Уфа блогеры сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан
Уфа блогеры Аника Ти бүген кулында тынычлык күгәрчене сурәтләнгән рәсем тотып, Мәрьямана чиркәве янына сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан.
Ул үзенең Инстаграмында язуынча, пикетның максаты "яхшы кешеләргә үзләренең ялгыз түгеллеген күрсәтү". Блогер сүзләренчә, узып баручы кешеләр "ниндидер аптырашта булган", ә дәүләтнең БСТ телеканалы аны "100500 метр" урап узган.
Полиция кызны тоткарламаган.
Сугышның 60 көне иртәсенә төп хәбәрләр
- Украинада ОБСЕ миссиясенең берничә әгъзасы Донецки һәм Луһанскида кулга алынган, дип хәбәр итә ОБСЕ. Моңарчы оешма Украинадан 500ләп хезмәткәрен эвакуацияләнгән булган.
- Украина президенты Владимир Зеленский "окупацияләнгән җирләрдә ялган референдумнар үткәрсәләр", Украина Русия белән сөйләшүләрне туктатачак дип белдерде. Украина хәрбиләре 27 апрель көнне Русия Херсон өлкәсендә "ХНР" оештыру турында референдум үткәрмәкче була.
- Британия хөкүмәте соңгы 30 елда беренче тапкыр күмер шахтасын ачу турында уйлана. Бу Русия күмереннән баш тарту аркасында туган ихтыяҗ, дип яза The Telegraph.
- Русиягә җибәреләсе 8 меңләп кыйбат машина Бельгиядә санкцияләр аркасында үтми калган.
- Русиянең сугыштагы икенче этап максаты булып Молдова чикләренә чыгуны атауга бәйле Молдова хакимияте тирән борчылу белдерде.
Одессага ракета һөҗүме нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булган
Одессага ракета һөҗүме нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булды, дип язды Владимир Зеленский офисы башлыгы Андрей Ермак. Алар арасында өч айлык сабый да бар.
Ермак әйтүенчә, 18 кеше җәрәхәтләнгән. Зыян күргән йортларның җимерекләрен аралау дәвам итә.
Одессаны утка тоту нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган
Одессаны утка тоту нәтиҗәсендә бер снаряд торак йортка эләккән, дип хәбәр итә "Украина Сейчас". Украина эчке эшләр министры киңәшчесе хәбәр итүенчә, бер кеше үлгән.
Сугыш шартларында мәгълүматны тиз арада тикшерү мөмкин түгел.
Артист Чулпан Хаматова Ригадагы митингта: «Бу кешелексез сугышны Владимир Путин башлады».
Элегрәк актриса үзенең Латвиягә күченүе турында сөйләде, Русиягә кайта калса, ике юл бар дип белдерде: «Бу сугыш һәм фаҗига, дип әйтүдән туктарга, <…> үз-үзеңә ялганларга, бөтен дөньяга ялганларга, дөрес яшәмәскә. Бу әле иң яхшы очракта, кара нәрсәне ак дип атарга мәҗбүр итмәсәләр".
9 майга Русия шәһәрләрендә планлаштырылган "Үлемсез полк" чарасы авторлары акциядән читләшкән
9 майга Русия шәһәрләрендә планлаштырылган "Үлемсез полк" чарасы авторлары акциядән читләшкән. "Кызганычка каршы, без "Үлемсез полк"ның беренчел мәгънәсен үзгәртүче күренешләр һәм вакыйгаларның артуын күрәбез. Әлбәттә, һәр кешенең мөстәкыйль рәвештә 9 майда кемне һәм ничек искә алырга икәнен хәл итәргә хакы бар. Әмма без үзебезне хәзерге вакытта урам сафларындагы хәлләр белән бәйләргә мөмкин дип санамыйбыз ", дип белдерделәр акция булдыручылар.
Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев кичә "Үлемсез полк" йөрешенә Украинадагы сугышта катнашучыларның портретларын алып килергә чакырды, аларны "нацизмга каршы көрәшнең заманча каһарманнары" дип атады.
Бучада 412 һәлак булучының шәхесе расланган
Буча мэры Анатолий Федорук Русия гаскәрләре шәһәрне оккупацияләгән вакытта һәлак булганнарның гәүдәләрен ачыклауның тәмамлануы турында хәбәр итте. Әлегә 412 һәлак булучының шәхесе расланган, тик бу ахыргы мәгълүматлар түгел. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат җыю һаман да дәвам итә.
Федорук шулай ук Бучада Андрей Первозванный чиркәве янындагы туганнар каберлегеннән 117 һәлак булучының, шул исәптән 30 хатын-кыз һәм 2 бала гәүдәсе чыгарылды, дип сөйләде. Бу туганнар каберендә, берничә украин хәрбие һәм җирле хастаханәдә ятучылар күмелгән булган, чөнки мэр сүзләренчә, "24 февральдән соң аларны җирли алмадылар, русияләр ритуаль хезмәтләрне зиратка кертмәделәр".
Тарафлар юк ителгән хәрби техника турында:
Русия саклану министрлыгы армия узган тәүлек эчендә Украинаның 66 хәрби объектын юкка чыгарды, дип белдерә. Харьков өлкәсендә Украинаның Су-25 ВВС истребителе һәм 15 пилотсыз очкычы бәреп төшерелде, дип хәбәр ителә.
Украина хәрби көчләренең баш штабы үз чиратында соңгы тәүлек эчендә аеруча каты сугышлар барган Донецки һәм Луһански өлкәләрендә генә дә Русиянең 9 танкын, 18 берәмлек башка бронетехникасын, 13 автомобилен һәм өч артиллерия системын юк итү турында хәбәр итә.