10 мартка көндезге хәбәрләр кыскача:
- Маҗарстан президенты итеп беренче тапкыр хатын-кыз сайланган. Ул – Виктор Орбан фиркасе башлыгы урынбасары, 44 яшьлек Каталин Новак.
- Япония премьер-министры җирдә Икенче дөнья сугышынннан соң иң зур кризис башланырга мөмкин дип саный.
- Русия Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Русия базарыннан чит ил ширкәтләренең китүе бизнес белән бәйле түгел, бу “чиста сәясәт” диде. Аларга каршы җавап әзерлибез дип тә белдерде.
- Лавров һәм Кулеба сөйләшүләре тәмамланды. Төп нәтиҗә – нәтиҗә юк. Тарафлар атышларны туктату турында килешә алмаган.
- Британия Роман Абрамовичка санкцияләр кертте. Чикләүләр исемлегенә шулай ук Игорь Сечин, Олег Дерипаска, Александр Лебедев, Алексей Миллер, Андрей Костин һәм Николай Токарев эләккән.
- Татарстан шикәр, он һәм ярмалар запасы әзерлгән.
Украина һәм Русиянең тышкы эшләр министрлары Дмитрий Кулеба һәм Сергей Лавров Анталиядә очрашты
Очрашудан соң һәркайсы аерым матбугат очрашуы уздырды.
Дмитрий Кулеба, һуманитар мәсьәләләрне хәл итү өчен, Украина тарафының бер тәүлеккә атышны туктатып тору мәсьәләсен күтәрүен әйтте. Әмма бу мәсьәләдә алга китеш булмаган.
"Әгәр агрессор ил моны теләми икән, без сугышны туктата алмыйбыз", дип белдерде Кулеба.
Сергей Лавров Русия Украинага һөҗүм итмәде һәм башка илләргә дә һөҗүм итәргә ниятләми диде. "Русия коралсызландырылган, дус, урыс теленә һәм урыс мәдәниятенә тыюлар булмаган Украинаны күрергә тели", диде ул.
Кытай Русиянең һава ширкәтләрен алмаш детальләр белән тәэмин итүдән баш тарткан
Бу хакта очкычларга техник хезмәт күрсәтү очрашуында Росавиация вәкиле Валерий Кудинов хәбәр иткән, дип яза "РИА Новости".
Русия детальләр сатып алу өчен башка базарлар эзләргә ниятли, мәсәлән Һиндстан һәм Төркиядә.
Шулай ук Русиядәге һава ширкәтләре, лизинг бирүчеләргә очкычларның бер өлешен кайтарырга ниятли, дип хәбәр ителде.
Тагын 180 очкыч, шул исәптән "Аэрофлот", "Победа" һәм Utair ширкәтләренең очкычлары чит ил реестрларыннан Русия реестрына күчерелгән.
Росавиация Русия очкычлары белән бәйле вазгыять һәм илгә каршы кертелгән чикләүләр билетларның бәясенә йогынты ясамаячак, дип ышандыра.
Киевтагы "Мусафир" кырымтатар рестораны шәһәрне Русия һөҗүменнән саклаучы украин хәрбиләренә ярдәм йөзеннән аларны кырымтатар ашлары белән тәэмин итү хезмәтен оештырган.
"Кыю кешеләр, бернидән курыкмыйлар, аларга ярдәм итү рәхәт" дип язылган ресторанның интернеттагы рәсми битендә. Анда шулай ук украин хәрбиләренә финанс ярдәм җыю хезмәте дә булдырылган.
Татарстанда Украина сугышында һәлак булган дүртенче кеше җирләнгән
10 мартта Казанда подполковник Ренат Гайсинны соңгы юлга озаттылар, дип хәбәр итә "Татарстан" дәүләт телерадиоширкәте.
Мәрхүмнең хатыны һәм ике баласы калган.
Үзенең "югары әхлагы" белән башка дөньядан өстенлеген ассызыклап килүче Русия Украина шәһәрләрен бомбалаганда, исән калу өчен базларга сыенган балалар җырлап үзләренең дә, башкаларның да күңелеп күтәрә.
Кемдер метрога сыенып Украина гимнын уйнаса, башкалар бомбалаулар туктап торганда шәһәр ишегалларында һәм мәйданнарында да уйный һәм җырлый.
Баш прокуратура таләбе белән "Одноклассники" социаль челтәре Азатлыкның "Азатлык радиосы - ничек бар, шулай" төркеменә керүне чикләгән. Бу хакта хәбәр итеп бүген, 10 мартта социаль челтәр редакциягә хат җибәрде. Баш прокуратураның таләбен социаль челтәргә Роскомнадзор җибәргән.
Таләптә әйтелгәнчә, төркемдә "иҗтимагый әһәмияткә ия күрәләтә ялган мәгълүмат урнаштырылган". Шул ук вакытта кайсы постта "ялган" мәгълүмат булуы әйтелмәгән.
Азатлыкның "Одноклассники" төркемендә соңгы пост 2019 елның 4гыйнварында чыккан, ул 2018 ел йомгаклары турында.
Татарстаннан тагын ике корбан
Татарстанда Украинадагы сугышның тагын ике корбаны: Казаннан Данис Сәләхетдинов, Алабугадан Элер Эгамбердиев.
34 яшьлек прапорщик Данис Сәләхетдинов Юдино зиратында җирләнде. Мәрхүмнең хатыны һәм ике баласы калган, үлгәннән соң Сәләхетдиновны Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр.
42 яшьлек Элер Эгамбердиевне иртәгә Алабугада җирләячәкләр. Тумышы белән Үзбәкстанның Самарканд өлкәсеннән. 2014 елдан бүгенге көнгә кадәр контракт нигезендә Русиянең кораллы көчләрендә хезмәт иткән. Аның хатыны һәм өч баласы калган.
10 мартта шулай ук Казаннан Ренат Гайсинның һәм Чистай районыннан Семен Соловьевның үлеме хәбәр ителде.
Барысының да үлемнәре рәсми танылды. Аларны бөтен матбугат чаралары да язып бармый, мәгълүмат гадәттә район башлыклары аккаунтларында яки район хакимияте сайтларында чыга.