Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче театр (Первый театр) — Галиәсгар Камал


Фрагмент из телеспектакля "Беренче театр", 1961 год
Фрагмент из телеспектакля "Беренче театр", 1961 год

Читаем татарскую классику! Мы сократили и адаптировали одну их самых известных татарских пьес – комедию Галиаскара Камала "Беренче театр". Текст представлен в прозе, к нему записано аудио, также есть перевод ключевых фраз. В конце материала – бонус!

Беренче театр (Галиәсгар Камал)
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:43 0:00

Бүлмәдән Хәмзә баеның кияве Вәли тавышы ишетелде:

– Гафифә! Гафифә! – дип кычкырды ул хатынына. – Буласыңмы инде? Тизрәк бул!

Вәли үз-үзе белән сөйләшеп дәвам итте.

– Гомере буе кеше күрә дип курыкты инде шул Гафифә. Ир-атлардан бигрәк тә курка. Ничек миңа кияүгә чыккандыр. Әле хәзер биш төрле күлмәген кияр, әле бизәнер... Кайнатай кайтмаса ярый. Ул кайтканчы театрга китәргә кирәк. Театрга барганны белсә-ә!..

Ире сөйләнгәндә бүлмәдән Гафифә чыкты:

– Хәзер, хәзер әзер булам! Пудрам тигез төшмәгән.

Вәлинең түземлеге бетә башлады.

– И Аллам! Мин инде бер сәгать пальтодан басып торам. Әле ул һаман киенмәгән. Тизрәк бул инде, зинһар!

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
кияве(н.ф. кияү) зять
хатын – жена, женщина
Буласыңмы инде? Тизрәк бул! – Когда уже быдешь готова? Давай быстрее!
үз-үзе белән сөйләшеп – разговаривая с самим собой
кеше күрә дип – что люди увидят
бигрәк= аеруча; особенно
кияүгә чыккан – вышла замуж
биш төрле күлмәген кияр – пять разных платьев примерит
бизәнер – накрасится
– Кайната(й) кайтмаса ярый. – Лишь бы тесть не приехал.
ире – муж
тигез төшмәгән – не правильно легла
түземлеге(н.ф. түземлек) терпение
пальтоданв пальто

Ул арада Вәли асрау кыз Бибине чакырды.

– Кара әле, Биби.

– Карыйм.

– Менә нәрсә... Без хәзер театрга китәбез...

– Кая?

– Театрга!

– Нәрсә төятергә?

– Баш төятергә.

– Нинди баш?

– Атаң башы! Мин сиңа төятергә димим, театрга дим, аңладыңмы?

– Аңладым инде. Ул нинди җир соң?

–Анысы сиңа кирәк түгел. Кайнатай безне сорар. Син аңа: "Кодаларга киттеләр", – диген. Театрга киткәнне әйтмә.

– Аңладым. Кайнатай: "Кая киттеләр?" – дип сораса, – "Театрга китмәделәр, кодаларга киттеләр", – диярмен.

Аңгыра! Мин сиңа шулай дидемме?! "Театрга киттеләр" димә дидем бит!

– Соң мин дә бит "китмәделәр" дим.

– Җәфа, кайдан башыма төште! Кайнатай сораса, "кодаларга киттеләр" диген, башка сүз әйтмә!

Вәлинең Биби белән бәхәсе озак барды. Ул асрау кызга ачуланып, тәмам туеп бетте. Бармас та иде, әмма шундый зур вакыйга – беренче театрны ничек калдырасың инде!

Ә Гафифә әле һаман әзер түгел иде. Ул инде бизәнгән. Хәзер күлмәк сайлый иде.

– Вәли, кайсы күлмәгемне киим икән?

Вәлигә барыбер иде. Хатынының һәр күлмәге дә бай, матур икәнен белә ул. Кайсын кисә дә ярый, өйдән генә тизрәк чыгып китәсе иде.

Теләгәнеңне ки, – диде ул Гафифәгә.

Гафифә сайланып:

– Теге гармун итәкле кызыл җон күлмәгем ничек булыр? – дип сорады.

– Шәп булыр.

– Юк. аның буе озын, кимим. Теге көрән күлмәгемне киимме?

– Ки.

– Анысы таррак булган шул. Ал җон күлмәгем ничек булыр?

– Бик ал булыр.

– Кызылы?

– Бик кызыл булыр.

– Яшеле?

– Бик яшел.

– Соң кайсын киим соң?

– Матурын ки.

– Теге бантиклы шикалат төслесен киимме?

Вәли шатланган кыяфәт ясап:

– Менә, менә, эзләгәч таптың бит. Шунысы бик матур булыр. Әйдә, ки тизрәк, китәбез, былбылым!

Вәли хатыны белән ашыгып театрга чыгып китте.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
асрау кыз – домработница
төятергә – грузить
кодаларга киттеләр – ушли к кумам
китмәделәр – не ушли
Аңгыра! – Глупая!
– Җәфа, кайдан башыма төште! – Мучение, откуда ж ты на голову мою свалилась?
тәмам туеп бетте – окончательно надоело
зур вакыйга – большое событие
ничек калдырасың инде – как уж оставишь
өйдән генә тизрәк чыгып китәсе иде – побыстрее бы из дома выйти
теләгәнеңне ки – которую пожелаешь
җон күлмәгем – шерстяное платье
буе озын – длинное
көрән – коричневое
таррак – узковато
ал – розовое
шатланган кыяфәт ясап – строя радостную мину
былбылыммой соловушек

Боларның серләре сандыкта озак ята алмады. Хәмзә байның килене Факиһә Вәлиләрнең театрга киткәннәрен белде. Бибидән "шунда киттеләрме" дип сорагач, ул да киресен әйтмәде: "Үзе дә белә икән бит", – дип, "әйе, театрда" дип раслады.

Факиһә тизрәк өйгә кайтып, бу турыда аңгыра ире Хәбибрахманга сөйләде. Хәбибрахманга театрга бару фикере бер дә ошамады.

Бармыйм дигәч, бармыйм инде! – диде ул кулын селтәп. – Беренчедән, мин ул театрның кайда икәнен белмим.

– Әйе, бу булды бер, – диде Факиһә бармагын бөгеп.

– Икенчедән, кайдан керәсен, ничек керәсен белмим.

– Ике, өч, – дип дәвам итте хатыны.

– Анда кергәч, нинди урынга утырырга? Белмим.

– Дүрт булды! Зинһар, эчеңдәге бөтен серләреңне сөйләп, кеше көлкесенә калма инде. "Моның белгән нәрсәсе бар микән?",– дип әйтерләр,– дип ачуланды Факиһә.

– Бармыйм инде, куркам мин.

– Я, шушы гәүдәң белән "куркам" дип оятка каласың. Шушында көтеп тор, билетка акча әзерлә. Мин хәзер киенәм дә чыгам,– диде дә Факиһә бүлмәгә кереп китте. Хәбибрахман ялгызы калды. Аны курку басты, кәефе кырылды. Ул үз-үзе алдына сөйләнеп басып торды.

– Нишләргә икән инде, барырга туры килерме инде? Әти әрләмәс микән? Без киткәнче кайтса ярар иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
серләре сандыкта озак ята алмады(фразеолог.) не смог тайну хранить долго
килене(н.ф. килен) невестка
киресен әйтмәде – не стала отрицать
үзе дә белә икән бит – и сама ведь знает, оказывается
раслады – подтвердила
бер дә ошамады – совсем не понравилось
Бармыйм дигәч, бармыйм инде! – Сказал не пойду, значит не пойду!
кулын селтәп – отмахиваясь
беренчедән – во-первых
​кайда икәнен – где находится
бармагын бөгеп – загибая палец
кайдан керәсен – откуда заходить
ничек – как
эчеңдәге бөтен серләреңне – все свои секреты
кеше көлкесенә калма – не стань объектом насмешек
- Моның белгән нәрсәсе бар микән? – Хоть что-нибудь он знает, интересно?
шушы гәүдәң белән – с таким ростом
акча әзерлә – готов деньги
кәефе кырылды – настроение упало
барырга туры килерме инде – неужели придётся пойти
Әти әрләмәс микән? – Не будет ли отец ругаться?

Хәбибрахман билетка акча эзли башлады.

– Билетка акча җитә микән? Саныйм әле,– дип портмонедан акчаларын өстәлгә бушатты.– Унбиш тиен дә унбиш тиен – утыз тиен. Тагын унбиш тиен, була кырык биш тиен. Тагын биш тиен, булды илле тиен; илле тиен дә егерме тиен, була җитмеш тиен. Тагын илле тиен.

Җитмешкә иллене кушар өчен, Хәбибрахманга бармаклары кирәк булды. Ул аларны бөгә-бөгә санавын дәвам итте.

– Йөз, йөз ун, йөз егерме, булды бер сум да егерме тиен. Монысы өч тәңкә... Җитә икән. Ичмаса, әти дә кайтмады. Ничек кенә бармый калырга? Ә, таптым. Менә монда качам. Әти кайткач кына чыгам, – дип санап бетерде дә Хәбибрахман, хатыныннан карават артына качты.

Факиһә ирен шунда ук күрде. Олы кешенең болай кыланганына чак көлмичә, караватның икенче башына барды да, аягы белән идәнгә тибеп:

– Һай, күсе йөгерде! – дип кычкырды.

Хәбибрахман куркуыннан сикереп чыкты. "Әти кайтканчы качып утырам" дигән хәйләсе барып чыкмады.

Факиһә Бибигә кая барганнарын беркемгә дә әйтмәскә кушты һәм ирен этә-төртә көч хәл белән театрга алып китте.

***

Дулый-дулый өйгә Хәмзә бай кайтты. Кайтуга ук ул Бибине ачулана башлады.

– Әй, кайсыгыз бар анда! Аякны тартыгыз әле! Кил, нәрсә терәлеп торасың? Тарт аякны! Катырак тарт! Кулың чергән мәллә! – дип кычкырды ул.

Кушканнар икән, эшләргә кирәк. Биби тотты да итеген каты итеп тартты. Хәмзә бай урындыктан егылып төште.

Күзең чыкканмы әллә? Бар кит, күземә күренмә! – диде ул һәм Бибине куып чыгарды.

Бибинең моңа бик хәтере калды. "Нигә гел мине генә орышалар? Башкаларны да орышсыннар",– диде ул үпкәләп. Шуннан аның юләр башына бик хәйләкәр уй килде. Хәмзә байга ул Вәлиләрнең дә, Факиһәләрең дә чынлыкта кая киткәннәрен әйтергә булды.

– Вәли кияү дә киттеме?

– Китте.

– Хәбибрахман да киттеме?

– Ул да китте.

– Гафифә, Факиһә? – дип кычкырды Хәмзә бай, Бибинең өстенә барып.

– Алар да киттеләр.

Хәмзә бай кырынып бетмәгән сабынлы башына кәләпүшен киде дә: "Нишләтим инде боларны? Якаларыннан өстерәп кайтам. Бирәм мин сезгә театрны!" – дип ачулана-ачулана чыгып китте.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
өстәлгә бушатты – опустошил на стол​
унбиш тиен – пятнадцать копеек
кушар өчен – чтобы сложить
–​ Ничек кенә бармый калырга? – Как бы остаться?
карават артына качты – спрятался за кровать
олы кешенең болай кыланганына чак көлмичә – еле сдерживая смех над баловством взрослого человека
идәнгә тибеп – пиная пол
күсе йөгерде – крыса пробежала
хәйләсе барып чыкмады – хитрость не удалась
ирен этә-төртә көч хәл белән –толкая мужа, через силу
дулый-дулый – взбунтовавшись
–​ Нәрсә терәлеп торасың? – что застыла?
Кулың чергән мәллә! – Рука что-ли отвыкла?
урындыктан егылып төште – упал со стула
Күзең чыкканмы әллә? – Глаза что-ли вылезли?
хәтере калды – обиделась
башкаларны да орышсыннар – пусть и других ругают
чынлыкта – на самом деле
Бибинең өстенә барып – надвигаясь на...
кырынып бетмәгән сабынлы башына кәләпүшен киде дә – надел на недобритую мыльную голову каляпуш
якаларыннан өстерәп кайтам – притащу за воротники

*****

Ну и как вам татарская классика, понравилось? Теперь бонус для тех, кто добрался до конца материала! Телеспектакль "Беренче театр" аж 1961 года! По всей видимости, это одна из самых старых сохранившихся видеозаписей советского татарского телевидения:

Также советуем вам почитать:

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG