Узган атнаның ялларында Татарстан белән Башкортстанның күпчелек авылларында Сабан туе бәйрәмнәре узды. Һава торышы кайдадыр салкын, яңгырлы булды, әмма халык барыбер җыелды, үзенчә ял итте. Алда әле Казан, Чаллы Сабан туеның узуы бар. Ике ел дәвамында Татарстанда да, Башкортстанда да милли бәйрәмнәр узмый калды. Сәбәпчесе – пандемия. 2020 елда катгый рөхсәт ителмәсә дә, узган елны да хакимият зур мәйданнарда халыкның күпләп җыелуыннан шүрләп зур реклам кампанияләрен уздырмыйча гына үткәрделәр. Быел исә пандемия онытылды, киң күңел белән бәйрәм итеп булды. Шулай иттеләр дә.
Әмма озак еллар дәвамында сөйләнгән проблемнар әле дә хәл ителмәде, үзгәрешләр авыр бара. Мәсәлән, әлегәчә Татарстанда да, Башкортстанда да Сабан туе Казан яки Уфада имзалаган төгәл вакытта гына узарга тиеш. Ә республика хөкүмәте имзалаган вакытлар яңгырлы, салкын вакытка да туры килә. Авыллар һава торышы начар булуын алдан белсә дә аны күчерә алмый. Өстән рөхсәт юк. Шуңа яңгыр койса да, таш яуса да Сабан туе узарга тиеш дип план куела. Әлегә кадәр мәйданны түрәләрсез, кунакларсыз ачмау гадәте дә юкка чыкмады. Йолаларның да үтәлеше кайдадыр бар, кайдадыр юк. Бу хакта татар фольклоры белгече Фәнзилә Җәүһәрова белән сөйләштек.
— Фәнзилә ханым, вакытында Сез җитәкләгән фольклор үзәге Сабан туен саклап калуда да, аны тәртипкә салуда зур эш башкарды. Татарстан район хезмәткәрләре өчен семинарлар оештырылды, методик кулланмалар булдырылды, төбәкләрдәге татарларга милли бәйрәмнең йолаларын өйрәттегез. Быел шактый авылларда Сабан туена бүләк җыю йоласы да үтте. Алга китеш бармы, нинди үзгәрешләр күрәсез?
— Дистә еллар элек борчылып "Бирнә җыю", каядыр аны "Бүләк җыю", "Сөлге җыю", каядыр "Әрәпә" диләр, шул йоласыз Сабан туе була алмый, ул аның күрке дип сөйләдек. Сез әйткәнчә, методик кулланмалар, кечкенә фильмнар да ясадык. Шөкер, җәелә бара бит. Хәтта шәһәрләрдә уза. Дөрес, ничек булдыралар, шулай эшлиләр. Авылларда каядыр безгә хас булмаганча балалардан җыйдырталар аны. Сүз уңаеннан, бу дөрес түгел, ярамый. Егетләр җыярга тиеш аны. Әмма авылларның кайсыларында егетләр күп, кайдадыр юк. Булмаганнарда балаларны җәлеп итәләр. Берсен дә гаепләп булмый, әмма ирләр чыкса, аларга балалар иярсә, дөресрәк, кызыклырак. Бүләкләрне төрлесен бирәләр. Хикмәт нәрсә бирүдә түгел.
Кукмара шәһәрендә бер төркем кеше бирнә җыйганын күзәттем. Белүемчә, бүләк җыючылар арасында укытучылар да, торак-коммуналь хуҗалыкта эшләүчеләр дә бар. Гармун юк дип тә аптырап тормаганнар, машинадан татар көйләреп акырталар. Аты да бар. Шунда бүләкләрне туплыйлар. Аты булмаганнар бүләкләрне машинага салалар. Кешеләрне мәҗбүр итүгә каршымын, "разнарядка" биреп, фәлән көнне бу оешмамадан шул кадәр кеше кирәк, фәлән көнне шул кадәр кеше кирәк дип фәрман биреп эш итү бар. Әмма ничек кенә булмасын, бу Сабан туе рухына хилафлык китермәде. Мәҗбүр ителеп килгән, әмма каршы булган кеше биими дә, җырламый да. Ә алар ихластан күңел ача. Бирнәләрне нишләтәргә дә беләләр, бәйгеләр күп була, бүләкләр таратылып бетә. Мин, мәсәлән, бүләк торып калган икән, икенче көнне дә балаларны Сабан туе мәйданына җыеп бәйгеләр оешырып бүләкләр тараткан авылларны беләм. Матур, гадел ул. Үз авыл кешеләре бүләк җыя, үзләре үк бирәләр, үзләре арасында уйнатыла алар. Кешеләр ихлас бирә бүләген, савап булсын дип бирәләр. Үз кешеләр бер-берсенең күңелләрен күрә. Сабан туе рухын саклау теләге бар һәрхәлдә.
— Кайбер җирдә бүгенге Сабан туе совет вакытында партия кушкан юнәлешне югалтмаган дигән хис кала шулай да.
— Бар андый галәмәт, әмма адым саен димәс идем. Аннан арыну барыбер әкренләп кенә бара. Кайбер бәйрәмнәрдә, мәсәлән, элмә такталар куела, анда авыл хуҗалыгы алдынгылараның исемлекләрен чыгару бар. Әле җитмәсә урысча да язып куярга мөмкиннәр. Сәхнәгә чыгару да бар, колонна белән кешеләрне йөртү, байрак фәлән кеше кулында, ул безнең алдынгы комбайнер дип микрофонга шәрехләп тә баралар. Сабан туе түгел, ә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәме кыяфәте чыга моннан, ә уңыш бәйрәме башка ул. Советлар берлеге Сабан туен саклап калган. Моның уңай һәм тискәре яклары да бар. Җитешсезлеге – аннан еллар буена хезмәт бәйрәмен әвәләү. 1930нчы елларда ук Сабан туе идеология коралына әйләнә. Әкрен генә партия аны үз канаты астына ала, пленумнарда ук Сабан туе ничек узарга тиеш дигәнне ташка басалар. Әлегәчә авыл эшчәннәрен бүләкләү прологлары юкка чыкмады, шул эчне пошыра. Кемгәдер ул ошый, әмма бу барыбер пропаганда.
Кунаклар, түрәләр өчен булдырылган трибуна калды. Күңелем кабул итми шуны
Сабан туе ул рухка бәйле. Авыл сабан туе үзенчә уза башлады, шөкер, әмма район үзәкләре, шәһәрләрдә узган бәйрәмнәрдә совет исе калды. Мәсәлән, кунаклар, түрәләр өчен булдырылган трибуна калды. Күңелем кабул итми шуны. Трибунага килеп утыручылар белән Сабан туе башлана, аннан китсәләр, кем өчендер Сабан туе шуның белән бетә дә. Трибуналарда утырган кешеләр бераз тамаша карый да аның артында көйләнгән табынга күчә. Халык мәйданда теләсә нишләсен, ә безнең үзебезнең табын монда килеп чыга. Әле табында ашау-эчү генә түгел, килгән кунакларга бүләк бирешүләр дә бар. 5 ел элек үзем шундый чарага эләктем. 250 кунак чакырылса, район башлыгы ашатудан тыш 8 мең сумлык бүләк тә әзерләгәнен белдем. Һәрберсенә бирелде. Сабан туе бюджетының зур бер өлеше кунаклар өчен табын һәм аларга бүләк әзерләү өчен киткәнен аңлап була. Киң күңеллелек менә шундый кыйммәткә төшә. Район башлыклары бер-берсен уздырып җибәрә. Югыйсә ачык йөз белән каршы алу да бүләк. Татарга хас бигүк күңелгә ятмаган күренеш бу. Күчтәнәч бирү матур, әмма аңа ул кадәр зур акча тоту дөрес түгел, чакыргансың икән кунакны, шул җитте, ул кешеләр арасында күңел ача.
Әйтергә кирәк, Сабан туе мәйданнары хәзер үзебезчә бизәлә. Миллилек бар. Моңа бик сөенәм.
— Йолалар кайтты дисез, әмма шәһәрдә әрәпә җыюлар кирәкме? Иске бистәдә оештырыла ул, әмма болай да шәһәр мәдәнияте чаткылары аз булган бистәдә Сабан туе йоласы белән авыл мәдәнияте тагын да күбрәк өстәлә. Татар утарында, мәсәлән, сарык, каз, тавык, үрдәк сыннары куелган, анысы да авыл символлары. Әле Сабан туе йоласында профессиональ артистлар катнаша, чәчәкле-чуклы, янып торган төсле киемнәрдә кешеләр йөри, "Бирнә җыябыз" дип кычкрып йөрүләр бер дә табигый түгел, бер тамаша, фольклор бәйрәменең презентациясенә әйләнә. Шәһәрдә Сабан туе бар, әмма йолаларына шул ук бистәдә яшәүче кешеләрне ничек җәлеп итәргә?
— Зур шәһәрләрдә һәрвакыт проблем инде, сүз дә юк. Казанда, Чаллыда, башка зур шәһәрләрдә бу йола күбрәк реклам функциясен үтәүгә кала. XX гасыр башында Сабан туе Казанда өчәр көн дәвам иткән. Хәтта билет сатылган. Башлыча билет көрәшкә сатылган. Акча нәрсәгә тотылган? Мәйданны әзерләргә, бизәргә кирәк, аның өчен кешеләр җәлеп ителгән, алар бушлай эшләмәгән.
Шәһәрдә уздырылган йолалар, бәйрәмнәрне оештырганда башка юнәлеш бирерлек юлларны эзләргә кирәк. Һәрбер урам арасында бәйге оештырырга да була. Кемдер, бәлки, бүләк җыю йоласын кызыклырак эшләр. Урамнар ярыша ала. Без җәмәгатьчелек белән эшләүнең ысулларын югалтып бетердек. Шуңа да алар читтән тамаша кыла булып чыга. Гәрчә бистәләр, урамнар кушылып оештыра алалар. Куштык да, эшләсеннәр ысулы белән аны җанландырып та, чын халык бәйрәме итеп эшләп тә булмый. Кушканны гел эшлисе килми бит ул.
— Сез кагылып киткән мәсьәлә – Сабан туенда кем хуҗа: халыкмы, түрәләрме? Шул ук Казанны алыйк. Президент, мэр килгәнче тезелеп киткән йортларга керү тыела. Алар үзләре дә аларны көтеп арып бетә. Президент берничә йортка керсә, ул район башлыклары бәхет кошын тоткандай хис итә. Делегация бер якта йөри, икенче якта кешеләр турникет аша уза, этенә-төртенә мәйданга узарга тырыша. Ашыга, әмма анда тамашаны башламыйлар да. Нишләргә соң бу очракта? Универсиада, башка чараларга туры китереп тә Сабан туе уздыру гадәткә керде. Кунаклар өченме ул, халык өченме дип тәнкыйтьләүчеләр дә шактый.
— Менә быел Казан Сабан туена барасым бар, аны күрәсем килә, чөнки берничә ел элек Казан мэриясенең мәдәният бүлеге безнең белән очрашып аралашты, киңәш сорады. Ничек тормышка ашырыла – шуны карыйсым килә.
Казанда оештыру авыр. Бәйрәмгә кешеләрне турникет аша кертүдән башланганын үзем үк күрдем. Ел саен кунаклар килә, мәйдан буш булмасын, утыручыларга квоталар бүлә башладылар, әлеге дә баягы укытучыларга, башкаларга чакыру билетлары таратылды. Уратып алынган бер урынга кешеләрне кертәләр. Кемдер анда эләгә алмады. Минем өчен күңел әрнеткеч күренеш булды ул.
Түрәләрне көтү, кешеләрне көттерү бер дә матур күренеш түгел. Әгәр дә кешеләрдән аерым йөриләр, соңлап киләләр икән, түрәләрнең рухлары шулкадәрдер. Беләсезме, мин мондый хәлне Татарстанда гына күрдем. Бу ниндидер феодализмга тартым күренеш. Күңел тарлыгы, эрудиция түбән булуының күрсәткече. Ничә мең кеше берничә дистә кешене көтеп утырырга тиеш түгел. Күләгә юк, кешеләр кояш астында пешә. 40 минутлап тамаша башланганын көткәнне күзәткәнем булды. Трибунага кереп утыргач кына инде концерт, сәламләү башланды.
— Шәһәрдә узган Сабан туеның тагын бер проблемы – тел. Сабан туена урыс теленең килеп керүен ничек бетерергә? Республикада ике дәүләт теле, дөрес, әмма Каравон ике телдә алып барылмый. Ә ник Сабан туе саф татар телендә алып барылмый?
— Саф татар телле булу яклы мин. Шулай булса, дөрес. Әмма Сабан туена, башка зур бәйрәмнәргә кагылышлы махсус карар бар. Хөкүмәт карары нигезендә зур республика чаралары булганда телләрнең кулланышы 50/50 булырга тиеш. Бу истә тотылса, әйбәт булыр иде. Әмма танырга кирәк, Казан шәһәре дә әкренләп татарлашып бара бит. Татар сүзе күбрәк яңгырый Сабан туенда да. Тулысынча юктыр, анысы дөрес. Бу мәсьәләне матбугат, җәмәгатьчелек контрольдә тотса иде. Хокукый нигезебез бар, аны үтәү таләбен халык куйсын иде. 2018 елда Питрәч Сабан туенда булдым, 10 процент татарча да булмады. Читенсенеп кайттым, оялдым, гарьләндем. Шигарләр язылган, әмма барысы да диярлек урысча, татарчасы бар, тик алары кешеләр йөрми торган урыннарга урнаштырылган. Бу башкаларга да кагыла. Питрәчтә генә проблем түгел.
— Сабан туенда азмы-күпме тәртип кертелде, милли уеннар уйнатыла. Әмма тагын бер проблем бар – Сабан туена чакырылган җырчылар турында моң-зар. Авыллар үзара безгә быел Тямай килде, ә безгә – Илсөя дип узыша. Кәттә җырчылар бер көнне марафон уздыра, иртән бу авылда, төшке вакытта икенче авылда, кичке якта башка авыл Сабан туенда концерт куя. Ә авыл кешеләре кайда, ник алар җырламый, сәхнә тотмый дигән сораулар бирелә. Бу күренеш белән танышмы?
— Әлбәттә, таныш! Артистларга бәйле ике проблем бар. Бу аеруча төбәкләрдә бар. Берәүләр безгә фәлән җырчы кирәк дип әйтсә, икенчеләре безнең үзебезнең йолдызлар җитәрлек, ди. Үз ансамбльләребез, менә дигән үзэшчәннәребез бар, аларга кайчан чыгыш ясарга мөмкинлек бирик, диләр. Артистлар килсә, чыгымнар, мәшәкатьләр арта. Каршы аласы, кунак итәсе, акча түлисе... Татарстан авыллары Сабан туена җырчыларны иганәче алып кайта, чыгымын ул каплый. Бу – иганәчеләр ярышы. Авыллар да сөенә бит, куана. Халык аларны ярата. Алар да үзебезчә, татарча җырлый. Тере килеш күрәсе килә татар артистларны. Бу безнең җырчыларның да популяр икәнен дә күрсәтә. Авыл кешеләренең, үз якташларының куәтен дә күрсәтә. Татар "понтларсыз" татар булмый! Фирдүсне эләктереп калам диючеләр аңа шалтырата, әмма җырчы 10да гына килә алам ди, чөнки ул көнне тагын ике бәйрәмгә өлгерәсе бар аның. Сабан туен оештыручылар бәйрәмне Фирдүстән башларга кирәк булачак дип шартларны үзгәртә башлый. Бу менә бигүк дөрес түгел.
Сабан туеның кичке уен өлеше дә бар бит. Менә шул күп очракта булмый кала, шул вакытка чыкырылсын иде ул Фирдүс белән Илсөяләр. Ә көндез үзешчәннәр булсын. Шул авыл кешеләре чыгыш ясасын. Гармун шыгырдата торган бала бар икән, чыгарыгыз сәхнәгә. Аз булсын тамашачысы, булмагае! Әнисе, әтисе, әбисе карап торсын, алар да тамашачы! Киләсе елга ул тагын да җитдирәк әзерләнәчәк. Үзэшчәннәр такмак әйтешсен. Шедевр булыр иде бу.
Кичке Сабантуйларын гадәткә кертү дә әкренләп тормышка аша бара. Бәлки, анда Тямай да кирәк булмас, үз кешеләре белән ерып чыгып күңел ачарга өйрәнер кешеләр.
— Сабан туе саклана, Татарстанда төп бәйрәмнәрнең берсе ул, халык ярата аны, әмма җыеннар халыкка кире кайтмады. Ул хакимияткә большевиклар килүе белән тыелды, әмма үзгәртеп кору елларында да торгызылмады. Нәрсәгә бәйле бу? Мәсәлән, башкортлар Һабан туен да саклады, әмма нәселләрне берләштерүче Шәҗәрә бәйрәмнәрен булдырып, киң тарата алдылар. Сабан туе фәрман белән эшләнә икән, кешеләр үзләре теләгәнчә аның көнен дә сайларга хокукы юк икән, бәлки, Татар җыены дигән бәйрәм кешеләргә аңлатылса, ул тормышка ашырылыр.
— Бетерелү тарихы бик гади, репрессияләргә кадәр үк җыеннар туктатыла. Ул яшьләр бәйрәме була. Җомга көнне аерым авыллар җыеннары узган. Аннары Сабан туе йоласы белән кушылган. Әмма җыеннар ул нәсел-нәсебләрнең очрашу урыны булган. Печәнгә төшкәнче теләсә кайсы вакытта авыллар җыеннарга оешкан. Безнең авылда аның исеме дә булган – Төенчек. Тирә-яктагы авыллардан иң соңгысы бездә узган. Аны торгызу бездән тора. Мәгънәле эчтәлеген уйлап бетерәсе бар. Июль башында булсын ул һәм авыллар үзләре кайчан, ничек уздырырга – үзләре хәл итсен. Бөтен авылларда була алмас, әмма берничә авыл берләшеп уздыра ала. Үзара танышу, яшьләрне таныштыру да була ала. Шәҗәрәне өйрәнү дә, тарихны сөйләү дә шунда керә ала, якташларны чакырып була, авылларда шигырьләр язучылар бар, менә аларны шушы җыенга да кертеп була. Ашау да шунда, намаз кылулар да шунда. Үткәреп була дип саныйм.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!