Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсмиләр Татарстанда 254 мең кешенең хәерчелек чигендә яшәвен белдерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядә бу күрсәткеч 18 млн кешегә якынлашкан.

Татарстанда 254 мең кеше хәерчелек чигендә яши. Аларның кереме республикада билгеләнгән яшәү минимумыннан азрак. Бу хакта 15 февральдә Татарстан хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова хөкүмәт брифингында белдерде.

"Бүген 254 мең кеше хәерчелек чигендә яши. Аларның кереме 10 756 сумнан азрак. 2021 елда бу күрсәткеч 6,3 процент булыр дип фаразлыйбыз", диде ул.

Рәсми саннарга караганда, 2020 елда Татарстанда кереме аз булган кешеләр саны 257 мең кеше, ягъни 6,6 процент булган. Русия төбәкләре арасында бу иң аз күрсәткечләрнең берсе булып тора. Русиядә халыкның 12,1 проценты, бу 17,8 млн кеше, хәерчелек чигендә яши.

Кереме аз булган балалы гаиләләргә дәүләт социаль килешү төзергә тәкъдим итә. Социаль яклау министры сүзләренчә, әлеге килешүгә баручылар саны арта башлаган.

"Бу кеше һәм дәүләт белән килешү, аңа ярдәм итү. Аларга бер тапкыр акча биреп булыр иде. Без мондый юл белән 1990нчы елларда эшләдек, ләкин гаиләдәге вазгыятьне бу үзгәртми иде. Социаль контракт төзегән кеше җаваплылык ала. Дәүләт аңа акчалата ярдәм итә. Шуннан соң ул йә эшкә урнаша, йә өстәмә һөнәр ала, кемдер эчкечелектән дәвалана", диде ул.

Узган ел Татарстанда 8 428 гаилә социаль килешү төзегән. Шуларның 2017 эшмәкәрлеккә кереп киткән, 84 гаилә шәхси хуҗалык оештырган, 4 909 кеше эшкә урнашкан.

2021 елда Татарстанда эшчеләрнең 4,4 проценты гына 100 мең сумнан артыграк хезмәт хакы алуын ачыклаганнар иде. Шул ук вакытта Русиядә һәр унынчы кеше 100 мең сум алып эшләве әйтелде.

Татарстанда байлар фәкыйрьләргә караганда 9 тапкыр күбрәк керем алуын исәпләп чыгарды FinExpertiza.

Рәсмиләр узган ел Русиядә пенсияләрнең реаль күләме кимүен белдергән иде. Росстат мәгълүматларыннан күрә, 2020 елның июне белән чагыштырганда пенсия 5,6 процентка үскән. Әмма реаль акчалар белән караганда елның беренче яртысында пенсияләр кимегән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG