Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

10:04 14.4.2022

Европа комиссиясе: Русия газы өчен сумнарда түләү санкцияләрне бозу булачак

Bloomberg язуынча, Европа комиссиясе Владимир Путинның карарына юридик анализ ясаган. Ул газ өчен түләүне сумнарда башкарырга таләп иткән иде. Европа комиссиясе фикеренчә, бу карар Европа берлегенең Русиягә каршы санкцияләрен боза.

Элегрәк Европа комиссиясе башлыгы Урсула фон дер Ляйен Европа берлеге газ өчен сумнарда түләмәячәген белдергән иде. Русия энергия чыганаклары ярдәмендә Европага шантаж ясау вакытлары үткән, дип әйткән иде ул.

09:45 14.4.2022

Татарлар Харьковтагы Ринат Янбәковка ярдәм кулын суза

Харьковта туып-үскән, сугыш эчендәге шәһәрдә торып калган юрист Ринат Янбәковның язмышы турында Азатлыкта чыккан язма күпләрне битараф калдырмады. Татарстан, АКШ, Канада, Украина татарлары аңа акчалата ярдәм җыеп тапшырды.

— Үз кешеләребез безнең хәлләрне аңлавына һәм шунда ук ярдәм кулы сузуына гаҗәпләндем һәм куандым. Минем өчен көтелмәгән хәл булды ул. Азатлык аша туган телемдә сөйләшә алуыма да, татарларның миңа һәм башкаларга ярдәм итә алуына да шатлыгым эчемә сыймый, — дип сөйләде Ринат.

Тулырак безнең язмада укый аласыз.

09:17 14.4.2022

Чехия илчелеге Киевка кайтты:

Элегрәк Киевка Европа берлеге, Латвия, Литва, Эстония, Словения һәм Төркия илчелекләре кайткан иде. Польша һәм Ватикан дипломатлары сугыш дәвамында Киевтан китмәгән булган. ​

09:13 14.4.2022

"Русия контрактникларының 40%ы кире сугышка кайтудан баш тарта"

Белгечләр һәм Көнбатыш күзләү мәгълүматына күрә, Донбасс өчен сугыш якын көннәрдә башланырга мөмкин. Conflict Intelligence Team тикшеренү төркемен оештыручы Руслан Левиев фикеренчә, Русия армиясе башта Мариупольны тулысынча яулап алырга тырышачак.

"Настоящее время"га биргән әңгәмәсендә белгеч Украинада булган 40%лап контрактниклар кире сугышка кайтудан баш тарта дип сөйләде. Әңгәмәне урыс телендә тыңлый аласыз:​

08:58 14.4.2022

Австралия КАМАЗга каршы чикләүләр кертә

Украинадагы сугышы өчен Русиягә каршы өстәмә чикләүләр кертелә. Австралиянең яңа санкцияләре 14 Русия ширкәтенә кагыла, алар арасында Татарстаннан Камаз да бар.

Санкцияләр шулай ук "Газпром", "Транснефть", "Газпром нефть", "Алроса", "Ростелеком", "Русгидро" һәм башка ширкәтләргә кагыла.

Февраль азагында Камаз Европа берлеге чикләүләренә эләккән иде.

08:39 14.4.2022

14 апрель, Русиянең Украинага каршы сугышының 50нче көне иртәсенә төп хәбәрләр:

  • Австралия 14 Русия ширкәтенә каршы санкцияләр кертә, алар арасында Татарстаннан КАМАЗ да бар.
  • Русия кара исемлеккә 398 АКШ конгрессмены һәм 87 Канада сенаторын кертте. Моны әлеге илләрнең санкцияләренә җавап дип аңлаттылар.
  • Monotype ширкәте (аның Times New Roman, Arial, Verdana һ.б. шрифтларга автор хокуклары бар) Русиядән кулланучыларга үз шрифтлар каталогына керүне япкан – Ведомости.
  • Чехия илчелеге Киевка кайткан. Моны Прага Украинага теләктәшлек белдерү дип атады.
  • Русия саклану министрлыгы "Москва" ракет крейсерында янгын турында хәбәр итте, зыян күрүчеләр турында әйтелмәде. Әлеге крейсер Русиянең Кара диңгез флотының флагманы һәм иң көчле корабы булып тора.
22:07 13.4.2022

Русия кара исемлеккә 398 АКШ конгрессмены һәм 87 Канада сенаторын кертте

Бу АКШ белән Канада Русиягә каршы сугыш башлаганы өчен керткән санкцияләргә җавап, дип аңлатты Русия Тышкы эшләр министрлыгы.

Моннан тыш министрлык Чехия илчелегенең өлкән дипломатын Русиядә теләнмәгән кеше дип игълан итте һәм аңа Русиядән 17 апрельгә кадәр китәргә кушты.

19:10 13.4.2022

Европа берлеге Украинага тагын 543 миллион евро бүлә.

Европа шурасының рәсми сайтында белдерелгәнчә, әлеге траншны да исәпкә алып, Киевка ярдәм күләме барлыгы 1,5 млрд еврога җитәчәк.

Акча укарин армиясенә экипировка, ягулык, аптечка, корал өчен тотылачак.

дәвам

XS
SM
MD
LG