Accessibility links

Кайнар хәбәр

Димитровград колониясендәге  тоткыннар ачлык тотудан туктаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар бу ачлык тоту бернинди нәтиҗәгә дә китермәячәген аңлаган һәм 29 апрельдә каршылык белдерү чарасын туктаткан диелә.

Димитровград колониясендә, Төньяк Кавказда туган тоткыннарны кыйнаулары һәм түбәнсетүләренә каршылык белдереп ачлык игълан иткән 60 кеше, нәтиҗәсе булачагына өмет өзеп, каршылык чарасын туктаткан.

Бу хакта тоткыннарның туганнарына һәм хокук яклаучыларга сылтама белән Русиядә ят агент дип танылган "Кавказский узел" басмасы хәбәр итә.

Моннан тыш, прокуратура һәм тикшерү комитеты тоткыннарның үзләрен җәрәхәтләве факты нигезендә тикшерү уздыра. Үз чиратында хокук яклаучыларкүзәтү оешмаларына дин ягыннан дискриминацияләү факты уңаеннан мөрәҗәгать әзерли, дип сөйләгәннәр Русиядә " ят агент" дип табылган "Гражданское содействие" комитетында.

Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәре төрмәсендә оешма хезмәткәрләре ураза тотучы мөселман тоткыннарны кыйнаганнан соң, 13 апрельдә йөзләп тоткын ачлык игълан иткән һәм җәфалауларга, түбәнсетүләргә каршылык белдереп, кан тамырларын һәм корсакларын кискән иде. Бу хакта Gulаgu.nеt хокук яклау проекты хәбәр итте.

Проект мәгълүматына күрә, тентүләр вакытында Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) идарәсенең битлек кигән сугышчылары вәкаләтләреннән чыккан: мөселманнар өчен изге саналган Рамазан аенда тоткыннарның Коръәннәрен һәм намазлыкларны юк иткән, шулай ук аларны диннәренә, милләтләренә кагылышлы түбәнсеткән.

Тоткыннарның берсе – Расанбек Бекмурзаевны алган җәрәхәтләреннән һәм имгәнүләреннән соң хастаханәгә салдылар.

Ураза тотучыларны кыйнау барган вакытта башка тоткыннар, шул исәптән мөселман булмаучылар да, күзәтчелек итүче прокурорны һәм иҗтимагый күзәтү комиссиясен чакырсыннар өчен һәм тоткыннарны җәфалауларына каршылык белдердеп, кан тамырларын кискән, дип хәбәр иткән иде хокук яклаучылар.

Икенче көнне йөзләп тоткын ачлык игълан иткән.

Димитровград төрмәсендә җәза үтәүчеләрнең туганнары әйтүенчә, рәсми оешмалар вазифаи затларны җаваплылыктан коткару өчен, колониядәге чын вазгыятьне бозып күрсәтә.

"Вазгыять бик катлаулы, 100ләп кеше ачлык игълан итте. Алар аны 29 апрельдә, Ураза Гаете алдыннан туктатты, әмма үзләре куйган шартлар үтәлгән өчен түгел, каршылык күрсәтүнең бернигә дә китермәячәген аңлаганга", дип белдергән басмага бер тоткынның әнисе, ул исемен күрсәтмәүне сораган.

Аның сүзләренчә, колониягә чечен җәмгыяте вәкилләре, тоткыннарның туганнары килгән, алар җитәкчелек белән күрешкән, әмма барысы да "вазгыять төзәлер" дигән вәгъдәләргә генә кайтып калган.

"Аларга уйлап чыгарып мөддәтләр өстәрләр дип куркабыз. Улымны да имгәткәннәр. Ул кан тамырын кискән, миңа барысын да сөйләп бетерми, әмма башка кешеләрдән аңа яхшы гына эләгүен ишеттем. Таксофоннан урыс егете шалтыратып, аларны һаман провокацияләүләрен, ашарга да, йокларга да бирмәүләрен сөйләде. 29 апрельдә ачлыкны туктаттылар. Алар янына Чечнядан кеше хокуклары вәкиле барырга җыенган иде. Ульян өлкәсенең иҗтимагый күзәтү комиссиясе җитәкчесе алар янына барган иде, сыдырылган, күгәргән урыннары юк диде. Югыйсә, нык кына кыйналган егетнең әнисе аның белән сөйләшкән иде. Ә мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә ул иң авыр хәлдәге тоткын һәм аны шәһәр хастаханәсенә алып киткәннәр дип тә хәбәр иттеләр. Әмма иҗтимагый күзәтү комиссиясе "бернинди сыдырылган урыннар юк, бар да яхшы", ди. Төрмәдә утыручылар бу хәлләр турындагы хәбәрләрнең таралуын сорый, чөнки башка бер нәрсәгә дә өмет итә алмыйлар", дип сөйләгән тоткынның әнисе.

Gulagu.net проектына нигез салучыга сылтама белән, басма соңгы елда Ульян өлкәсендәге колонияләрдә уннан артык кеше үлүен, моннан тыш, кырыс шартларга каршылык белдереп, тоткыннарның киңкүләм ачлыклар тотуын яза.

19 апрельдә Чечня омбудсмены Мансур Солтаев тоткыннарның туганнары белән очрашуда колониядә низаг булуын раслаган, әмма "милләтара һәм конфессияара низаг турында сөйләргә нигез юк", дип белдергән. шулай ук ул тоткыннарның үз кан тамырларын кисүен дә раслаган.

"Моны нигә эшләүләре – икенче мәсьәлә. Анда чынлап та нәрсә булуын туганнары белми", дигән ул очрашуда.

Шулай ук ул якын арада бу хәлләргә хокукый бәяләмә биреләчәк дип әйткән. Мансур Солтаев колниядәге ачлыкның тоткыннарның шартлары үтәлгәнгә түгел, моның нәтиҗәсе булмаячагы өчен туктатылуын раслаган.

"Алар бу чараның файдасыз булуын күрә. Бернигә ирешә алмадылар. Без эшләячәкбез, берничә кеше шәхси мәгълүматларын чыгарырга рөхсәт бирде", дип белдергән "Гражданское содействие" комитетының Төньяк Кавказда туган тоткыннарга ярдәм итү проекты координаторы Оюб Титиев.

Бу Ульянның иректән мәхрүм итү урыннарында тоткыннар протест белдереп ачлык игълан иткән беренче очрак кына түгел. 2022 елның февраль башында Ульянның Мәләкәс шәһәрендәге 10нчы төзәтү колонясендә киңкүләм ачлык тоту булды, аны төбәкнең башка төзәтү оешмаларында тотылучылар да хуплады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG