Accessibility links

Кайнар хәбәр

Володин: Дума Донецки һәм Луһански төбәкләрен тану тәкъдиме турында фикер алышачак


Вячеслав Володин
Вячеслав Володин

Тәкъдимне КПРФ фракциясе ясаган иде. Русия Украинаның бу төбәкләрендә яшәүче үз ватандашларын якларга тиеш диелә.

КПРФның Русия президенты Владимир Путинга Украина көнчыгышындагы сепаратист республикаларны бәйсез дип тану турындагы мөрәҗәгате турында, Русия думасында киләсе атнада фракцияләрнең башлыклары белән киңәшләшүләр узачак.

Соңрак документны Дума шурасы караячак. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Русия парламентының түбән пулаты рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Украина президенты Владимир Зеленский Мински килешүләренә күз йома, ә НАТО "Украинаны оккупацияләргә" тели. "Беренчесе дә, икенчесе дә фаҗигагә әйләнергә мөмкин. Без моңа юл куярга тиеш түгел", дип искәрткән Володин һәм Мәскәүнең үзбилгеләнгән Луһански (ЛНР) һәм Донецки (ДНР) төбәкләрендә яшәүче ватандашларын яклау чарасын эзләргә тиешлеген әйткән.

19 гыйнварда КПРФ фракциясе депутатлары, шул исәптән аның лидеры Геннадий Зюганов Русия думасына пулат карары өлгесен кертте, документта алар "ЛНР" һәм "ДНР"ның бәйсезлеген тану үтенече белән рәсми рәвештә Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткән.

Мөрәҗәгать текстында әйтелгәнчә, Украина хакимиятләре илнең Луһански һәм Донецки өлкәләрендә яшәүчеләренең "тарихи формалашкан нормаларына, көнкүрешенә, шулай ук ихтыяр белдерүенә һәм дин тотуына түземсез була башлаган". Документ авторлары Киев сәясәтен "үз халкына геноцид" белән чагыштырырлык дип санарга тәкъдим итә.

Путинга бу мөрәҗәгать Русия һәм Украина чикләрендә вазгыятьнең моңарчы булмаганча киеренкеләшүе фонында ясалды.

Күпсанлы чыганаклар төбәктә Русия гаскәрләре төркеменең шактый артуын хәбәр итә. Көнбатыш илләре хакимиятләре Мәскәүне тулы масштаблы хәрби һөҗүм әзерләүдә шикләнә. Кремль катгый рәвештә моны кире кага.

20 гыйнварда Дәүләт департаменты Украина тирәсендәге ызгыш турында Русия тарафының әйткән сүзләрен бастырып чыгарды, Вашингтон аларны ялган мәгълүмат дип бәяли.

Дәүләт департаментында әйтүләренчә, Русия Киевне һәм Көнбатыш илләрен глобаль ызгыш чыгарырга ниятләүдә гаепләп, үз ватандашларын Украина җирләрендә хәрби операция кирәклегендә инандырырга тырыша.

Хәзерге кризисны 100 меңнән артык хәрбиен Украина белән чиктә урнаштырып, Мәскәү китереп чыгарды, чикнең Украина ягында моңа охшаш бернинди хәрби гамәлләр үтмәде.

"Русия үз агрессиясендә башкаларны гаепли, әмма нәкъ менә Мәскәү әлеге кризиска тыныч юл белән, киеренкелекне бетерү һәм дипломатия ярдәмендә нокта куярга тиеш", дип искәртәләр Американың тышкы сәясәт оешмасында.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG