19 май – Совет пионериясенең 100 еллыгы көнне Русия думасына Бөтенрусия балалар иҗтимагый хәрәкәтен булдыру турында канун өлгесе кертелде. Бу хәрәкәт совет чорындагы системалы патриотик тәрбия нигезе булган пионериянең яңа формасы булачак дип күздә тотыла. Ул мәктәп яшендәге балаларны, урта махсус уку йортларында укучыларны, Русия укучылар хәрәкәтен, Яшь армияне (Юнармия), балалар һәм яшьләрнең коммерцияле булмаган башка оешмаларын да үз эченә алыр дип көтелә. Мәктәпләрдә, урта махсус уку йортларында бу хәрәкәтнең бүлекчәләре дә оештырылачак.
Русиянең Украинага һөҗүменнән соң, хөкүмәт балаларда һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләү мәсьәләсен алга чыгарды. Апрель аеннан мәктәпләрдә һәр дүшәмбе Русия гимнын башкаруга керештеләр. Хәзер пионерияне торгызу эше башланды. Моңа кадәр, Пионерия көнендә, КПРФ фиркасе ниндидер чаралар оештырып, аның лидеры булган Геннадий Зюганов кына укучыларның муенына кызыл галстуклар бәйләп, совет хакимияте өстенлекләре турында чыгыш ясап йөрсә, быел Мәскәү Кремле бу вазифаны үз кулына алды.
100 еллыкны киң колачлап бәйрәм итәргә уйладылар: 18-19 май көннәрендә Мәскәүдә "Зур мәктәп пикнигы" оештырылды. Русиянең 85 төбәгеннән меңнән артык баланы Мәскәүгә бәйрәмгә китерделәр. Исемендә бернинди сәяси төсмер булмаса да, бу пикникта укучылар өчен иҗтимагый-сәяси темаларга фикер алышулар узды, "Петр Iдән бүгенә кадәр" дип аталучы, Русия дәүләтчелеге символлары турында лекция укылды, пионерия белән бәйле чаралар үткәрелде.
Шушы ук фестивальдә Русия укучылар хәрәкәтенең чираттагы корылтае үтте һәм анда оешманың рәистәше итеп "Росмолодежь" җитәкчесе урынбасары, 42 яшьлек Дамир Фәттахов сайланды. Сүз уңаеннан, яңа пионерия лидеры вазифасына да Дамир Фәттаховны билгеләячәкләр дип көтелә. Татарстанда Яшьләр эшләре министры булып эшләп киткән Фәттахов узган елның сентябрендә федераль хөкүмәткә эшкә күчкән иде.
"Татарстан-24" телеканалының: "Яңа хәрәкәт пионерия яки комсомолны яңадан торгызу булачакмы?" дигән соравына Дамир Фәттахов анык кына җавап та бирә алмаган.
"Бернинди презентация дә булмаячак. Документы булачак, ялгышмасам, Дәүләт шурасына канун кертеләчәк. Шул гына. Әлегә бернинди презентация дә, бернинди оешма да юк. Мин әле бу хакта сүз әйтә алмыйм. Үзем дә төнлә интернетта гына укыдым, төрле фикерләр, позицияләр булуга сөендем. Яхшы сүзләр дә бар, начарлары да", дигән Фәттахов.
Пионерлык ничек килсә – шулай китәчәк
Физика-математика фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин фикеренчә, патриотлык юнәлешендәге эшләр алып барылуга күрә, яңа хәрәкәтнең максат-бурычлары хакимиятне яратырга өйрәтү булачак. Тик ул аны озын гомерле булмас дип фаразлый.
— Хәзер инде бер әйбергә дә ис китми. Мин бу оешманы элеккечә үк оештырылыр дип күзалдына китерәм. Пионервожатыйлар, шул ук тәртипләр белән. Без аның өчен бюджеттан акча түләп торачакбыз. "Бердәм Русия"нең бер структурасы булып керер дип уйлыйм. Яшьләр эшләре министрлыгы белән Мәгариф министрлыгы өстенә йөкләнер, мөгаен. Әлеге хәрәкәтнең максаты хөкүмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү булачак: партиягә хөрмәт, хөкүмәткә хөрмәт. Каршы сөйләмәскә, һәрчак әзер торырга, ни кушсалар – шуны эшләргә китәргә. Нәрсәгә кирәк, файдалымы бу, кирәкме-юкмы, дип сорап тормаска. Хөкүмәткә шундый кешеләр кирәк. Бу хакимияткә карата шундый мәхәббәт тәрбияләү, - ди Лотфуллин.
Ватанпәрвәрлекне бүгенге шартларда шулай өстән торып тәрбияләп буламы, дигән сорауга ул "була" дип җавап бирә.
— Телевизор караган кешеләрне күрәсез бит – аларда ватанпәрвәрлек тәрбияләнгән. Димәк, өстәмә ставкалар кертелгәндә, мәктәпләрдә пионервожатыйлар шушы эшне өстәмә алып барганда, моны башкарып була. Тик озак яшәрме ул? Пионерлар үзләре бер елда юкка чыкты, кайда ул патриотлар бүген? Аның коммунистлары да бер көндә юк булды. Ул ничек барлыкка килә, шулай тиз генә бетә дә. Әйе, кемгәдер моннан файда булачак инде, кемгәдер эш була, хезмәт хакы була, - ди Марат Лотфуллин.
Дәүләт тәрбиясенә каршы милли тәрбия
Инженер Азат Сәйфетдин дә үз сәхифәсендә меңнәрчә кешегә эш урыны булачагы турында яза, әмма бу бюджетка зыян гына салачак дигән фикердә тора. Мәктәп балаларга пионерия турында "буш сүз" сөйләгәндә, өйдә милли тәрбиягә игътибар бирергә киңәш итә.
"Илдә тагын "Павлик Морозов"лар кирәк булган ахрысы. Соңгы көннәрдә ил күләмендә бердәм балалар оешмасын торгызу эше Татарстаннан Мәскәүгә күченгән Дамир Фәттаховка йөкләнеләчәк дигән хәбәр йөри. Совет берлеген җимерелүдән бер партия хөкүмәте, комсомол һәм балаларның пионер оешмасы коткара алмагач, хәзер дә "патриотизм вертикален" торгызу бушка гына булачак. Бюджетка да зыян киләчәк – меңнәрчә кеше берәр файдалы эш урынына буш сүз сөйләп, шуңа акча алып ятачаклар. Тагын нәрсә дип әйтмәкче булам – безгә балаларга милли тәрбияне өйдә бирергә кирәк. Мәктәпләрдә азат, уйлый торган кешеләр бетеп бара диярлек, балаларның башларын катырачаклар акылсыз пионерлык белән. Ә өйдәге милли тәрбия "дәүләт тәрбиясенә" күпмедер дәрәҗәдә каршы тора ала", дип яза Азат Сәйфетдин.
Мәктәптә яңа структура - укытучыга өстәмә кәгазь эше
Чаллының дүртенче мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Газинур Хәкимов фикеренчә, бүген балаларны берләштерердәй ниндидер уртак идея җитми.
— Пионерияме ул, башка төрле аталачакмы, андый оешма кирәк, чөнки балаларны берләштерә торган ниндидер идея булырга тиеш. Бу уй, ниһаять, хакимият вәкилләренең дә башына кергән, әмма алар әлегә нишләргә икәнен төгәл генә белми кебек. Дөресен генә әйткәндә, ул совет системы мәктәпләрдән әлегәчә китеп тә бетмәде. Шул еллардан бирле кертелгән яңалык: электрон көндәлек, Бердәм дәүләт имтиханы һәм һәр баланың кулындагы телефон гына. Ә тимурчылар отряды белән ярдәмләшү, ветераннар белән очрашулар, макулатура һәм шуның ише әйбер җыюлар әле дә бар, идея генә юк, - ди Хәкимов.
Тик ул хәзерге укучыларның ниндидер идея белән берләшә алачагына да шикләнеп карый. Бу эшнең укытучыларга тапшыралачагын фаразлый. Ә элеккеге укытучы белән хәзергесе арасында аерма зурайган – ул бүгенге укытучыларның социаль хәле дә башка икәнен аңлата.
— Бүгенге җитәкчеләр совет хакимиятенең уңай якларын кулланырга җыена, кешеләр белән идарәне мәктәптән үк үз кулына алмакчы була. Тик бүген бу мөмкин хәлме икән? Пионерия элек тә күбрәк энтузиазм нигезендә яшәде. Совет вакытында укытучылар пионерлар тәрбияләүне "кирәкле эш", "изге бурыч" санаган. Ә хәзерге 25-30 яшьлек укытучыларның үз хәле – хәл. Аларга ипотека түләргә, тамак туйдырырга кирәк. Алар бу пионерияне чираттагы кәгазь боткасын тутыру һәм план үтәп эш күрсәтү генә итеп кабул итәчәк. Сыйныф җитәкчесе булган өчен өстәмә 5000 сум түләнсә дә, бу эшкә атлыгып торучы юк. Элек пионервожатыйлар бөтенләй бушлай эшләгән очраклар да күп булган, ә хәзер бу эшне алып барырга риза кеше табу өчен нинди түләү куярга кирәк икән? – ди Газинур Хәкимов.
Яшьләр аерылып торырга ярата, нинди пионерия?
"Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге" муниципаль бюджет өстәмә белем бирү оешмасы методисты, 23 яшьлек Александр Жаринов бу фикернең бары өлкән буын вәкилләренә генә килә алуын әйтә, чөнки күп еллар яшьләр бөтенләй башка күзаллаулар белән яши, аларны андый калыпка куып кертеп булмаячак, дигән фикердә тора.
— Пионерия турындагы идея бары өлкән буын кешесенең генә башына килә ала. Баланың социальләшүе, аны кызыксындыру юнәлешендә эшләүче заманча оешмалар инде күп еллар эшләп килә, балалар хәрәкәтен җитәкләү буенча заманча инструментлар да җитәрлек. Мәсәлән, 2015 елда оешкан Русия укучылары хәрәкәте, Юнармия бар. Пионериядән дөрес, яхшы дип тапкан өлешләрне алып, аны Русиядә эшләп килүче балалар яшьләр оешмаларына бүлекчә итепме, башка формадамы кертеп җибәрү дөресрәк булыр иде. Хәзер заманча оешмалар булганда, тагын бер оешма буларак пионерия нигә кирәк? Яңадан элеккегә кире кайтыргамы? Ул бөтенләй башка заман, тарихта калган чор. Ә бүген яшьләрнең кыйммәтләре дә башка, аларның үз тормыш траекториясе. Икътисад, сәясәт, социаль өлкәләр белән бәйле рәвештә дә яшьләрнең фикерләве ул чордагы кебек була алмый. Хәзер бу кирәкми дә, - ди Жаринов.
Ул яшьләрнең, киресенчә, индивидуальлеккә омтылуын, аерылып торырга яратуын билгели. Шул сәбәпле дә ниндидер фирка тәртипләренә сыйдырып булмаячак дип саный. Пионерия кебек кысалар балаларның фикерләү сәләтен дә тарайтачак дигән фикердә тора.
— Бу елларда яшьләр арасында индивидуальлеккә, аерылып торуга тренд. Ул аерым шәхес, үзе ничек тели – уйлый, нинди юнәлештә үзен сынап карарга теләсә – шунда бара. Әдәп кысаларыннан чыкмыйча, үз шәхесеңне үзең теләгәнчә формалаштыручы тормыш рәвеше. Мәсәлән, берничә ел элек, бер мәктәптә бар кешене зәңгәр формадан йөрергә мәҗбүр иткәндә дә, анда никадәр каршы фикерләр булды. Алар хәтта форма кысаларына да керергә теләмәде. Ә хәзер вазгыять тагын да үзгәрде. Кешегә кайда ошаса, ул шунда үсәргә тиеш. Әгәр без аны бер кысалар эченә кертсәк, анда иҗади фикерләүче шәхес тәрбияләү кыенрак булачак. Бер калып, бер кысалар эчендә кайнау мәҗбүрияте туганда, фикер ирегенә урын тарая, - ди Александр.
Аны яшьләр арасына кертергә теләгәндә, мәҗбүри бер формада кертмәскә, ә кызыксындыру чаралары буларак, пионер-лагерьлар оештырырга, бу теманы экзотик рухта әкрен генә кертергә киңәш итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!