"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең берсе – Руслан Гыйззәтуллинның тикшерү изоляторында күз күреме начарайган. Бу хакта аның туганнарына сылтама белән "Аспекты" җиткерә.
— 9 гыйнварда улы Русланга тикшерү изоляторына әйберләр алып килгән. Әлегә ул Уфада утыра, Ижауга алып китмәделәр. Күзе начарайган. Апрель аенда +1ле күзлек җибәргән булганнар, хәзер исә ул +3ле күзлек сораган, — дип сөйли туганнары.
Ирне 2024 елның 3 февралендә тоткарлыйлар. Аны "хакимият вәкиленә көч куллануда" (Русия Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1 өлеше) һәм "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" (Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) гаеплиләр.
Туганнары Гыйззәтуллинның тоткарлануын аның турында социаль челтәрләрдә активистлар яза башлагач кына белеп ала. Адвокат өчен һәм изолятордагы иргә кирәк-яраклар тапшыру өчен тиз арада акча җыю оештыралар. Акча җыю әле дә дәвам итә, чөнки гаилә әгъзаларының саклап торган акчалары инде беткән һәм изоляторга посылкалар җибәрү авырлашкан, дип яза "Аспекты". Гыйззәтуллинга ачылган җинаять эшен Ижауның Индустриаль районы мәхкәмәсендә караячаклар диелә.
Руслан Гыйззәтуллин, шулай ук Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Мөнир Исәнгилдин, Буранбай Әбүшахминның эше белән бәйле материаллар мәхкәмәгә 10 декабрьдә кергән. Эшне 27 декабрьдә карый башлаганнар, утырыш 21 гыйнварга кичектерелгән.
11 гыйнварга булган белешмәләргә күрә, Руслан Гыйззәтуллин Уфаның 1нче тикшерү изоляторында утыра.
Гыйззәтуллин 1977 елның 12 декабрендә Баймак районының Монасип авылында туган. Мәктәптә укытучы булып эшләгән, соңгы вакытларда тәрәзәләр кую белән шөгыльләнгән. Улын бер ялгызы үстергән.
- "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. Былтыр 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.
- 2024 елның 5 декабрендә Тольяттиның Үзәк район мәхкәмәсендә (Самар өлкәсе) "Баймак эше"ндә гаепләнүче өч кешегә - Халид Ишкуәтовка, Илфат Ишморатовка һәм Закир Колмөхәммәтовка хөкем карары игълан ителгән иде. Ишкуәтовны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Ишморатов белән Колмөхәммәтовны - 4,5әр ел колониягә хөкем иттеләр. Азатлык Радиосы өч фигурант турында да язган иде.
- 24 декабрьдә исә 24 декабрьдә Удмуртия республикасының Ижау шәһәрендәге мәхкәмә Башкортстандагы протест чараларында гаепләнүче биш кешегә хөкем карарлары чыгарды. Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр, Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре.
- 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
- Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
- Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
- Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
- "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум