Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

15:40 12.4.2022

Уфа журналистын сугышка каршы плакаты өчен "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү"дә гаеплиләр

Дүшәмбе кичендә Дарья Кучеренко активист буларак Үзәк базар янында сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан булган. Ул кулына "Сугыш – украиннарны көчләү һәм үтерү ул. Сугыш – Русиядә фәкыйрьлек һәм репрессияләр ул" дигән плакат тотып торган.

Журналист "кораллы көчләрне дискредитацияләү" маддәсе белән килешмәвен, бу маддәнең ил Конституциясен бозуын белдергән.

Тулырак монда укып була.

15:10 12.4.2022

Белгород мэриясе халыкка дружиналарга керергә тәкъдим итә

Дружина вәкиле вазифасына урамнарны кичке һәм төнге вакытта күзәтү, шулай ук полициягә тәртип тәэмин итүдә ярдәм итү керә, ди шәһәр хакимияте.

Белгород өлкәсе Украина белән чиктәш. Кичә өлкәнең кайбер районнарында "сары" (югары) куркыныч дәрәҗәсе кертелде.​

14:58 12.4.2022

ЮНИСЕФ: "Украинадагы балаларга ризык җитмәскә мөмкин"

ЮНИСЕФ оешмасының гадәттән тыш хәлләр програмы мөдире Мануэль Фонтейн Украина балаларының өчтән ике өлеше торган урыннарыннан күчерелде дип хәбәр итте. Сугыш балалар өчен коточкыч вакыйга булды, алар үз өйләрен, мәктәпләрен, туганнарын калдырырга мәҗбүр булды, диде ул.

Фонтейн сүзләренчә, БМО 142 бала үлемен раслый, тагын 229 бала яраланганы билгеле. Ләкин чын саннар күпкә күбрәк, дип саный ул.

3,2 миллион бала һаман үз өйләрендә калган, аларның яртысына ризык җитмәскә мөмкин, дип саный ЮНИСЕФ оешмасы.

14:16 12.4.2022

Mash: "Дождь" каналын "терроризм һәм хакимиятне яулап алуга өндәмәләр" өчен тикшерәләр.

Янәсе, "Дождь" каналының Ютубында бронетехниканы Кремльгә борырга дигән капслоклы өндәмәләр урнаштырылган булган, дип яза Mash.

"Дождь" каналының баш мөхәррире Тихон Дзядко: "Дождь" Ютубында безнең редакция беркайчан да андый өндәмәләр бастырмаган. Гомумән, капслок (зур хәрефләр) белән язуны без әдәпсезлек дип саныйбыз.

2022 елның 1 мартында Роскомнадзор "Дождь" телеканалы сайтын томалаган. 3 март көнне канал эшен вакытлыча туктату турында игълан итте, каналның күп кенә алып баручылары һәм хәбәрчеләре Русиядән китте.

14:08 12.4.2022

Бучада 400дән артык кеше үтерелгән

Бу хакта Киев хәрби өлкә идарәсе башлыгы Александр Павлюк хәбәр итте. Моңарчы Буча мэры Анатолий Федорук 320 һәлак булган кеше турында әйткән иде.

13:46 12.4.2022

Сугыш башланганнан бирле Украинадан 4,6 миллионнан арттык кеше күчеп киткән. Бер тәүлек эчендә илдән китүчеләр саны 68 мең булган дип хәбәр итә БМОның качаклар эшләре комиссары идарәсе.

13:42 12.4.2022

Кудрин: Русиядә тулай җитештерү күләме быел 10 процентка кимиячәк

Алексей Кудрин
Алексей Кудрин

Русиянең элекке финанс министры, хәзерге Хисап пулаты башлыгы Алексей Кудрин Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән чикләүләр нәтиҗәсендә Русиядә икътисады 10лап процентка төшәчәк дип белдерде.

Дөнья банкы Русия тулай җитештерү күләменең 11,2 процентка төшәчәк дип фаразлаган иде. Башка Көнбатыш аналитиклары Русиядә тулай җитештерү күләме 12 процентка төшәр, инфляция 23 процент булыр дип фаразлый.

12:33 12.4.2022

Финляндиянең Nokia ширкәте Русия базарыннан китү турында белдерде.

"Украинага һөҗүмнең беренче көннәреннән, Nokia-га Русиядә башка кала алмаячагы билгеле иде. Соңгы атналарда без тәэмин итүләрне, яңа бизнесыбызны туктаттык һәм чикләнгән фәнни-тикшеренү эшчәнлегебезне Русиядән читкә күчерәбез. Хәзер без Русия базарыннан китүебез турында игълан итә алабыз", диелә ширкәт белдерүендә.

Шул ук вакытта Nokia алга таба да Русиядәге телекоммуникация челтәрләренең эшкә сәләтлелеген тәэмин итәргә ниятли һәм санкцияләр шартларында моның өчен кирәкле лицензияләрне алуга гариза бирәчәк.

Телекоммуникация җиһазлары белән глобаль тәэмин итүчеләрнең беренче өчлегенә Nokia һәм Кытайның Huawei-ыннан тыш, швед ширкәте Ericsson да керә, кичә, 11 апрельдә швед ширкәте дә Русиядә эшчәнлеген туктатуын игълан иткән иде.

дәвам

XS
SM
MD
LG