Accessibility links

Япония Русиягә югары технологияле җиһазлар экспортын тыйды


Экспорт чикләве гамәлгә 20 майда керергә тиеш дип хәбәр итә Япониянең икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы.

Украинага каршы сугыш башлавы өчен, Япония Русиягә кертү тыелган тауарлар һәм технологияләр исемлеген киңәйткән. Исемлеккә югары технологияле җиһазлар, шул исәптән 3D-принтерлар, квант компьютерлары һәм микроскопларны керткәннәр.

Экспорт чикләве 20 майда керергә тиеш дип хәбәр итә Япониянең икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы.

Русиягә кертү тыелган җиһазлар исемлегендә 14 төрле җиһаз бар. Аерым алганда, бу – квант компьютерлары, аларга алмаш өлешләр, микроскоплар, 3D-принтерлар һәм алар өчен кулланыла торган металл кисәкчекләре, органик яктылык бирүче диодлар җитештерү өчен җиһазлар, водород ягулыгы җитештерү өчен җиһаз, вакуумлы насослар, экстремаль түбән температураларга исәпләнгән суытучы җиһазлар һәм аның компонентлары, полимерлар һәм башкалар.

Русиянең Украинага һөҗүме сәбәпле Япония 140 русияленең активларын да туңдырды. Кара исемлектә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков, аның хатыны Татьяна Навка, балалары Елизавета һәм Николай да бар. Исемлеккә Русия Иминлек шурасы сәркатибе Николай Патрушевның һәм Русия президенты хакимиятенең беренче җитәкче урынбасары Сергей Кириенконың туганнары да өстәлгән.

Токио керткән чикләүләргә Русиянең барлыгы 200дән артык ширкәт-оешмалары эләкте: Миасс автозаводы, "Вымпел" кораб төзү заводы, электрон җиһазлар җитештерүче "Байкал Электроникс" ширкәте, "Звезда" машина төзү заводы һәм башкалар. Бу чикләүләр сәбәпле Япониянең иң зур җиде корпорациясенең югалтулары 2 миллиард доллардан арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG