Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ак барс холдинг" җитәкчесе Иван Егоров Татарстан депутатлары арасында узган ел иң күп акча эшләгән


Татарстан Дәүләт шурасы бинасы
Татарстан Дәүләт шурасы бинасы

Бер ел эчендә аның кереме 97 миллион сумнан 212 миллион сумга кадәр җиткән.

"Ак барс холдин" җитәкчесе Иван Егоров Татарстан депутатлары арасында узган ел иң күп акча эшләгән. Бу хакта, депутатларның тапшырылган декларацияләренә сылтама белән "Бизнес Online" басмасы яза, шул ук вакытта депутатларның гаилә керемнәре (ир, хатын, балалар) күрсәтелә дип искәртелә, чөнки түрәләр һәм депутатлар милекләренең күп өлешен еш кына тормыш иптәшләре һәм балалары исеменә яздыра.

Иван Егоровның милке исемлегендә өч җир кишәрлеге, ике фатиры һәм 2175 дүрткел метрлы сарае бар. Аның хатыны җир кишәрлеген, ике йортын һәм иренең фатирларындагы өлешләрен, шулай ук башка күчемсез милкен декларацияләгән.

2021 елда алган керемнәре ягыннан икенче урында "Татнефть-Добыча" ("Татнефть" структурасына керә) җитәкчесе Рөстәм Хәлимов тора, ул 134,4 миллион сум эшләгән, бу 2020 ел белән чагыштырганда (ул вакытта 109,9 миллион сум эшләгән булган) 25 миллион сумга артыграк дигән сүз. Шулай ук аның берничә җир кишәрлеге, йортлары, фатиры һәм 2016 елгы Mercedes-Benz GLE 400 4Matic машинасы бар.

Татарстанның иң бай депутатлары исемлегендә өченче урында – "Казан май комбинаты" ширкәте мөдирләр шурасы рәисе Дмитрий Самаренкин.

Аның кереме 2020 елда 119,5 милион сум булган, 2021 елда 121,5 миллионга җиткән. Шулай ук ул өч фатирын, җир кишәрлеген һәм 600ләп дүрткел метрлы йортын күрсәткән.

"Казан шәһәре торак инвестиция ширкәте" баш мөдире Эмиль Хөснетдинов дүртенче урында. Бер ел эчендә аның кереме 97,8 миллион сум булган. Элек ул Татарстан депутатларының исемлегенә керми иде, шулай да Казан шәһәре думасы депутатлары декларацияләренә күрә, 2020 елда ул 127,2 милли миллион сум эшләгән булган. Шул рәвешле, бер ел эчендә аның керемнәре 30 миллион сумга кимегән. Эмиль Хөснетдиновның дүрт сутый җирдә 111 дүрткел метрлы йорты, хатынының исә, керемнәре бөтенләй булмаса да, дүрт өе һәм 70 сутый җире бар,

Бишенче урында – "Кориб" оешмасы хуҗасы Олег Коробченко, ул Татарстан парламентында Үсеш фиркасен тәкъдим итә. Бер ел эчендә аның гаилә керемнәре 10 миллион сумга артып, 89,7 миллион сум булган. Шул ук вакытта ул үзе 11 миллион сум гына эшләгән, хатыны исә 79 миллион сумга якын. Коробченколар гаиләсенең 50ләп җир кишәрлеге, 400 дүрткел метрлы йортлары һәм күп кенә башка төрле күчемсез милекләре бар.

Татарстан парламентының иң бай депутатлары унлыгына шулай ук "Ядран" ширкәтләр төркеме мөдирләре шурасы рәисе Ирек Салихов (2021 елда кереме – 82,7 миллион сум, 2020 елда – 71 миллион сум), "Татнефть"нең логистика һәм техник үсеш мөдире урынбасары Ренат Ногайбәков (69,8 миллион сум; 16,9 миллион сум), "Гадел Русия" фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе җитәкчесе, "Анатомика" ширкәте җитәкчесе Альмир Михеев (67 миллион сум; 258,5 миллион сум), "Эссен Продакшн" ширкәте баш мөдире Леонид Барышев (64,6 миллион сум; 113,2 миллион сум) кергән.

Татарстан дәүләт шурасының иң бай ун депутаты исемлеген "Зарница-Инновации" оешмасы баш мөдире Артур Абдулҗанов йомгаклый. 2020 елда аның кереме 35,7 миллион сум булган булса, 2021 елда ике тапкырга диярлек арткан һәм 64,1 миллион сум акча эшләгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG