Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Күпләрнең илдән китәргә мөмкинлеге юк". Башкортстан активисты Рөстәм Салаватов Русиядән китте


Рөстәм Салаватов гаиләсе белән
Рөстәм Салаватов гаиләсе белән

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң илдән китүчеләр артты. Азатлык шуларның берсе - Куштауны яклауда актив катнашкан, экологик проблемнарга битараф булмаган программист Рөстәм Салаватов белән сөйләште. Ул бу көннәрдә гаиләсе белән Төркиягә күченгән.

Рөстәм әфәнде, ни сәбәпле Башкортстаннан күчеп китәргә булдыгыз?

— Русиядәге хәлләрне күптәннән күзәтеп киләм һәм ничектер хәлемнән килгәнчә үзгәртүгә өлеш кертә алырмын төсле иде. Әмма хәзерге хәлләрдән соң, Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, нидер үзгәртү авыр икәнен һәм илдә үсеш көтелмәгәнен аңладым. Үзгәрешләргә өметләр сүнде. Гәрчә эш тә бар, йорт та бар, инде читтән торып эшли дә башлаган идем, барысы да тыныч кебек иде. Әмма якын киләчәктә үсеш булмаячагын аңлап, илдән китү карарына килдек.

Мин инновация, стартаплар белән шөгыльләнәм. Башкортстанда да шуны җәелдерәсем килде. Коворкинг башлап җибәрдем, бу өлкәдә спикер булдым, яшьләрне илһамландырып тордым. Дөнья буйлап эшләячәк стартапларга өйрәттем. Боларны эшләве элек тә авыр иде, хәзерге хәлләрдән соң инде дөнья базарына чыга алачак стартаплар һәм продуктлар булдыру бөтенләй мөмкин булмаячак. Санкция кертелгән илдә боларны ничек эшлисең?

—​ Димәк, беренче чиратта эшләгән өлкәгездә үсеш булмас дип Русиядән китәргә булдыгызмы?

— Әйе, эшмәкәр, стартапер буларак шулай карар кылдым. Инвестицияләр җәлеп итеп булмаячак, аннары кулланучылар турында мәгълүматны кайда сакларга? Стартапер буларак, бу илдә вакытымны юкка уздыруымны аңладым.

Икенчедән, идеологик якны да әйтми булмый. Миңа илнең барган юнәлеше ошамый. Бер ел элек Русия думасына булган сайлауда күзәтүче булып тордым. Барлык хәрәмләшүләрне яхшы күрдем, теркәп бардым.

Шулай ук Башкортстандагы экология проблемнары турында халыкка барысын да җиткереп тору, аларны борчыган проблемнарны җитәкчелеккә җиткерү, шикаятьләр язуга өйрәтә башладык. Инде бу өлкәдә күпмедер уңышка да ирештек. Әмма барыбер яңа заводлар төзелеше дәвам итте һәм моны күрү бик авыр. Кыскасы, эштә дә бер урында таптанасың, чөнки теләгәнчә стартаплар эшләтеп җибәрә алмыйсың, шулай ук экология дә начарлана гына бара. Хәзер менә моңа сәяси вазгыять килеп кушылды. Синең тирәдәгеләрнең бу сәясәтне хуплавын күреп аптырыйсың. Алар "сугыш начар, әмма ватанны сакларга кирәк" диләр. Ни сәбәпле ул "русский мир"ны якларга кирәктер? Дуслар, танышлар да бүгенге сәясәтне хуплый башлагач, бик авыр.

—​ Сезнең тирәлектә сугышны хуплаучылар күбрәк булып чыгамы?

— Социаль челтәрләремнән 200 кеше чыгып китте. Һич борчылмадым. Сугыш турында үземнең сораштыруымны да уздырдым. Яртысыннан күбрәге Русия хәрбиләре гамәлләрен хуплый. Имеш, лидер белән яңа СССР төзиләр. Ниндидер ябык дәүләт төзелүе миңа һич ошамый. Кеше капиталы, инновация, технологияләр мөһим ресурс. Дөньядан аерылып яшәп булмый. Ә илдәге халык хәзер "тирәлектә дошманнар, безгә аларга каршы берләшергә кирәк, бераз гына сабырлык күрсәтәбез дә барысы да яхшы булачак" дигән фикер белән яши.

—​ Ул фикер аларга кайдан килә?

— Пропаганда яхшы эшли. Бер караганда без ул пропагандага бирешмибез дә кебек, чынлыкта бу шулай кебек кенә. Телевизордан алган мәгълүматка ышанган халык: "син сәясәткә каршы икән, димәк, син илгә каршы" дия башлый. Бу исә сәясәт белән риза булмаучыларның куркуына китерә, чөнки аларны халык дошманнары буларак кабул итәләр.

— ​Риза булмаучыларга нишләргә?

— Аларга хәзер бик авырга туры килә. Күпләрнең илдән китәргә мөмкинлеге юк. Аның өчен шактый акча кирәк. Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату турында канун кабул ителде (Русия президенты Владимир Путин аны 4 мартта имзалады), аңа ярашлы 15 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Ул кабул ителгәч күпләр шүрләп калды. Дәшми башлады. Мин дә аны бу илдән китү өчен кисәтү буларак кабул иттем.

Читтән торып эшләгәч эш эзлисем булмады, шунысы яхшы. Башкортстанда стартапларны үстерә алмагач күптән күченүгә әзер идем, балаларны да узган ел дистанцион укуга күчереп карадык, алар белән дә проблем юк. Минем кызыма - 14 яшь, ике улым - 7-8 яшьлекләр.

Хәзер Төркиягә килеп төпләндек. Бу илгә беренче генә килүебез. Зур әзерлек белән килмәдек. Шуңа хәзер фатир, документлар мәсьәләсен хәл итәбез. Киләчәктә монда калырбызмы яки башка илгән китәрбезме, төгәл хәл итмәдек. Болай безгә Башкортстанда да ошый иде. Бары сәясәт һәм экологик проблемнар белән генә килешеп булмады. Менә хәзер дөньядан ябылу проблемы да өстәлде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG