Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

00:00 2.4.2022

1 апрель. Көн ахырына кыскача

  • Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын 5 егетнең үлеме турында билгеле булды — Динаф Касыймов (21), Иван Изиметов (24), Сергей Прокофьев (25), Станислав Петрутик һәм Илфат Әхияров (33).
  • Запорожье өлкәсендә әсирләр белән алмашу үткән — Украина президенты офисы башлыгы урынбасары Кирилл Тимошенко сүзләренчә, 86 украин хәрбие, шул исәптән 15 хатын-кыз хәзер иректә, алмашу форматын ул ачыкламады.
  • АКШ Русия һәм Беларусның 120 компаниясенә каршы яңа санкцияләр игълан итте — алар нигездә саклану өлкәсе, галәм һәм диңгез тармакларына карый.
  • Маҗарстанның Wizz Air лоукостеры 30 октябрьгә кадәр Русиягә һәм аннан барлык очышларын туктата — бу һава ширкәте Казанга да оча иде.
  • Русия Мәгариф министрлыгы югары уку йортларыннан YouTube платформасындагы видеороликларны 4 апрельгә кадәр VK.Video һәм Rutube платформасына күчерергә таләп итте.
  • Чехиянең тышкы эшләр министрлыгы Русия дипломатлары исеменә ачык хат бастырган — аларны "явыз ярдәмчеләр даирәсеннән чыгарга" һәм "батучы корабтан" тизрәк китәргә чакыралар.
22:25 1.4.2022

1 апрель Башкортстанга берьюлы 5 кайгылы хәбәр китерде. Украинадагы сугышның чираттагы корбаны — 33 яшьлек Дүртөйле егете Илфат Әхияров.

Безнең хисапка күрә Илфат Әхияров Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстаннан 31нче егет булды.

21:59 1.4.2022

Русия Юстиция министрлыгы тагын сигез кешене "ят агент" медиа исемлегенә кертте:

— The Bell-га нигез салучы Елизавета Осетинская
— The Bell баш мөхәррире Ирина Малкова
— "Дождь" алып баручысы Мария Борзунова
— "Медиазона" журналисты Алла Константинова
— "Кавказский узел" репортеры Мурад Мурадов
— тарихчы Евгений Понасенков
— журналист Анна Голубева
— сәясәтче Виктор Воробьев

Хәзер "ят агент" медиа исемлегендә 127 матбугат чарасы һәм физик зат бар.

Тулырак монда

21:56 1.4.2022

Украинадагы сугышның чираттагы корбаны —​ Башкортстанның Иглин районы Таутөмән авылыннан старшина​ Станислав Петрутик. Аның Украинадагы сугышта һәлак булуы турында район хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова хәбәр итте. Станислав тумышы белән Хәйбулла районының Подольски авылыннан. 2000-2002 елларда гаскәрдә булган, 2013 елда Русия кораллы көчләре белән өч еллык килешү төзегән, соңрак аны ике мәртәбә озайткан. Аның өченче килешүе 2022 елның октябрендә тәмамланырга тиеш булган, ул Костромада хезмәт иткән. Петрутикның хатыны һәм ике кызы калган. Аны үлеменнән соң Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр диелә.

21:18 1.4.2022

Рәссам Алиса Горшенина проекты

18:21 1.4.2022

Украинадагы сугышның чираттагы корбаны — Башкортстанның Тәтешле районы Авык-Бүләк авылы егете Динаф Касыймов. 21 яшь. Аның үлеме турында район башлыгы Фәннүр Шәйхелисламов хәбәр итте. Динаф 1 апрельдә туган авылында җирләнде.

18:12 1.4.2022

Украина Югары Радасы русиялеләрнең һәм Русиянең "махсус хәрби операциясен" хуплаучыларның милеген дәүләтләштерү турында канун кабул итте.

17:46 1.4.2022

Казакъстан Украинаның территориаль бөтенлеген ихтирам итә һәм Русиягә көнбатыш санкцияләрен үтәргә ярдәм итмәячәк

Казакъстан президенты идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Тимур Сөләйманов Euractiv басмасына әңгәмәдә шулай дип белдерде.

"Бездә әйберне үз исеме белән атау проблемы юк. Русия "сугыш" сүзен тыйды. Алар моны махсус хәрби операция дип атый. Әмма Казакъстанда без моны ничек бар, шулай әйтәбез.

Әлбәттә, Русия безнең алар ягында булуыбызны теләде. Әмма Казакъстан Украинаның территориаль бөтенлеген ихтирам итә. Без Кырымны да, Донбассны да танымадык һәм танымыйбыз, чөнки аларны БМО да танымый. Без БМО дәрәҗәсендә кабул ителгән карарларны гына таныячакбыз" диде ул.

дәвам

XS
SM
MD
LG