулысы белән акланмаса да, хөкеме йомшаграк булыр дип өметләнде. Канатлар киселде, кайсы төрмәгә җибәрерләр дип ут йоттым, аннары Азат утырган төрмә никадәр кырыс, начар даны таралганын ишеткәч, коелып ук төштем, дип искә төшерә ул.

— Авыр халәт. Мин аны аңлата да алмыйм, тынычлык юк. Төнлә йоклый алмыйм, күз йомыла кебек, аннары сискәнеп китәсең. Йокыга киткәндә, уянганда да беренче уй – Азат нишли, сәламәтме ул, исәнме ул, ач түгелме... Сәламәтлек какшады. Баламның язмышын тар-мар иттеләр, — ди ул. — Кичә дә соңгы мәхкәмә утырышын карадым да еладым. Азатның Ленасы, дуслары, укытучылары, минем кебек уллары нахакка гаепләнеп төрмәдә утырган хатыннар булмаса, мин акылдан язар идем. Алар белән аралашып, теләктәшлеген күреп бераз булса да тынычланам.

Гөлнур ханым улы Азат белән бары тик хатлар яки телефон аша аралаша. Төрмә кагыйдәләренә күрә, тоткынга атнага бер тапкыр 15 минут дәвамында кемгә дә булса шалтыратырга ярый. Аның өчен рөхсәт сорап гариза язарга кирәк. Азат чиратлашып йә хатыны, йә әнисе, йә сеңлесе Зөлфиягә шалтырата. Азат төрмә шартларына зарланмыйм дип сөйли, әмма фән белән шөгыльләнергә вакыты калмый.

Галимгә математика урынына бүрәнә ташырга туры килгәненә ачуым чыга

— Соңгы тапкыр 10 көн элек сөйләштек. Тавышы көр иде, алайса кайчак йә ютәлли, йә тавышыннан хәлсез икәнен сизәм. Ул авырса, өзгәләнә башлыйм, шуңа миңа күпне әйтмиләр дә, аның бармагын җәрәхәтләгәнен мин белми дә калдым. Мин дә, кызым Зөлфия дә хатларны даими язабыз, Азат юк, өлгерми бугай ул. Дуслары да яза, репэр Оксимирон (Мирон Федоров – ред.) ике тапкыр хат язганын әйтте. Ул шалтырата, әмма анда да элемтә йә өзелә, йә вакытны кыскарталар, — дип уртаклаша Гөлнур ханым. — Азат артыгын сөйләми, ашарга җитәрлек, тикшерү изоляторыннан яхшырак дип әйтә. Киеме менә үз размерыннан икегә зуррак, ул 40-41 үлчәмле аяк киеме кия иде, монда 45 үлчәмлесе эләккән. Алар урман кисү белән шөгыльләнә. Аның өчен ул аена 300 сум акча ала. Акча кирәкми, барысы да җитәрлек ди. Бик арый ул. Буш вакыты калмый. Математика белән шөгыльләнә аласыңмы, китаплар укыйсыңмы дип сорадым. Юк, диде. Вакыт калмый. Эш вакытында башта гына төрле математик биремнәрне ясыйм диде. Аның вакыты әрәм булуы күңелне кыра. "Әни, борчылма, чыккач фән белән шөгыльләнергә вакыт булачак", дип юата. Галимгә математика урынына бүрәнә ташырга туры килгәненә ачуым чыга.

Азат әнисенә барысы да тәртиптә дип сөйләсә дә, әнисе төрмәдә утырган улы өчен курка. Gulagu.net хокук яклау проекты Сергей Савельев ярдәме белән төрмәләрдә булган вәхшилек очракларын фаш итү хакында ул белә. Моннан тыш бәйсез матбугатта да төрмәләрдә кешеләрнең җәзалануы турында укыйм һәм улым өчен куркам дип сөйләде ул Азатлыкка.

Берүк кенә исән-сау булсын дип телим

— Бу хакта гел куркам, үзеннән дә гел сорыйм, басым ясамыйлармы, тимиләрме дип кызыксынам. Алар бит бер баракта 50 кеше яши, төрле кешеләр. Уртак тел табарга кирәк. "Әни, миңа тиюче юк. Миңа мөнәсәбәт яхшы, әмма рәнҗетелгән, мыскыл ителгән кешеләр бар, җәзалау очраклары да бар", диде. Белмим, миннән яшерәме, юкмы, берүк кенә исән-сау булсын дип телим. Барлык догаларым шул хакта һәм тизрәк азат ителсен дип сорыйм, – ди ул.

Гөлнур Хөсәенова дәүләт системына үпкәле булуын әйтә. Гаделсезлек, хокуксызлык, кеше язмышлары белән уйнау – бу сүзләр белән ул бүгенге мәхкәмә системын сурәтли. Ул Русиядә башкача фикерли торган яшьләргә урын юк, алар чит илгә китсәләр, исән калалар дип саный. "Путин Русиясендә Азат һәм аның кебекләргә тыныч яшәргә бирмәячәкләр. Аллаһ боерса, чыкса, чит илгә китүен телим. Полициягә дә ышаныч юк, хөкемдарларга да... Кешеләрнең тормышларын тар-мар итәләр. Яшь бит алар, әле яшисе дә яшисе, төрле яхшы эшләр башкарырга мөмкин. Юк, аларны башкача фикерләве өчен төрмәгә тыгалар", ди ул.

Азат Мифтаховның хөкем карары әле Русия Югары мәхкәмәсендә каралырга тиеш. Әлегә аның төгәл датасы юк. Гөлнур Хөсәенова өмет белән яши, әмма могҗизалар булмавын да аңлый. Яхшылыкка ышанганда яшәү җиңелрәк, дип аңлата.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG