Франция актеры Жерар Депардье Путинга мөнәсәбәтен үзгәрткән. Франциядә салымнарның югары булуына протест йөзеннән, Депардье 2013 елда Русия ватандашлыгы алган һәм Русия президенты Владимир Путинга соклануын белдергән иде. Актерга Русиядә төрле дәрәҗәле исемнәр, фатирлар да бүләк иттеләр.
Хәзер исә Депардье Путинның Украинага каршы сугышын кискен хөкем итеп чыкты. DW язуынча, Депардье Украинадагы сугыш Путинның “акылсыз һәм кабул ителмәслек эксцессы” дип белдергән.
Украинаның "Энергоатом" ширкәте Чернобыльдән Русия хәрбиләренең нурланыш белән китүен белдерде. Кичә, 31 мартта Пентагонга сылтама белән, AFP агентлыгы Русия хәрбиләре Чернобыль атом электр станциясеннән (ЧАЭС) чыгып китә башлады дип хәбәр иткән иде. Украинаның "Энергоатом" ширкәте җитәкчелеге әйтүенчә, Русия хәрбиләре Чернобыльнең радиациядән иң пычранган урыны булган Рыжий урманында фортификация корылмалары төзегән һәм шактый нурланыш дозалары алган. Русия саклану министрлыгында бу мәгълүматка фикер белдермәделәр. Монда тулырак.
Украинаның иң бай кешеләренең берсе, миллиардер Ринат Әхмәтов Bloomberg агентлыгына интервьюсында, аның компаниясе Русиядән килгән зыянны каплату өчен халыкара мәхкәмәгә дәгъва бирәчәк, дип белдерде.
"СКМ төркеме, һичшиксез, Русия агрессиясе китергән барлык зыянны каплату таләбе белән, Русиягә дәгъва белдерәчәк. Ышанам ки, Украина тулы күләмдә репарация таләп итәчәк һәм алачак", - диде ул.
Әхмәтов шулай ук, аның Мариупольдагы заводлары Русия оккупациясе шартларында эшләмәячәк, дип белдерде. Аның бу шәһәрдә ике заводы бар, анда 40 меңләп кеше эшли. Әхмәтов сүзләренчә, ике завод та Украина контролендә, әмма аларда эш туктатылган.
"Русия гаскәрләре Мариупольне хәрабәгә әйләндерә, тыныч хылыкны үтерә һәм заводларны бомбалый. Бернинди шартларда да бу заводлар Русия оккупациясе астында эшләмәячәк", – диде ул.
Ринат Әхмәтов үзе Донецкида туган. Әти-әнисе – Мордовиянең Сыркыды авылыннан.
Британия саклану министрлыгы: Киев читендә якын көннәрдә бәрелешләр башланырга мөмкин
Бу хакта Британия саклану министрлыгының күзләү мәгълүматына нигезләнеп әзерләнгән бүгенге [31 март] хисабында әйтелә.
Русиянең Киев һәм Чернигов юнәлешләреннән гаскәрнең бер өлешен алуы турындагы белдерүенә карамастан, Русия ягыннан атышлар дәвам итә. Русия армиясенең төп максаты булып торган Мариупольда да авыр бәрелешләр дәвам итә. Украина хәрбиләре шәһәрнең үзәге әлегә алар контролендә дип белдерә.
БМО Украинадагы хәрби җинаятьләрне тикшерү комиссиясе эше башлануы турында игълан итте
Бу комиссиягә Норвегия, Босния һәм Һерцеговина һәм Колумбия юристлары кергән.
Комиссия 2014 елдан башлап Донецки һәм Лугански өлкәләренең кайбер районнарында һәм 2022 елның 22 февраленнән башлап Украинаның башка районнарында кеше хокукларын һәм халыкара һуманитар хокукларны бозу очракларын тикшерәчәк.
Комиссиягә Украинада кеше хокукларын яки халыкара һуманитар хокукларны бозу буларак билгеләнә алган фактларны барлау йөкләнгән.
Комиссиягә шулай ук "Укураинада кеше хокукларын бозу өчен җаваплы физик һәм юридик затларны һәм алар белән бәйле җинаятьләрне" билгеләргә тәкъдим ителгән, - диелә БМОның рәсми сайтында.
АКШ финанс министрлыгы Русиянең 21 оешмасына һәм 13 русиялегә каршы яңа санкцияләр кертте
Аерым алганда чикләүләр "Вектор" фәнни-тикшеренү институты, "Микрон", "Сертал", "Серия инжиниринг" һәм хәрби проектлар белән тыгыз бәйле башка ширкәтләргә кертелә.
"Русия берни белән акланмаган агрессиясе белән Украина суверенитетын бозып кына калмый, сивил халык һәм торак пунктларга һөҗүмен көчәйтте, – дип белдерде АКШ финанс министры Джэнет Йеллен. – Без Путинның хәрби машинасына каршы санкцияләрне төрле яктан юнәлтүне дәвам итәчәкбез, бу мәгънәсез сугыш тәмамланганчыга кадәр".
Бер атна элек Бердянски портында украин ракетасы белән Русиянең "Саратов" десант корабы батырылган иде.
Бүген шул корабның иярченнән төшерелгән фотосурәтләре пәйда булды. Анда корабның бөтен палубасы диярлек су астында булуы күренә.
Социаль челтәрләрдә "наци атрибутикасын яки символикасын пропагандалауда" гаепләнеп, 15 тәүлек сак астында тотылганнан соң, 31 мартта Кырымдагы хокук яклаучы Абдурешит Джеппаров иреккә чыккан. Бу хакта Русия аннексияләгән Кырымда эшчәнлек алып баручы "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе хәбәр итә.
"Мин 15 тәүлек утырдым. 15 тәүлек ни ул? Безнең күпчелек егетләр 10-15 ел утыра. Аллаһ бирер, аларның барысы да тизрәк иреккә чыгып, гаиләләренә кушылсын иде. Безнең халык арасында 100дән артык кеше тоткынлыкта утыра", дигән Джеппаров Кизләү (Евпатория) изоляторыннан чыккач. Монда тулырак.