Accessibility links

Кайнар хәбәр

Володин Meta ширкәтен экстремизмга тикшерергә чакырды


Meta ширкәте Facebook һәм Instagram-да Русия гаскәрләренә карата көч кулланырга чакыруларны тыюны гамәлдән чыграды, Русия президенты Владимир Путинның яки Беларус башлыгы Александр Лукашенканың үлемен теләгән язмалар да сөртелмәячәк диде.

Русия Думасы спикеры Вячеслав Володин Meta ширкәте белән бәйле вазгыять аркасында Русиянең тикшерү комитетына һәм Баш прокуратурага мөрәҗәгать әзерләргә кирәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, Русия ватандашларына каршы нәфрәт тудыруы өчен Meta ширкәтенә прокуратура ашыгыч рәвештә җавап бирергә тиеш. "Бу мәгълүмат сугышы. Бу - безнең илдә гамәлдә булган Америка платформнарын кулланып, безнең Русия ватандашларына каршы юнәлтелгән сугыш", диде Володин.

Алданрак Meta ширкәтенең, кайбер илләрдә Facebook һәм Instagram кулланучыларга, Русия гаскәрләренә карата көч кулланырга чакыру, янауларны чыгарырга рөхсәт итүе билгеле булды. Бу хакта ширкәтнең контент модераторларына җибәргән хатларына сылтама белән Reuters язды.

Шулай ук Русия президенты Владимир Путинга яки Беларус башлыгы Александр Лукашенкага үлем теләгән язмалар да вакытлыча сөртелмәячәк диелде.

Русиянең Украинага бәреп керүе вазгыятендә кагыйдәләр үзгәрүе турындагы мәгълүматны Meta вәкиле Энди Стоун да раслады.

"Русия Украинага һөҗүм итү нәтиҗәсендә без сәяси фикер белдерү формаларына төзәтмәләр кертәбез, гадәти шартларда алар, шул исәптән, "Русия оккупантларына үлем" кебек рәхимсезлеккә чакырулар да, безнең кагыйдәләрне бозар иде. Без элеккегечә Русиянең тыныч ватандашларына каршы көч кулланырга чакыруларга рөхсәт бирмибез", диелә Стоун белдерүендә.

Русиянең АКШтагы илчелеге ширкәтнең гамәлләрен "экстремист эшчәнлек" дип атады һәм Америка хакимиятләреннән Meta-ны җаваплылыкка тартуны таләп итте.

"Meta-ның, русияләргә каршы нәфрәт һәм дошманлык уятуга китерүче агрессив һәм җинаятьчел сәясәте ачуны чыгара. Ширкәтнең гамәлләре – безнең илгә кагыйдәсез мәгълүмат сугышы игълан ителеүенә тагын бер дәлил", диелә илчелек хәбәрендә.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG