Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

09:01 9.3.2022

Русияләр банк хисапларыннан бары тик 10 мең доллар чыгара алачак.

Калганнарны сумнарда гына алырга мөмкин. Русия рубльләрендә акча шул көндәге рәсми курстан биреләчәк.

Әлеге чикләү вакытында валюта хисапның акча берәмлегенә карамастан, АКШ долларында гына биреләчәк. Башка валюталар АКШ долларына конвертацияләнәчәк диелә.

Чикләү 2022 елның 9 мартыннан 9 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

09:48 9.3.2022

Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, Киев Донбасска һөҗүм әзерләгән. Министрлык бу хакта документлар табылды дип белдерә. Һөҗүм, имеш, 2022 мартында оештырыласы булган. Украина ягы әлегә моңа карата аңлатма бирмәде.

Русия министрлыгы документларны да чыгарды, ләкин сугыш шартларында рәсми затлар биргән мәгълүматның да дөреслеген тикшерү мөмкин түгел.

10:22 9.3.2022

Fitch Русиянең чит ил валютасындагы рейтингын С дәрәҗәсенә төшергән, ул "дефолт котылгысыз" дигәнне аңлата.

Fitch Ratings фикеренчә, март башыннан барган вакыйгалар Русиянең дәүләт бурычын түләү мөмкинлеген тагын да какшаткан.

"Санкцияләрне тагын да арттыру һәм энергия чыганаклары сатуны чикләү тәкъдиме, Русиянең бурычны түләүдән ким дигәндә өлешчә баш тарту ихтималын арттыра" , дип саный аналитиклар.

11:39 9.3.2022

Украинадагы сугышта тумышы белән Татарстанның Яшел Үзән районыннан булган полковник Дмитрий Сафронов һәлак булган. Бу хакта район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте. Сафронов 6 мартта үлгән.

Аны 10 мартта Бело-Безводное авылында җирләячәкләр.

12:36 9.3.2022

Мәскәүдә яшәүче активист Булат Хәлиуллин Украинадагы сугышка каршы урам чараларыннан соң тоткарланган. Бу чарада катнашмаса да аны ун тәүлеккә сак астына алганнар. Фейсбуктагы кыска гына язмасы өчен. Булат Азатлыкка ничек тоткарлануы, махсус тоту урынындагы шартлар һәм халыктагы сәяси пассивлык сәбәпләре турында сөйләде.

"Кешеләр хәзер когнитив диссонанс кичерә, шуңа күрә протест белдерергә әзер түгел. Ләкин вазгыять үзгәрәчәк. Илдә ватандашлар сугышы башланырга мөмкин дигән курку бар" ди ул.

13:18 9.3.2022

9 мартта көндезге хәбәрләр

  • Иртәнге яктан Мәскәү биржасында доллар 120,8 сумга, евро 129,8 сумга җитте. Русия банкларында аларның бәясе тагын да югарыррак.
  • Русия тышкы эшләр министрлыгы ышандыруынча, Укринадан 2 миллион кеше Русиягә эвакуацияләнергә теләве турында белдергән. Әлегә 140 мең кеше килгән диелә.
  • БМО мәгълүматынча, 19-23 февральдә Украинаның Донецки һәм Луһански өлкәләреннән Русиягә 96 мең кеше киткән, ә сугыш башланганнан соң - тагын 99 мең.
  • Visa Русия карталарының чит илләрдә эшләвен 11 мартка кадәр озайткан.
  • Петербур дәүләт университеты сугышка каршы протестларда тоткарланучы студентларны уку йортыннан куарга әзерләнә. Әлегә 13 фәрман проекты әзерләнгән дип хәбәр итә "Коммерсант".
  • Русия Конституция мәхкәмәсе Европа конституция мәхкәмәләре конференциясеннән чыккан.
  • 10 мартта Украина һәм Русия тышкы эшләр министрлары Төркиянең Анталья шәһәрендә очрашып сөйләшергә мөмкин. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган бу сөйләшүләр булыр һәм алар Украинада утны туктатырга ярдәм итәр дип өметләнә.
14:03 9.3.2022

Русиядә дару җитештерү өчен чималлар бетәргә мөмкин

Русиядә дару җитештерүдә кулланылучы чимал өч-алты айга җитәчәк, шуннан соң заводлар чит илдән кертелгән чимал һәм компонентларсыз калырга мөмкин. Җирле җитештерүдәге даруларның 85 проценты чит ил чималы белән җитештерелә. Соңгы 10 көндә чит ил субстанцияләре 30-35 процентка кыйммәтләнгән дип хәбәр ителә.

16:22 9.3.2022

Русия банклары депозитларында зур күләмдә акча саклау өчен салым гамәлдән чыгарылачак.

Шулай ук кыйммәтле машина хуҗаларына да салым үзгәрә. "Зиннәт өчен салымны" машина бәясе 10 млн сумнан артса гына түләячәкләр. Элек ул 3 млн сум иде.
Бу хакта Русия премьер-министры Михаил Мишустин белдерде.

дәвам

XS
SM
MD
LG