Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

10:37 6.4.2022

Беларуста күп бала анасы Русия белән Украина арасындагы сугышка каршы протест йөзеннән Лукашенкага Ана орденын кире кайтарды

Җиде бала анасы Алена Яковишина Беларус президенты Александр Лукашенка хакимиятенә 2019 елда бүләк ителгән Ана орденын кайтарды. Аңлатмада, ул Лукашенкага дәүләт башлыгы буларак хөрмәтен һәм ышанычын югалтканын язды. Бу хакта Азатлык радиосының Беларус хезмәте хәбәр итә.

10:23 6.4.2022

Федераль салым хезмәтенең (ФНС) үзәк идарәсе, банк аша уздырмый гына чит ил акчасын сату-алу белән бәйле хокук бозуларны ачыклау өчен, төбәкләрдәге оешмаларына эчке эшләр министрлыгы белән бергә хезмәттәшлек итүне оештырырга кушкан.

Бу хакта, ФНСның төбәкләрдәге идарәләренә җибәргән хаты белән таныш булган ике чыганагына сылтанып, РБК хәбәр итә.

Басма мәгълүматына күрә, салым хезмәте социаль челтәрләрдә, Telegram-каналларда һәм игъланнар бирү сервисларында кулдан кулга чит ил акчасы сатуларын искәртә.

"Хәзерге шартларда бу Русия акчасының һәм эчке валюта базарының тотрыклылыгына куркыныч тудыра", диелә ФСН хатыннан РБК китергән өземтәдә.

"Соңгы вакытта чит ил акчасын канунсыз сату-алу очраклары киң таралды, шул сәбәпле салым оешмаларына, эчке эшләр оешмаларының мөмкинлекләрен исәпкә алып, мондый хокук бозуларны ачыклауга аерым игътибар итәргә кушылды", дип аңлатканнар басмага Федераль салым хезмәтенең матбугат хезмәтендә.

10:21 6.4.2022

Микрочиплар һәм компьютер җиһазлары җитештерүче Intel ширкәте Русия һәм Беларус базарындагы эшчәнлеген тулысынча туктатуын игълан итте.

"Intel, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге кебек, Русиянең Украинага каршы сугышын нәфрәт итә һәм тиз арада тынычлыкны торгызырга чакыра. Без бу сугыштан зыян күргән һәркемгә - аеруча Украина һәм күрше илләрдә яшәүчеләргә, ул җирләрдә гаиләләре, дуслары, якыннары булган һәркемгә яклау белдерәбез”, диелә ширкәт белдерүендә.

23:57 5.4.2022

5 апрельгә соңгы хәбәрләр:

  • Британия премьер-министры Борис Джонсон Бучада һәм Киев янындагы башка шәһәрләрдә тыныч халыкны үтерү турында сөйләп, Русия халкына мөрәҗәгать итте. Ул Бучада булган вакыйгалар турында интернетта бәйсез мәгълүмат табарга һәм аны башкалар белән уртаклашырга өндәде. "Сезнең президент сугыш җинаятьләрендә гаепләнә, ләкин ул сезнең исемнән гамәл кыладыр дип ышанмыйм," диде Джонсон русияләргә мөрәҗәгать итеп.
  • Башкортстанның тикшерү комитетында алтын чыгаручы ике ширкәткә каршы җинаять эше кузгатылган. Тикшерү нәтиҗәләренә күрә, Баймак шәһәре һәм Кусеево авылы янында файдалы казылмалар чыгару өчен лицензия бирелгән, ләкин эшләр рөхсәт ителгән җирдән тыш та алып барылган, бу уңдырышлы туфрак катламына зыян салган.
  • АКШ Русия белән салым турында мәгълүмат алмашуны туктата. Элегерәк Британия салым мәгълүматларын алмашуны туктаткан иде.
  • Украина омбудсмены Людмила Денисова Русия ягын сугыш әсирләре Женева конвенциясен бозуда гаепләде: әсирлектән кайткан украин солдатлары арасында җәфаланган һәм җәбер-золым кичергән хатын-кызлар да булган. Аларны ир-атлар алдында чишендергәннәр, чәчләрен кискәннәр һәм "әхлакый яктан сындырырга тырышып, даими сорау алулар уздырганнар.
  • Европа илләре Русия дипломатларын чыгаруны дәвам итә. Швеция – 3 дипломатны, Италия – 30, Дания – 15, Испания – 25кә якын дипломатны чыгарган.
  • Укытучыларга яңа методичка килгән. Аларга импортны илдә җитештерелгән тауар белән алыштыруның файдасы турында балаларга сөйләргә кушылган.
  • Мәктәп укучыларына санкцияләрдән иң зур югалтуларга кем дучар булачак дигән сорауга җавап бирергә тәкъдим ителә, өч төрле җаваптан сайлыйсы:

1. Русия
2. НАТО илләре
3. Дөньяның барлык илләре.

22:02 5.4.2022

Украина президенты Владимир Зеленский сишәмбе БМО Иминлек Шурасы каршында чыгыш ясады. Ул Буча шәһәрендә Русия гаскәрләренең хәрби җинаятьләре турында сөйләде. Украина башлагы Русия хәрбиләре тыныч халыкны үтергән, аларны газаплаган дип белдерде.

Зеленский Русияне илләр арасында чикләрне, этник һәм дини төрлелекне юк итүдә гаепләде. Украина президенты фикеренчә, Мәскәү гамәлләре аркасында Африка һәм Азиядәге ачлыкка китерердәй авыз-төлек кризисы барлыкка килде.

17:46 5.4.2022

Бу сугышта җиңүче була алмый". ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев илдән киткән

Зәкиев белән интервьюдан бер өзек:

— Сез илдән киттегезме?

— Әйе, мин Анталиядә, монда 19 мартта килдем.

— Китү сәбәпләрен әйтсәгез иде.

— Сугышка протест йөзеннән. Бу сугышны мин гомумән кабул итә алмыйм, чөнки мин — украиннар белән КАИда бергә укыган, заводта бергә эшләгән буын кешесе. Украиннарга каршы сугышу минем өчен һич тә кабул ителмәслек нәрсә. Моннан тыш хәзер Русиядә иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, Бөтентатар иҗтимагый үзәге эшчәнлеге һич тә мөмкин түгел.

— Ә хәзер БТИҮ ничек эшләячәк? Сез илдә булмагач, яңа рәис сайлау узачакмы?

— Мин кайту-кайтмауны әле хәл итмәдем. Өч-дүрт атнадан Русиягә кайтуым да мөмкин. Ничек килеп чыгар… Бәлки кайдадыр сәяси сыену алып булыр. Төрле мөмкинлекләр бар. Бәлки кайтырмын да.

— Сез Русиягә кайтсын өчен нәрсә булырга тиеш?

— Берни дә булырга тиеш түгел. Болай гына кайтырмын.

17:16 5.4.2022

Татарстан театрлары һәм музейларына Z кагылган.

Соңгы көннәрдә Тинчурин театры, Качалов театры, Милли музей, Минзәлә татар театры биналарында Украинадагы сугышны хуплау билгесе - Z хәрефләре эленде.

Z хәрефе Русиянең Украинага бәреп керү символына әйләнде. Социаль челтәрләрдә аны яңа свастика дип тә атыйлар.

14:47 5.4.2022

Киев татары Зөлфирә Бойко: "Украинада фашистлар юк"

76 яшьлек Зөлфирә Бойко инде 46 ел Украинада яши. Татарлар, Татарстан киләчәге белән кызыксынып тора.

Зөлфирә ханым Русиядә Украина фашистларына каршы сугышу дигәнне һич аңламый.

"Украинада фашистлар юк, монда ирек сөючән, игелекле, ачык күңелле халык, бер-берсенә ярдәмчел. Ә Бандера украиннар өчен хөрмәтле, азатлык өчен көрәшүче шәхес, каһарман.

Мин монда татар булып яшим, рәхәтләнеп ислам динемне тотам. Русиядә мөселманнар эзәрлекләнсә, монда диннәрне кысрыклау юк, ислам китапларын да тыю юк.

Украина президенты Владимир Зеленский мөселманнарны изге Рамазан ае белән котлады. Олы яшьтәге яки ярдәмгә мохтаҗ булган мөселманнарга мәчетләрдән ярдәм килеп тора", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Зөлфирә Бойко (уңда)
Зөлфирә Бойко (уңда)

дәвам

XS
SM
MD
LG