Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда җәмәгать урыннарында битлек кию тәртибе гамәлдән чыгарыла


Архив фотосы
Архив фотосы

Covid-19 белән авыручылар кимү сәбәпле, республиканың оператив штабы җәмәгать урыннарында мәҗбүри битлек киюне туктатып торырга дигән карар кабул итте, дип белдергән Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова.

Татарстанда коронавирус пандемиясе сәбәпле ике ел элек кертелгән битлек кию тәртибе гамәлдән чыгарыла.

Бу хакта Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимовага сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

"Covid-19 белән авыручылар кимү сәбәпле, республиканың оператив штабы җәмәгать урыннарында мәҗбүри битлек киюне туктатып торырга дигән карар кабул итте", дип белдергән Галимова.

Аның әйтүенчә, әлегә документ эшләнүдә.

Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшинага сылтама белән "Реальное время" язуынча, хәзерге вакытта коронавирус йоктыручыларның саны арту тәүлегенә 3,5 проценттан 0,08 процентка кимегән. ОРВИ тарала торган чор да төгәлләнде, дип искәрткән Патяшина.

"Соңгы 14 атнада бу инфекцияләр белән авыручыларның эпидемия чигеннән түбәнрәк булуын күзәтәбез", дигән ул.

Марина Патяшина әйтүенчә, коронавируска тест бирүчеләр арасында 0,6 процентының гына тесты уңай чыга.

Татарстанда әлегә кадәр көн саен коронавирус йоктыруның 100дән артык очрагы ачыклана, ә халыкның күмәк иммунитеты – 27,6 процент кына.

Татарстанда битлек кию тәртибе ике ел элек – 2020 елның 18 апрелендә гамәлгә керде.

1 июньнән Башкортстанда да битлек кию мәҗбүри булудан туктады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG