Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш йогынтысы. Башкортстан икътисадының киләчәге катлаулана


Белгечләр Башкортстан икътисадын алга таба төрле яклап проблемнар чолгап алачагын әйтә. Русиякүләм әһәмияткә ия ширкәтләргә дә, урта һәм кече эшмәкәрләргә дә зур авырлыклар килүе һәм яңалары көтелүе әйтелә.

Русиянең Украинага һөҗүме нәтиҗәсендә кертелгән чикләүләр көчәя барган саен, Башкортстан икътисадының киләчәген караңгылык били бара. Республика хакимияте кризиска каршы чираттагы штаб оештыруын һәм эшмәкәрләргә ярдәм итү турында уйлануын белдерде. Белгечләр исә логистик чылбырлар өзелү һәм чит илдән кирәкле компонентларның килүе тукталу нәтиҗәсендә күп кенә тармакларда җитештерүнең түбән тәгәрәве котылгысыз булуын әйтә. Белгечләр тормыш дəрəҗəсенең төшүен һəм 1990нчы еллардагыга охшаш икътисадның кире кайтуын да фаразлый. "Idel.Реалии" Уфадагы белгечлəр белəн Башкортстанны алдагы айларда нилəр көтүе турында сөйлəшкəн.

Икътисадчы Всеволод Спивак чиклəүлəр якын арада Русия икътисадына нык тəэсир итмəс дип өметлəнə. Русия хакимияте моңа алдан əзерлəнгəн иде ди ул.

Всеволод Спивак
Всеволод Спивак

— Аңлавымча, бу хəллəрне (Украинада "махсус операция" дип аталган нəрсəне) башлаганда бар дөньяда чимал куллану артуын да исəпкə алганнар. Европа кыска гына вакытка да безнең газдан баш тарта алмасын өчен, Европа газ саклагычларында газны киметəчəк шартлар тудыру өчен Русия айларча махсус тырышкан дип уйларга була. Долларның рубльгə карата кыйбатлануы безнең шактый өлеше экспортка бəйле булган һəм рубльнең арзанлыгыннан файда күрүче бюджетка зур өстəмə керем генə китерəчəк. Бюджетка өстəмə керемнəр шулай ук керем салымыннан һəм өстəмə кыйммəт салымыннан да килəчəк, чөнки, инфляция көчəйгəч, "яңадан исəплəүлəр" нəтиҗəсендə, "кəгазьдəге" керем һəм "кəгазьдəге" өстəмə кыйммəт салымы барлыкка килəчəк. Ахыр чиктə, ел тəмамланганда без федераль бюджетның керем өлеше артачагын күрербез һəм бу өстəмə акчалар төбəк бюджетларын тулыландыруга да тотылыр, — ди Спивак.

Аның фикеренчə, Русия бюджетының профицитлы булуы чиклəүлəр чорында икътисад өчен файдага булачак. Экспорт керемнəре артыр, ə импорт сизелерлек кимиячəк ди ул. Шул ук вакытта, икътисадчы, Көнбатыш технологиялəренə һəм базарларына ишеклəр ябылу нəтиҗəсендə, нефть һəм газ акчаларының алдагы елларда кимүе икътисадка зыянлы булачагын да таный.

Нефть бəясе 60 доллардан түбəн төшсə, арадашчыларга аны зур гына ташламалар белəн сатуны дəвам итү бюджетка зыян китерə башлаячак

— Бу хәлләр тәэсирендә Европаның Русия нефтенә һәм газына бәйлелектән котылырга ныклап карар итүе ачык аңлашыла. Һәм бер-ике-өч ел эчендә без Европа базарында Русия углеводородларының кимүен күрербез. Шулай ук нефть бәяләре циклының да алмашынуы котылгысыз — һәм югары бәяләр төшәчәк. Нефть бəясе 60 доллардан түбəн төшсə, арадашчыларга аны зур гына ташламалар белəн сатуны дəвам итү инде бюджетка зыян китерə башлаячак, — ди икътисадчы.

Шул сəбəпле, алдагы елларда халыкның акчасы, бюджет керемнəре һəм нəтиҗəдə социаль түлəүлəрнең дə кимүен фаразлый ул.

Башкортстан икътисады өчен иң мөһим ширкəтлəргə килгəндə исə, Всеволод Спивак чиклəүлəр технологиялəр чылбырын өзəргə һəм кирәкле компонентлар кытлыгына китерергə мөмкин дип кисəтə. Аның сүзлəренчə, бу, беренче чиратта, республикадагы саклану сəнəгатенә һəм металлургия ширкəтлəренə кагыла. Мəсəлəн, Уфа моторлар ясау берлəшмəсе, Салават химия заводы, (икесе дə АКШ чиклəүлəренə элəкте), Күмертау авиация җитештерү ширкəте, Уфа приборлар ясау ширкəте, Витязь машина ясау ширкəте, Бəлəбəйдəге "Автонормаль" металлургия комбинаты (Европа берлеге чикләүләренә эләкте), Благовещенскидагы арматура заводы һəм башкалар.

— Бу ширкәтләрнең зур күпчелеге, минемчә, экспорт өчен чагыштырмача аз җитештерә, әле экспортның да зур өлеше Кытай һәм Һиндстанга сатыла. Бу илләр белән сәүдә бәйләнешләренә зур зыян килер дип уйламыйм. Әмма бу ширкәтләр кирәкле детальләр һәм яңа җиһазлар алганда кыенлыкка очраячак, әлбәттә. Русиядә бик чикләнгән җитештерү җиһазлары гына ясала. Искергән җиһазларны алыштырып булмаячак. Андый җиһазлар ватылса, төзәтергә белемнәребез җитмәячәк. Яңа катлаулы җиһазларны хәйләкәр ысуллар белән дә алып булмаячак, чөнки алар безгә Казакъстан яки Әрмәнстан аша китереп булырлык җиһазлар түгел. Киң кулланылыштагы тауарларны алып булыр, кыйбатрак бәядән булса да, алар Русиягә килер, Көнбатыш аларның барлык юлларын яба алмас. Ә менә кыйбатлы җиһазлар һәм аларның детальләренә килгәндә, аларның юлын күзәтү күпкә җиңелрәк, — ди Спивак.

Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү тармакларында, аның фикеренчә, чикләүләрнең начар тәэсире инде күренә башлый.

Экспортка нефть җибәрү кыенлашты

— Минемчә, безнең нефть заводлары аның тәэсирен инде сизә башлый, нефть продуктлары базарында күпләп сату бәяләре төшә. Белүемчә, биржаларда бензин бәяләре инде чирек өлешен югалткан. Чөнки бензинның зур өлеше тышкы базарларда сатыла иде. Хәзер экспортка нефть җибәрү кыенлашты. Нәтиҗәдә Русия базарында бензинның нык артып китүе күренә. Бензин станцияләрендә дә бәяләрнең төшүен көтәргә була. Кечкенә челтәрләрдә бу инде өлешчә башланды, зурраклары бәяләрне мөмкин булганча озаграк тотарга тырышыр дип уйлыйм. Якын арада хөкүмәт бензин бәяләренең төшүен ясалма рәвештә чикләргә мөмкин, — дип фаразлый икътисадчы.

Төзелешкә һәм торак бәяләренә килгәндә, Спивак әлегә ни дә булса фаразлый алмавын әйтә, "монда динамика әлегә тармакка хөкүмәтнең ни дәрәҗәдә ярдәм күрсәтүенә бәйле булачак", ди.

— Торак базарының киләчәге ипотека програмнарының ничек үзгәрүенә бәйле булачак. Әлегә хөкүмәт аларны моңарчы булган дәрәҗәдә калдырачагын белдерә, банклар ташламалы ипотекаларны елына биш процентка бик теләп бирә. Мондый вазгыять дәвам итсә, хезмәт базарында бар да нормаль булыр. Әлбәттә, торак төзү бәясенең 20-25 процентын тәшкил иткән импорт өлешләре кыйбатланачак. Нәтиҗәдә, инфляцияне тоткарлау уңышлы алып барылса, бәяләр арткан очракта да, бик күпкә артмас. Хөкүмәт ипотека бәяләрен түбән тотмаса, торак бәяләре күпмедер вакытка түбәнрәк булыр, ди Всеволод Спивак.

Икътисадчы фикеренчә, якын арада бу чикләүләрдән иң зур зыян кече һәм урта эшмәкәрлеккә киләчәк. Кешеләр хәтта Кытайга ничек түләргә дә белми, чөнки без алар белән моңарчы да доллар ярдәмендә эш итә идек бит ди ул.

— Хәзер бер эшмәкәр дә үз тауарын нинди яңа юллар белән китерәчәген һәм аның өчен ничек түләячәген белми. Кешеләр хәтта Кытайга ничек түләргә дә белми, чөнки без алар белән моңарчы да доллар ярдәмендә эш итә идек бит. Юань белән түләүгә күчеп караучылар исә унлап процент күбрәк түләргә кирәклеген күрә, һәм ул отышлы түгел, әлбәттә. Безнең эшмәкәрләргә яңа логистика схемалары һәм яңа түләү ысуллары табу өчен күпмедер вакыт кирәк булачак, — ди белгеч..

Шул ук вакытта ул дәүләт тарафыннан бизнеска чит илләрдән тауар алуның яңа юлларын эзләүдә ниндидер ярдәм булачагына бик өметләнмәвен дә әйтә

Безнең түрәләрнең шул кадәр тырышуын күз алдына да китереп булмый

— Башкортстан хөкүмәтендә андый бурыч куелуы, теоретик яктан караганда, әйбәт нәрсә. Әмма гамәлдәгесенә килгәндә, базар буйлап чабучы, Казакъстан, Кытай, Әрмәнстанга шалтыратучы ирекле эшмәкәр яңа, отышлырак һәм нәтиҗәлерәк схемаларны дәүләт түрәләренә караганда тизрәк табачак. Заманча мессенджерлар аша элемтә кыенлашкан очракта да, эшмәкәр үзе чит илгә барып, анда үзенә кирәкле бар нәрсәне табачак. Безнең түрәләрнең шул кадәр тырышуын күз алдына да китереп булмый. Монда дәүләтнең роле башка булырга тиеш — ул тауарларны илгә кертү кагыйдәләрен җиңеләйтергә тиеш, ә бу инде федераль дәрәҗәдә эшләнә. Русия хөкүмәте инде физик затларга бәясе мең еврога кадәр булган күләмдә тауардан илгә кертү салымын бетерергә тәкъдим итте. Димәк сату өчен илгә капчык белән тауар ташучылар аны үзләре өчен алынган әйберләр буларак күрсәтә ала. Һәм бу нәкъ менә кече эшмәкәрләрнең хәлен җиңеләйтү өчен эшләнгән дип уйлыйм, ди ул.

Чикләүләрнең халык тормышында ничек чагылуына килгәндә, Спивак кешеләрнең сатып алу өчен акчасы кимер дип фаразлый.

— Уртача вакыт аралыгын алганда, чыгымнарда азык төлек һәм торак чыгымнарының өлеше артачак, башка нәрсәләрнеке кимиячәк. Инфляция бюджетның ватандашлар чыгымын индексацияләү мөмкинлекләреннән күпкә зуррак булачак һәм реаль керемнәрнең кимүе котылгысыз. Русия икъисадчылары быел инфляция 20 процентка җитәр дип фаразлый. Көнбатыш чыганаклары исә 40тан алып 80 процентка кадәр булу мөмкинлеген әйтә. 80гә ышанасы килми, әмма 20 һәм 40 процент аралыгында булуы бик мөмкин, — ди Спивак.

Ул Русиянең 90нчы еллардагы кебек бартер экономикасына кайту мөмкинлеген дә күрә.

— Безнең бер елга кадәр түзәрлек мөмкинлекләр бар. Аннан соңгысын фаразларга алынмас идем. Төгәлрәге, безне шактый караңгы киләчәк көтә — безнең углеводородлар (Русия экспортында 55 процентны тәшкил итә) һәм металлар (10-15 процент) экспорты кимүен капларлык үсеш мөмкинлекләрен күрмим, ди икътисад белгече Всеволод Спивак.

Башкортстан сәүдә һәм сәнәгать пулатының элекке башлыгы, икътисадчы Рөстәм Шәяхмәтов та чит ил компонентларына бәйле җитештерүчеләр чикләүләрдән беренче чиратта зыян күрәчәк дип исәпли.

Рөстәм Шәяхмәтов
Рөстәм Шәяхмәтов

— Башкортстанда бу — беренче чиратта, IT-тармакка бәйле, чит ил софтлары һәм җиһазлары белән эшләүче, югары технологияле ширкәтләр. Безнең республикада алар бик аз. Аннан соң — чит ил чималына бик нык бәйле булган фармокология ширкәтләре. Аларга Һиндстан һәм Кытайга юллар табарга туры киләчәк. Әмма Көнбатыш илләре Русиягә дару сатудан баш тартмас дип уйлыйм, — ди Шәяхмәтов.

Шул ук вакытта, кайбер чит ил компонентлары тыелмаса да, логистика чылбырларының өзелүе аларны илгә китерүдә кыенлыклар тудырырга мөмкин дип саный ул. Ә менә Башкортстанның ягулык-энергетика, нефть, газ һәм авыл хуҗалыгы комплексталына зыян килмәс дип өметләнә.

— Безнең саклану сәнәгате ширкәтләре үзебезнең җиһазлар белән эшли һәм ул җиһазлар әле озак кына эшләрлек хәлдә. Ә андый ширкәтләрдә җитештерү линияләрен Кытайныкына, бәлки Көньяк Кореаныкына алыштыру да мөмкин. Безнең ягулык-энергетика комплексы һәм авыл хуҗалыгы ширкәтләренә дә зур зыян килер дип уйламыйм. Көнтабышка альтернатива Кытай, Һиндстан, Казакъстанда, Русиянең башка төбәкләрендә дә табылачак. Безнең нефть һәм газ комплексы күп кенә Көнбатыш технологияләреннән башка да эшли алыр дип уйлыйм — алар инде илгә күптән китереп урнаштырылган һәм күпмедер вакыт эшләячәк әле. Ә якын арада нефть һәм газ куллануның артуы көтелми, — ди Шәяхмәтов.

Ул да, дәүләт ярдәмен булмаса, урта һәм кече эшмәкәрләрнең бөлүен фаразлый.

Инвестиция проектлары белән шөгыльләнүчеләр бигрәк тә авыр хәлдә калачак

— Русия үзәк банкы төп процентны күтәрде, ә ширкәтләрнең күп кенә кредитлары аңа бәйле. Инвестиция проектлары белән шөгыльләнүчеләр бигрәк тә авыр хәлдә калачак. Бу проектларга зур зыян киләчәк, инфляция аркасында аларның күбесе туктап калачак — бигрәк тә башлангыч чордагылары. Бу шулай ук торак төзелешенә дә кагыла, — ди икътисадчы.

Урта һәм кече эшмәкәрлекнең эчке ихтыяҗга, ягъни халыкның реаль керемнәренә бәйле булуын да онытмаска чакыра ул.

— Инфляцияне исәпкә алып, ел ахырына керемнәр 14-15 процентка кимер дип уйлыйм. Үзәк банк ел ахырына инфляциянең 20 процент чамасы булачагын белдерде инде, ә тулай җитештерү күләме 8 процентка төшәчәк. Бу реаль саннар дип уйлыйм — беренче чиратта төрле хезмәтләр һәм ял, күңел ачу тармакларында. Кешеләр азык-төлектән баш тармаячак, әлбәттә. Әмма азык-төлек куллану структурасы гадилек һәм арзанлык ягына таба үзгәрәчәк. Кешеләр арзанлырак ит ала башлаячак. Шулай ук озак кулланыла торган әйберләрнең яңасын алудан баш тартачаклар: машина, көнкүреш техникасы, яңа смартфон яки башка нәрсә алыр алдыннан ун кат уйлаячаклар. Хәер, бездәге гаиләләрдә андый әйберләр инде шактый алып куелган. Өс һәм аяк киемнәренә килгәндә, хәлләр авыррак булачак, аларга да таләпләр гадиләшер дип уйлыйм. Боларның барысын бергә алганда, эшмәкәрләргә зур уңыш көтәргә кирәкми, — дип йомгаклый Рөстәм Шәяхмәтов.

Башкортстанның эшмәкәрләр хокукларын омбудстмены Флюр Әсадуллин гамәлдәге чикләүләр инде тауар базарындагы бизнеска да тәэсир итте һәм аларның тәэсире көннән көн арта барачак, ди.

Флюр Әсадуллин
Флюр Әсадуллин

— Беренчедән, сатып алу бәяләре арта. Эшмәкәрләр сатканда аңа үз бәясен өстәячәк, әлбәттә, һәм ул күпкә зуррак булачак. Хәзер менә республика прокуратурасы кайбер эшмәкәрләрнең бәяләрне күтәрүен тикшерә. Бер эшмәкәр, мәсәлән, элек шикәрнең килограммын 50 сумнан саткан булган, сату өчен тагын алырга дип акча түләгән, ә ул аңа килмәгән. Ул үзендә калган өлешен кыйбатрак итеп сатарга уйлап, бәяне 90 сумга җиткергән, һәм аңа тикшерүчеләр килгән, — ди Әсадуллин.

Ул да чит ил компонентларының булмавы һәм логистика чылбырларының өзелүе күп кенә эшмәкәрләргә зыян китерүен әйтә.

Детальләрне йә бөтенләй алып булмый, йә аларның бәясе дистәләрчә мәртәбә күтәрелде

— Детальләрне йә бөтенләй алып булмый, йә аларның бәясе дистәләрчә мәртәбә күтәрелде. Тауар китерү логистикасы тулысынча ишелде — бигрәк тә чит илләр белән эшләгән эшмәкәрләрнеке. Бу Русиядә җитештерелгән тауарлар белән тәэмин итүчеләргә бәйле эшмәкәрләрдә дә чагылды — кайбер йөк ташу ширкәтләре эшне гомумән туктатты, күпләре әйбер китерү бәясен күтәреп куйды, — ди ул.

Бизнес-омбудсмен күп кенә эшмәкәрләрнең гамәлдә булган килешүләре һәм кредит линияләре туңдырылуга зарлануын да әйтә.

— Эшмәкәрләрнең үзгәрүчән процентлы кредитлары бар иде. Күп кенә банклар процентны 22-25 процентка җиткерде. Өстәвенә, яңа кредитлар йә бөтенләй бирелми, йә артык, зур, 30-40 процентклы итеп бирелә. Эшмәкәрләрнең кредит линияләре бер көндә туңдырылды, ди бизнес-омбудсмен.

Флюр Әсадуллин сүзләренчә, аңа мөрәҗәгать иткән эшмәкәрләр үз эшләрендә киләчәккә бик өметле карамый.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG