Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новая газета" журналисты Чечнядан янаулар сәбәпле Русиядән китә


Елена Милашина
Елена Милашина

Елена Милашина Русиядән китсә дә, үз эшен дәвам итәчәген белдергән.

"Новая газета" журналисты Елена Милашина Чечня җитәкчелеге тарафыннан булган янаулар сәбәпле, Русиядән китәргә карар кылган. Аның сүзләренчә, моны басманың мөхәррире Дмитрий Муратов һәм "шактый югары дәрәҗәле чыганаклар" тели, алар журналистның шәхси иминлегенә "зур" куркыныч яный дип саный.

Шул ук вакытта Милашина, Русиядән китү турында карар кабул ителүгә карамастан, үз эшен дәвам итәчәген искәрткән.

Алданрак Чечня башлыгы "Новая газета" журналисты Елена Милашинаны һәм "Җәфалауларга каршы комитет" башлыгы, президент каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Игорь Каляпинны "террорчылар" дип атады һәм аларны тоткарларга чакырды.

Кадыров шулай ук республика хакимиятләренең "һәрвакыт террорчыларны һәм аларның астыртын ярдәмчеләрен юк итүен" белдерде, "алар арасында бернинди аерма юк" диде.

Кадыровның якын хезмәттәше, Русия думасы депутаты Адам Делимханов та янаулар белән чыгыш ясады.

Моңа җавап итеп, "Новая газета" Чечня җитәкчелегенә нәфрәт тудыру турында җинаять эше ачуларын таләп итеп, Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итте.

Даими рәвештә Чечнядагы кеше хокуклары проблемнары турында язучы Елена Милашина "белмим, кайсысы куркынычрак кеше – Рамзан Кадыровмы, әллә Адам Делимхановмы" ди.

2006 елның октябрендә Мәскәүдә "Новая газета"ның журналисты Анна Политковская атып үтерелгән иде, ул да Чечнядагы кеше хокуклары проблемнары белән шөгыльләнде һәм ачыктан-ачык Рамзан Кадыровны һәм Владимир Путинны тәнкыйтьләде.

2014 елның июнендә Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе үтерүне оештыручы һәм башкаручыларны озак вакытка ирегеннән мәхрүм итте, әмма җинаятькә заказ бирүчеләр барыбер ачыкланмады.

Узган елның октябрендә Анна Политковскаяны үтерү эшенең каралу вакыты чыкты, шул рәвешле, үтерергә кушучы рәсми рәвештә җаваплылыктан качты.

"Новая газета" фикеренчә, җинаять Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән бәйле булырга мөмкин. Анна Политковская берничә мәртәбә сугыш хәрәкәтләре булган районнарга барды, журналистның күпчелек репортажлары Чечняда кеше хокукларын бозуга багышланган иде, ул Чечня җитәкчелегеннән берничә тапкыр янаулар алды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG