Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сазлык мәйданы: Русия соңгы 10 елда югалткан 5 иреклек


Мәскәүдә "Миллионнар маршы", 2012 ел
Мәскәүдә "Миллионнар маршы", 2012 ел

10 ел элек Русия нинди иде? Бу 10 елда илдә нинди демократик иреклекләр юк ителде? Сазлык мәйданы вакыйгаларына 10 ел тулу уңаеннан соңгы елларда юкка чыккан иреклекләрне барлыйбыз.

Нәкъ 10 ел элек, 2012 елның 6 маенда Мәскәүдә узган "Миллионнар маршы"нда күпсанлы тоткарлаулар булды, аннан соң җинаять эшләре ачылды. Бу чара 2011-2012 елгы протестлар арасында иң мөһим чараларның берсе дип саналды.

2011 елның декабрендә Русия думасына сайлау зур хәрәмләшүләр белән узды, аларның шактый күп булуы һәм күзгә ташлануы җәмгыятьне уятты, бу 2011-2012 елларда шактый күләмле протест чараларында чалынды. Башта гадел сайлау шигаре белән башланган чаралар Путин хакимиятенә каршы төсмер алды, Русиядә демократик институтларны яклау чараларына әйләнде.

2012 елдагы вакыйгалар Русиянең әле чагыштырмача ирекле һәм хөр фикерле вакытына туры килде. 1990нчы еллардан калган демократик иреклекләрне әле файдалану чагы иде. 2022 ел исә Русиянең Украинага һөҗүме белән истә калачак. 10 ел эчендә Русиядә нинди үзгәрешләр булды? Нинди төп демократик иреклекләр юкка чыккан? Азатлык шуларны барлады.

1. Тыныч протестлар үткәрү хокукы

2012 елда хакимият теләр-теләмәс протест чаралары һәм урамда үз фикереңне белдерү мөмкинлегенә каршы килә алмый иде. Сахаров һәм Сазлык мәйданнарында дистәләрчә, хәтта йөзләрчә мең кеше катнашында протест чаралары узды. Аерым провокацияләргә карамастан, алар тыныч уза иде, халык җыелып, тыныч кына үз таләпләрен белдерә ала иде.

Алдагы елларда вазгыять кискен үзгәрде. Сәясәт белгечләре фикеренчә, нәкъ 2011-2012 елгы вакыйгалар Путинны протест чаралары кагыйдәләрен кырыслатуга этәрде. 2012 елда, аннан соңгы елларда кабул ителгән кануннар митинг оештыручыларга акча җәзасын нык арттырды (бозу очракларын да хакимият үз файдасына кулланды), протест чараларын "килештерү" тәртибен кырыслатты, митингларны хакимият оешмалары биналары янында үткәрүне тыйды һәм башкалар.

2017 елда, Навальный тарафдарларының зур протест чаралары үткәрелә башлагач, Русия хакимияте, гомумән, аларны кырыс бастыру эшен башлады. Тыныч протест чарасына чыгучыларга каршы көч куллану, аларны кыйнау, полиция бүлегендә аларга адвокатларны кертмәү һәм башка канунсызлыклар киң чагылыш тапты. Хакимият пандемияне дә митингларны тыю өчен уңай сәбәп итеп кулланды, гәрчә күп кеше катнашында рәсми чараларны үткәрү дәвам итте.

Украинада сугыш башлану белән протест чараларын тыю үзенең иң югары ноктасына җитте. Хәзер теләсә нинди тәнкыйди фикер булган эчтәлекле плакат белән урамга чыгу чынлыкта тыелган. Хәтта канун рөхсәт иткән бер кешелек пикетка чыгучыларны шунда ук полиция бүлегенә алып китәләр, "Русия армиясе турында фейклар" кануны нигезендә җәза бирәләр. Русиядә ирекле протест чараларын үткәрү мөмкинлеге калмады диярлек.

Сугышка протест белдерергә чыккан активистны полиция тикшерә, Казан, 24 февраль 2022
Сугышка протест белдерергә чыккан активистны полиция тикшерә, Казан, 24 февраль 2022

2. Ирекле медиа

Путин хакимияткә килү белән үк ирекле медиага каршы көрәш башлаган иде. Русия медиа чараларында пропаганданы күзәткән журналист Дмитрий Сидоров фикеренчә, бу 2000 елда журналист Сергей Доренконы ОРТ каналыннан эштән алудан башланды. Шуннан соң НТВ җитәкчелеген көч белән алыштыру вакыйгасы да моның яхшы мисалы булып тора.

Шулай да, соңгы елларга кадәр, барлык авырлыклар һәм басымга карамастан, Русиядә ирекле медиалар яшәп килде һәм үз эшен башкарырга тырышты. Нәкъ 2011-2012 еллар протестлары дулкынында "Дождь" телеканалы танылу алды, дәүләткә якын медиалардан куылган бәйсез һәм намуслы журналистлар "Медуза" кебек медиа чараларын булдырды һәм яңа шартларда эшләргә тырышты.

2017 елдан Русиядә медиа чараларын һәм соңрак аларның журналистларын да "ят агент" дип атау гадәте кертелде. Бу аларның эшләренә аяк чалу булды, өстәмә авырлыклар тудырды. Беренчеләрдән булып "ят агент" дип Азатлык радиосы һәм Азат Европа/Азатлык радиосы корпорациясе проектлары танылды. Бу авырлыкларга карамастан, бәйсез медиа чаралары эшен дәвам итте.

Русиянең Украинага һөҗүме исә илдә бөтен бәйсез медианы бетерде диярлек. Русия хакимияте карашыннан гайре хәбәрләрне чыгарган медиа чаралары сайтларын берсе артыннан берсен томалый башладылар, күп кенә бәйсез журналист чит илгә китәргә мәҗбүр булды. Русиядә тарафсыз һәм хакимияткә карата тәнкыйди журналистика канунсыз булып чыкты. Бүгенге көндә барлык бәйсез медиа чаралары чит илдән эшләргә мәҗбүр.

3. Сайлауны күзәтү, ирекле сайлау омтылышы

2011-2012 елгы протестлар сайлаудагы хәрәмләшүләр сәбәпле оешса да, ул чакта азмы-күпме сайлауны җәмәгать тарафыннан күзәтү мөмкинлеге булды. Оппозиция сәясәтчеләре халыкны күзәтүче булырга өндәп килде, бәйсез күзәтүче булган сайлау бүлгеләрендә хәрәмләшүгә юл куелмый дип ышандырып килде.

Тик вакыт узу белән хакимият тә бу эштә "остарды". Хәрәмләшүләрнең яңа форматлары барлыкка килде, бәйсез күзәтүчеләргә күбрәк киртәләр булдырылды, сайлау конкуренциясе дә юкка чыкты диярлек. 2013 елда Алексей Навальный Мәскәү мэры сайлавында катнаша алса, биш елдан соң, 2018 елда аны президент сайлавына якын да китермәделәр. Сайлауда катнашучы намзәтләрне башта администрациядә килештерү кагыйдәсе гадәткә керде.

2019 елгы Дума сайлауларында хакимият электрон тавыш бирү технологиясен уңышлы кулланды. Белгечләр аның имин булмавын, хакимиятнең теләсә нинди тавышлар яза алуын әйтеп килде, тик электрон тавыш бирү нәтиҗәләре барыбер саналды. Мәскәүдә барлык диярлек гадәти сайлау бүлгеләрендә оппозиция намзәтләре җиңсә, электрон тавыш бирү нәтиҗәләре хакимият намзәтләренә өстенлек бирде, ахыр чиктә Думага бер бәйсез намзәт тә уза алмады. Белгечләр электрон тавыш бирүнең алга таба да актив кулланылачагы, аның ярдәмендә хакимиятнең гел җиңәчәген кисәтә.

4. Үз фикереңне белдерү хокукы

Ун ел элек Русиядә сәяси шаярту яки хакимиятне телдән сүгү очрагы курыкмыйча кабул ителсә, хәзер теләсә кайсы фикерне белдерү эш өчен һәм хәтта ирек өчен куркыныч булырга мөмкин. Һәм сүз митинглар һәм пикетлар турында гына бармый (1нче бүлекне укый аласыз).

Русиянең Украинадагы сугышны "сугыш" дип атау яки аны кешеләр алдында хупламау хәзер административ һәм хәтта җинаять эшен ачуга китерә ала. Моның өчен Русия думасы ашыгыч рәвештә "Русия армиясе турында фейклар" турында канунны кабул итте. Хакимият позициясеннән үзгә теләсә нинди фикер һәм позиция армияне "дискредитацияләү" була ала.

Милитаризмны көчәйтү эшен хакимиятләр аеруча уку йортларына юнәлтте. Укучылар алдында сугышны тәнкыйтьләгән, хупламаган берничә укытучыны инде эшеннән алу очрагы билгеле.

5. Ачык дөнья

2012 елда Русиянең дөнья белән аралашу мөмкинлеге ачык иде: Мәскәүдән дөньяның иң эре шәһәрләренә очышлар булды, чик узу проблем түгел иде, русияләр күп илгә турист булып йөри иде. Халыкара брендлар, ширкәтләр Русиядә эшләп килде, русияләр Spotify, Netflix сервисларыннан рәхәтләнеп куллана алды, Һолливуд фильмнарын кинода карый алды.

Хәзерге вазгыять бөтенләй башка. Украинага һөҗүм аркасында күп кенә илләрнең һава ширкәтләре Русиягә очышларны туктатты һәм Русия өчен үз һава киңлеген япты. Моңа җавап буларак Русия дә ул илләр өчен үз һава киңлеген япты. Ил ярым изоляция хәленә керде. Бүгенге көндә Русиядән кайбер Азия илләренә генә очышлар бар, Европа һәм Америкага туры очышлар юк.

Русия агрессиясеннән соң илдән 750дән артык халыкара бренд һәм ширкәт китәргә мәҗбүр булды. Алар арасында кием кибетләре дә, җәмәгать туклану ширкәтләре дә, заманча сервислар да бар. Русияләрнең хәтта Visa һәм Mastercard банк карталарын чит илдә яки интернетта куллану мөмкинлеге хәзер юк.

Хөрмәтле укучылар, ә сезнең өчен соңгы 10 елда нәрсә үзгәрде? Илдәге нинди үзгәрешләрне мөһим дип саныйсыз? Фикерләрегезне көтеп калабыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG