Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш мөһаҗире Таһир Миңнебаев: "Украина безне үз иткән иде"


Таһир Миңнебаев улы белән
Таһир Миңнебаев улы белән

Тумышы белән Башкортстаннан булган һәм дини эзәрлекләү сәбәпле берничә ел элек гаиләсе белән Русиядән киткән 40 яшьлек Таһир Миңнебаев Украинада сыену тапкан иде. Сугыш башлангач ул гаиләсен алып Германиягә чыгып киткән. Таһир Азатлыкка мөһаҗирлек тормышы турында сөйләде.

Русиянең Украинада сугыш башлавыннан соң, илдән өч миллионга якын кеше киткән. Бу хакта БМО хәбәр итә. Шулар арасында 157 мең башка ил ватандашлары да бар. Русиядә дини карашлары өчен эзәрлекләнеп берничә ел элек Украинага китеп сыену тапкан Татарстан-Башкортстан мөселманнары да шактый. Бүгенге көндә алар да сугыштан качып, башка илләргә китәргә тырыша. Шуларның берсе – "Чистай эше" нигезендә җәберләнгән мөселманнарны яклауда актив катнашкан җәмәгать эшлеклесе Таһир Миңнебаев. Дүрт бала атасы, 40 яшьлек Миңнебаев бу көннәрдә гаиләсе белән Украинадан Германиягә килеп урнашкан. Әлеге адым аңа җиңел бирелмәгән, чөнки бу инде аның өченче күченүе. Бу хакта ул Азатлыкка сөйләде.

— Русиядә Татарстан һәм Башкортстан, Идел буе мөселманнарын яклау эше белән шөгыльләндем. Бу мәсьәләләрне күтәрү вә җәмәгатьчелеккә җиткерү Русия хакимияте тарафыннан бик авыр кабул ителә. Ә мин журналист, хокук яклаучы һәм мөселман буларак бу эштән һич читтә кала алмадым. Русия хакимияте миңа өч тапкыр җинаять эше ачты һәм дүртенчесен инде хатыныма ачтылар. Бу хәлдән соң, 2014 елда без Русиядән китәргә булдык. Бигрәк тә бу депутат Яроваяның экстремизм һәм террорчылык турында кануны кабул ителгәч илдә калу куркыныч иде, чөнки әлеге канун нигезендә хакимияткә лояль булмаган, милләтенә һәм диненә карамастан һәр кешене шактый елларга төрмәгә утыртырга була.

Без уйладык та Төркиягә хиҗрәт итәргә булдык.

Ни сәбәпле Төркияне сайладыгыз?

— Ул вакытта Төркия белән Русия дошманлашкан иде. Русия Төркия яшелчәләрен илгә кертмәде һәм башка санкцияләр дә булды. Бу чорда без Төркиядә яхшы яшәдек. Әмма Русия хакимияте белән дуслашкач Төркиянең Милли Истихбарат Тешкилаты (күзләү хезмәте - ред.) Русиянең ватандашлары исемлеге килеп төште. Шуның нигезендә безне тоткарлап өченче илгә китүебезне таләп итә башладылар. Депортация тамгасы сугылды. 2016 елда без инде Төркиядән дә китәргә мәҗбүр булдык.

Димәк мөселманнар күпчелектә яшәгән Төркия хакимияте сезгә ярдәм күрсәтмәдеме?

— Ике елда мин Төркиядә ике тапкыр депортация төрмәдәсендә утырып чыктым. Икенче тапкырда Русия медиалары минем турында чеп-чи ялган язды. Туганнарым барысын да укып бик борчылган, әтием инде өлкән яшьтә иде, моңа йөрәге түзә алмыйча вафат булды. Бу хакта төрмәгә килеп хатыным әйткәч, без инде депортация карарын шикаять итеп тормаска һәм Төркиядән китәргә булдык.

Кайсы илгә?

— Виза кирәк булмаганнар арасында БДБ илләре генә бар иде. Кырымны басып алудан соң Русия белән Украина арасында барлыкка килгән каршылыкны истә тотып Украинага китәргә карар иттек. Мин һәм кайбер кардәшләрем Кырым кебек үк Татарстан белән Башкортстан да күптәннән Русия хакимияте тарафыннан оккупацияләнгән дигән фикердәбез. Шулай итеп без Одесса шәһәренә килеп урнаштык. Анда мин иҗтимагый эшемне дәвам иттем. "Азан" исемле хокук яклау үзәген булдырдык. Әлбәттә, көнкүреш авырлыклары булды, финанс мәсьәләләр дә җиңел генә бармады, качак статусы сорап мөрәҗәгать итү сәбәпле, кануни эшкә урнаша алмый идек. Аллаһка таянып яшәдек һәм ач, ялангач булмадык. Ләкин җиңел булды дип әйтә алмыйм.

Одессада мин төрки җәмгыять башлыгы идем. Безнең җәмгыятькә һәм качак статусы сораучыларга матди һәм юридик яктан ярдәм күрсәтелде.

Украиннар сезгә карата нинди мөнәсәбәттә иде?

Украинадагы халык русияләрдән аерыла. Ирек яратучан, йомшаграк, ярдәмчел

— Украинадагы халыкка килгәндә, алар русияләрдән аерыла. Ирек яратучан, йомшаграк, ярдәмчел халык. Дини һәм милли өлкәдә дә каршылыклар булмады. Исламофобияне дә сизмәдек, динебезне теләгәнчә тотып яшәдек. Татарстан һәм Башкортстаннан килүчеләрнең күпчелеге өстәмә яклау статусына ия булды. Русиядә тыелган барлык дини төркемнәр, аерым алганда Хизб ут-Тәхрир, Таблигчылар Украинада кануни яши алды. Аларның балалары туды, туу турында таныклыклар бирелде. Кайберләре качак статусы сорап бармады, яшәү рөхсәте документларын алды. Балалары инде Украинада туып ватандашлык алучылар да бар. Алты елыбыз шулай узды. Украина безне үз итте.

Менә 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Гәрчә без аның булачагына ахыргача ышанмаган идек. Көне буе хәбәрләрне күзәттек. Шуннан соң Одессада шартлаулар башланды. Сәгать дүртләрдә шартлаулардан тәрәзәләр зыңгылдап торды, балалар елады, хатыным бик курыкты. Нәтиҗәдә Көнбатыш Украинага китәргә карар кылдык.

Бу ничәсе булды?

— 24 февраль төнлә. Казаннан килгән бер кардәшемнең сигез урынлы зур машинасы бар иде. Ул Украинага хиҗрәт иткәндә шул машина белән килде. Татарстан төбәге номерлары (116) машинасы белән растаможкасыз йөрергә рөхсәт булмау сәбәпле, ул машина кулланылмыйча тик торды. Шул машина белән без Одессадан киттек. Сугыш сәбәпле, бернинди дә каршылыклар булмаска тиеш дип уйладым. Безнең белән тагын бер ишле гаилә булды. Алар бик кыйбатка такси алды. Шулай ике гаилә төнлә Львовка чыгып киттек. Русия номерлары белән бер түлек ярым бардык. 30лап полиция постын узарга туры килде. Сугыш бит. Кайдадыр күперләрне шартлатканнар, кайдадыр юл юк... Күп җирләрдә Русия номерлары булу сәбәпле, безне халык ачулы каршы алды, хәтта автоматларын күтәргәннәр дә бар иде. Җирле халыкның безгә каршы полиция чакырганы да булды. Барысын да аңлатырга, документларны күрсәтергә туры килде. Машинада алты балигъ булмаган бала (аның берсе әле ике атналык кына), хатыным, шулай ук таксида тагын биш кеше бар иде. Такси машинасы ватылу сәбәпле, мин үз машинам белән аны тартып бардым. Кыскасы, борчылган вакытлар бик күп булды, әмма без моның кирәклеген яхшы аңлый идек, чөнки бит без Русия шымчылары да булуыбыз ихтимал.

Такси машинасы ватылгач
Такси машинасы ватылгач

Шулай итеп без Көнбатыш Украинага барып җиттек. Анда инде мин машинадан номерларны салдырып парковкага куйдым. Ике көн шулай танышларда яшәдек, барысы да тыныч булыр дип уйлаган идек, әмма украин телен белмәү, кыяфәтебез кавказларга охшау сәбәпле, тирә-юньдәге киеренкелекне сизеп тордык. Одессадан килеп урнашкан ике-өч гаиләнең өендә тентүләр дә булды. Күршеләр зарлану сәбәпле СБУ килеп тикшерде. Без моңа да уңай карадык. Чынбарлык шуны таләп итә.

Шушы киеренкелек һәм инде эш табу кыенлыкларын исәпкә алып, без киңәшләшеп Украинадан китәргә карар кылдык. Одессадан киткәндә машинасын биреп торган кардәшем аны миңа сатарга ризалашты. Бурычка шул машинаны алып, Татарстан номерларын салдырып, украин телендә "Игътибар. Москальләрне нәфрәт итәбез" дигән язуны машинаның алдына һәм артына беркетеп юлга чыктык. Әгәр Одессадан Львовка килгәндә безне халык агрессив каршы алган булса, Львовтан Польша чигенә кадәр инде барысы да теләктәшлек белдереп озата иде. Полиция туктаткач, барысын да аңлата идек. Чиккә 30-35 чакрым калганда тыгыннар башланды һәм ул тәүлек ярым дәвам итте.

Украина-Польша чиге
Украина-Польша чиге

Машиналар бик акрын барды. Бу иң авыр чак булды. Балаларның да, хатын-кызларның да бәдрәфкә барасылары бар. Яктыда хаҗәтләрне үтәп булмый. Тәүлек ярым бит ул. Юлда волонтерларның ярдәмен шактый тойдык. Алар кайнар чәй таратты, шуңа ач булмадык. Шулай чиккә килеп җиттек. Әлбәттә безнең чикне узар өчен украиннарныкы кебек тиешле документларыбыз юк иде. Миндә качак статусы рөхсәте, хатынымда "яклау астында" булуы турында гына документ бар иде. Мин алдан ук Русиянең федераль каналларында миңа каршы төшерелгән тапшыруларны телефоныма күчергән идем. Чикне чыкканда Украина иминлек хезмәте(СБУ) җитәкчесенә шуларны күрсәттем. Ул минем Русия режимына каршы булуымны аңлады. Шулай итеп чиктән чыгардылар.

Польша чигендә алты сәгатьләп документ тикшерүләрен уздык. Машинаны алып калырлар дип уйлаган идек, әмма чыгардылар. Без инде сөйләп бетерә алмаслык дәрәҗәдә арыган идек. Польшага кергәч 150-200 чакрым узып Жешув шәһәренә барып җиттек.

Польшада Украинадан килүчеләр белән бөтен отельлар тулган диләр?

— Әйе шыплап тулган. Җитмәсә безнең җирле акчабыз да юк иде, гривнаны алар алмаштырырга теләми. Яхшы әле заправкада машинадан чыккач мине бер кеше күреп алып дәште. Евгений исемле булып чыкты. Ул минем хакта йә бу исерек, йә инде бик арыган дип уйлаган икән. Шул Евгений барысын да сорашып, безне үзенең дусларына илтте. Зур матур өйдә яшәүче бер кечкенә баласы булган яшь поляк гаиләсе безне бик яхшы кабул итте. Мөмкин булса, киләчәктә бу гаиләгә барып әле рәхмәтебезне җиткерербез. Алты сәгать аларда йокладык та, иртән тагын юлга чыктык.

Украинадан Германиягә килгән машина
Украинадан Германиягә килгән машина

Германиягә юл алдык. Бер ай элек кенә Одессага килгән төрекләр белән танышкан идем. Германиядә туган, ватандашлыклары булган бу төрекләр "ярдәм итәбез" дип үзләре яшәгән Һамбург шәһәренә чакырдылар. Инде акчаларыбыз да бетте, алар үзләренә кадәр килеп җитә алсын өчен Western Union аша акча салдылар. Документлар туры килмәү сәбәпле, сәгать ярым маташканнан соң ул акчаларны ала алдык. Машинага бензин салдык. Юл озын иде. Ике тәүлек инде йокламыйча бардым. Ике сәгатьлек юл калгач йоклап китмәс өчен хатынымны "сөйләштереп бар" дип сорадым. Польша-Германия чигендә проблемнар чыгар дип борчылган идек, аны бик тиз генә уздык. Шулай итеп төнге икедә Һамбургка килеп җиттек. Танышларыбыз безне каршы алып урнаштырдылар. Бездән соң тагын Одассадан мөселманнар, шулай ук Татарстан һәм Башкортстаннан булучылар да килде. Нәтиҗәдә хәзер без монда 60тан артып киттек.

Кайларда урнаштыгыз?

— Мин беренче килгәч шул төрек танышлар безне үз әти-әнисе яши торган йортка урнаштырды. Өч катлы йортның беренче катын безгә бирделәр. Аерым бәдрәф, барлык уңайлыклар да каралган. Алар савап казану өчен үзләрендә күбрәк яшәүләрен тели. Без торак биргәнче аларда яшәрбез инде. Шулай ук төрекләрнең берсенең әтисе күптән түгел отель сатып алган булган. Аңа ремонт таләп ителә иде. Барып җылы суны җайладык, канализацияне төзәттек. Бездән соң килгән мөселманнар инде анда урнашты. Барлыгы 60лап кеше, шуның 30дан артыгы балалар хәзер шунда яши. Әле тагын киләчәкләр. Хакимият вәкилләре килеп 70тән дә артык кеше булырга тиеш түгел дип әйтте, чөнки отель кечкенә. Шуңа хәзер безнең белән нишләргә дип уйлыйлар. Менә инде бүген миграция хезмәтенә килдек. Документлар ясатырга уйлыйбыз.

  • Русия 24 февральдә Украинага бәреп кергәннән бирле 14 март 13:00 сәгатькә кадәр 2 млн 950 меңнән артык кеше илдән чыгып, иминрәк урынга киткән. Бу турыда БМОның качаклар мәсьәләләре югары комиссары идарәсе хәбәр итә.
  • Идарә белдерүенчә, аларның 60 проценттан артыгы Польша чиге аша киткән. Польшага 1 млн 700 меңнән артык Украина ватандашы килгән.
  • Романиягә 450 меңнән артык, Маҗарстанга 260 меңнән артык, Словакиягә 210 меңнән артык, Молдовага 90 меңгә якын украин качагы килгән.
  • 140 меңнән артык Украина ватандашы Русиягә һәм бер меңнән бераз гына артыграк кеше Беларуска килгән.
  • БМО идарәсе белдерүенчә, Украинадан 4 миллионлап кешенең китүе мөмкин. Качакларның күпчелеге хатын-кызлар һәм балалар. Украинаның үз эчендә дә 1,85 млн кеше үзләре торган авыл-шәһәрләрдән башка урынга күченгән.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG