Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөрген фаҗигасе: хәбәрсез югалган кырымтатар балалары язмышы


18 май кырымтатарларның ватаныннан сөргенгә җибәрелүенә 78 ел тула. Ул кара көннәрнең фаҗигаләре арасында кырымтатар балаларының язмышлары аерым урын алып тора.

Кырымтатар халкы сөргене

1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

Сөргенгә Акмәчеттән поездга утыртып җибәрелгән, хәзер 91 яшендәге Дильшад Ильясов ул көннәрне искә алып, безнең вагонда бер бала үлгән иде, аны җирләргә мөмкинлек юк иде, чөнки поезд туктаусыз бара, юлда югалган, атып үтерелгән балалар да булды, дип сөйләде Азатлыкка.

Кырымтатар сөргене: "Үсмер малайның аркасына аттылар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:34 0:00

"Үлгән баланы берничә тәүлек вагоннан чыгарып булмады, чөнки поезд туктамый. Аның җәсәдәннән чыккан ис бөтен вагонга таралды, кешеләр нишләргә белмәде, ахыр чиктә аны вагонның бер тишегеннән ташларга булдылар, ләкин әнисе моңа каршы чыкты, баланы бирмәде. Кешеләр баланы әнисеннән тартып алып, поезд барганда вагоннан ташладылар.

Бер тукталышта поезддан сикереп качарга тырышкан яшүсмерне хәрбиләр атып үттерде.

Херсондагы кырымтатарлар хәзер Украинада барган сугыштан качып аннан да китәргә мәҗбүр

Тагын бер вакыйга хәтеремә уелып калды. Поезд кузгалып киткәндә өч бала вагонга менә алмыйча юлда калды. Аларның кычыкрып, егыла-егыла поезд артыннан йөгереп барганы мәңгегә күз алдында калды. Аларның язмышы нинди булды, бәлки бала йортына эләккәннәрдер белмим. Мин боларны үз күзем белән күрдем. Ә мондый фаҗигаләр безнең вагонда гына булмагандыр. Без күргәнне беркем күрмәсен.

Кырымга чиктәш Херсон өлкәсенә 2014 елда, 1967 елда китәргә мәҗбүр булган дистәләрчә кырымтатар хәзер Украинада барган сугыштан качып бу сыену урыннарынан кабат китәргә мәҗбүр. Бу да сөргеннең бер төре. Сугыш сәбәпле халыкыбыз төрле илләргә сибелә бара" диде Дильшад әфәнде.

Кырымтатар очучысы Джафер Абдуллаев 1908 елда Акъяр янындагы Бага авылында туган. Сугыш алдыннан Ейск хәрби очучылар училещесын тамамалаган. 1928 елда аны Совет армиясенә чакырып алалар. Очучы штурман булып капитан дәрәҗәсенә күтәрелә.

"Икенче дөнья сугышында капитан Абдуллаев 205 очыш ясый. Очышларда инициатива һәм тапкырлык күрсәтеп үзен ышанычлы тота", дип бәяли җитәкчелек аның хезмәтен.

Абдуллаев 1942-1945 елларда ул төрле фронтларда сугыша, "Кызыл йолдыз" һәм 2нче дәрәҗә "Ватан сугышы" орденнары белән бүләкләнә. .

1944 елның 18 маенда Кырымда кырымтарларны сөргенгә җибәрү операциясе башлана. Джафер Абдуллаев сугышта була. Совет хәрбиләре аның хатыны Надежданы авыл халкы алдында атып үтерә. Ике баласын ятимнәр йортына җибәрәләр, берсен иренең туганнары үзләренә алып калырга өлгерә. Бу фаҗига турында Азатлыкка Джафер Абдуллаевның туганы Мемет Кемалетдинов сөйләде.

Мемет Кемалетдинов
Мемет Кемалетдинов

"1944 елда кырымтатарларны сөргенгә җибәргәндә Джафер Абдулаев сугышта була. Аның хатыны Надежда урыс милләтеннән булганга совет хәрбиләре аның үзенә тимәгән, ләкин балаларын аерып, сөргенгә җибәргәннәрен күргәч, ул "Сез нишлисез, бу бит фронтовик балалары" дип балаларын үз янына тарта башлый. Бер хәрби аны автомат белән бәреп ега. Ул күтәрелеп "Сез нишлисез?" дигәндә икенче хәрби аны балалары, авыл халкы алдында атып үтерә. Абзыемның туганнары ул арада аның зур кызы Велядиене үз яннарына алып өлгерәләр, тагын ике баласын, кызы белән кечкенә улын ятимнәр йортына җибәрәләр.

Совет хәрбиләре аның хатынын балалары, авыл халкы алдында атып үтерә

Бу ике баланың язмышын минем абзыем күп еллар белә алмады. Сугыштан кайткач ул бары тик бер баласын - туганнарында үскән кызы Велядиене 1946 елда таба. Ул заманда офицерларны демобилизациягә тиз генә җибәрмәгәннәр, ә ул капитан була һәм хәрби хезмәттән 1946 елда гына кайта. Үзе сугышта булганда хатынының шулай итеп үтерелгәне, балаларының ачы язмышы, хәбәрсез югалганы аның өчен гомерлек фаҗига була. 1975 елда аның югалган кызы очраклы гына бер газетта чыккан мәкалә аша әтисен таба. Ә менә Джафер абзыйның кечкенә улы шулай да табылмады. Кая ул, кем булып үсте, исәнме - беркем белми".

Кызы әтисе белән очрашкач, ятимнәр йортында аңа Собко фамилиясен биргәннәрен, ул башка милләт кешесенә кияүгә чыкканын сөйләгән.

Мемет әфәнде үзенең әтисе Энвер Кемалетдинов турында да сөйләде. Аның гаиләсендә биш бала булган, алардан икесе сөргендә Үзбәкстанда авырып хастахәнәгә эләккән, аннары югалган.

"Әтием әйткәненә күрә, аның иң кечкенә ике энесе сөргендә авырып хастахәнәгә элеккәч, аларны үз баласы булмаган бер табиб, яһүд хатыны дәвалаган. Балаларны хастахәнәгә барып караган абыйларына ул яһүд хатыны, балаларны миңа калдырыгыз, дигән булган, ләкин абыйлары моңа риза булмаган. Бер вакыт хастахәнәгә чираттагы барышында балалар инде хастахәнәдә булмый, аңа алар үлгән дип әйтәләр.

Абыйлары, балаларны бирегез, без аларга җеназа кылырбыз, дигәч хастахәнәдә, без аларны инде җирләдек, дигәннәр. Әтием аның ике энесен баласы булмаган яһүд хатыны алгандыр, алар үлмәгәндер дип, гомер буе аларны саклап кала алмаганына азапланып яшәде" дип сөйләде Мемет әфәнде.

***

Кырымнан сөргенгә җибәргәндә хәбәрсез югалган энесе хакында Азатлыкка танылган кырымтатар рәссамы, китап графигы Зарема Трасинова сөйләде.

Зарема Трасинова
Зарема Трасинова

"Минем әтием Абдураман Джелилов, кырымтатар театры артисты, сугышта булды. 1944 елның апрель аенда Кырым инде азат ителгән, әнием сугыш китергән зыянны билгеләү комитетына эшкә кергән иде. Мин ул вакытта биш яшемдә, бала бакчасына йөри идем, кечкенә энем - Осман тәүлек буе эшләгән икенче бакчада иде. Безне сөргәндә без йортыбызда икәү идек: әнием һәм мин. Османны бала бакчасыннан алырга әниемә рөхсәт итмәделәр.

18 май иртәсендә бүлмәбездә бер зур хәрби кеше, чыбыркылап, этеп-төртеп йөри, ашыктыра, әнием тегендә-монда йөгерә, ут кабынып-сүнеп торганы минем хәтеремдә уелып калды. Без бернәрсә ала алмадык, мин яланаяк диярлек чыктым өебездән. Безне Студебеккер машиналарына утыртып алып киттеләр. Әнием Османны уйлап машина кабинасына сугыла башлады, аны бер хәрби автомат белән бәреп җибәрде, ул хәтта машинадан сикерергә тырышты, ләкин аны хатыннар, "кызың ялгыз калачак", дип туктаттылар.

Совет хәрбиләре безне этеп-төртеп хайван вагоннарына кертеп утыртты

Безне ниндидер тимер юл станциясенә китерделәр. Монда халык бик күп иде, төрле яктан хатыннар, балалар тавышы, елаулар, хәрбиләр акыра, ахырзаман кебек. Совет хәрбиләре безне этеп-төртеп хайван вагоннарына кертеп утыртты. Кешеләр бер-берсе өстендә, кемдер туганын, кемдер әнисен югалткан, кычкырып эзлиләр. Бер вакыт хәрбиләр вагоннарның ишекләрен бикли башлады, безне дә бер вагонга кертеп ыргыттылар. Поезд кузгалды.

Без Османны эзләп бер чемодан хат яздык, ләкин ул табылмады. Шулай итеп, әнием белән икәү калдык һәм энемнән гомергә аерылдык. Аның белән нәрсә булды, кайларга югалды - без белмибез, аңа ул вакытта ике-өч яшь иде. Әнием Османны гомер буе эзләде, бала йортларына, төрле идарәләргә хатлар язды, ләкин аннан бер хәбәр алалмадык.

  • Кырымтатар милли хәрәкәте уздырган җанисәп нәтиҗәләренә күрә, 1944-1946 елларда сөрген урыннарында комендант режимында яшәгән кырымтатарларның 46,2 проценты төрле авырулардан, ачлыктан, яшәү өчен яраксыз шартлардан һәлак булган. Үлүчеләр арасында иң күбе балалар һәм олы яшьтәгеләр булган.
  • 2014 елда Кырым аннексиясе вакытында төрле чыганакларга күрә Кырымнан 18-30 мең кырымтатар китәргә мәҗбүр булган.
  • 17 май Киевта сөрген корбаннарын искә алу уңаеннан "Русиянең Украинага каршы агрессиясе шартларында кырымтатар халкына яңа янаулар" дигән онлайн чара узды. Анда Украина президентының Кырымдагы вәкиллеге, Украинаның БМОдагы даими вәкиле Сергей Кислица, Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, Украина тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Эмине Джеппар, "Кырым платформасын" тәэмин итү хезмәте җитәкчесе Мария Томак катнашты.
  • 18 май Украинада кырымтатар халкының геноциды корбаннарын искә алу көнендә Amnesty International оешмасы Украина президентының Кырымдагы вәкиллеге белән бергә эзәрлекләүләргә дучар булган кешеләрне искә алырга, ә мәктәпләргә – Бөтенукраина хәтер дәресенә кушылырга тәкъдим итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG