Татарстанның Башкортстандагы яңа даими вәкиле итеп Илсур Ихсанов билгеләнгән. Бу хактагы карарны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
Аны өч елга билгеләүләре әйтелә. Сүз "Юристъ" хокукый агентлыгы" оешмасы мөдире Илсур Ихсанов турында бара, дип фаразлый "Бизнес Online". 2023 елның гыйнварында Миңнеханов аны "күп еллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстанның социаль-икътисади мөмкинлекләрен ныгытуга керткән өлеше өчен" "ТАССР оешуга 100 ел" медале белән бүләкләгән булган.
Татарстанның Башкортстандагы элекке даими вәкиле Йосып Якубов әлеге вазифадан үз теләге белән китүен хәбәр иткән иде. Аны Миңнехановның карары белән вазифасыннан былтыр 1 ноябрьдә азат иттеләр. Бу вазифада ул 2020 елдан бирле эшләде, аның чоры илкүләм җанисәпкә туры килде: ул чакта төрле бәхәсләр туды, ике республика арасында мөнәсәббәтләр киеренкеләшкән чаклар да булды.
Мәсәлән Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җанисәптә башкортлар "безнең исәпкә артты" дип белдерде.
Бәйсез демограф Алексей Ракша фикеренчә, 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләрен анализлау бик авыр, чөнки аның сыйфаты начар. Ә иң ялганчы төбәкләргә ул Башкортстанны да кертә. Анда татарлар башкорт яки урыс дип язылырга мөмкин ди ул, республикада халыкның 87 меңгә артуына да ышанмый.
- Соңгы елда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәренең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.
- Моннан тыш, җанисәп алдыннан Башкортстанда татар сәнгать әһелләренең тамашасын тыю омтылышлары булды. Җырчы Фирдүс Тямаевның Кыргыз Миякәдә узарга тиешле концерты ут булмау сылтавы белән тыелды, җырчының Уфада узарга тиешле тамашалары да билгесез вакытка кичектерелде. Илсөя Бәдретдинова һәм кайбер башка артистларның чыгышы да тыелды. "Китап" радиосы автомарафонын Башкортстанда автоматлар белән каршы алдылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум