Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саха активисты: "Республикаларның юкка чыгуыннан куркам"


Cаха халкы конгрессы корылтае, 27 июнь 2022
Cаха халкы конгрессы корылтае, 27 июнь 2022

27-28 июнь Якутиядә саха халкы конгрессының II корылтае узды. Әлеге җыенда 200дән артык активист катнашты. Корылтай мөнбәреннән саха телен саклау кирәклеге турында чыгышлардан тыш, Русия думасының җирле үзидарәләрне тамырдан үзгәртүче канун өлгесенә, Якутиядә күпләп урман кисүгә каршы чыгышлар да яңгырады. Саха конгрессы рәисе Иван Шамаев Азатлыкка ТИҮне хуплавы, үз оешмасын терки алмавы һәм милли республикаларга басым баруы турында сәйләде.

Конгрессның рәисе итеп кабат билгеле җәмәгать эшлеклесе Иван Шамаев сайланды. Саха конгрессы – чагыштырмача яңа оешма. Ул 2019 елда Русиядә алып барылган милли сәясәткә ризасызлык башлану нәтиҗәсендә оешты, дип аңлатты Шамаев. Дөрес, Якутиядә 1992 һәм 2007 елларда да саха конгрессы оешкан була. Алардан аермалы буларак, бүгенге оешма эшендә түрәләр, депутатлар катнашмый. Конгресс әгъзалары булып галимнәр, эшмәкәрләр, укытучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре тора. Шамаев дөнья татар конгрессы белән чагыштырып, саха конгрессының дәүләттән грантлар, финанс ярдәм алмавын әйтә.

"2007 елда икенче саха конгрессы Русия думасына сайлау вакытында "Бердәм Русия" фиркасенә үгетләү өчен оешкан иде. Ул хакимият коралы буларак кулланылды", дип искә ала ул.

Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Иван Шамаев корылтай нәтиҗәләре, саха конгрессының бүгенгә кадәр теркәлә алмавы, милли республикаларга юкка чыгу куркынычы янавы турында сөйләде.

— Иван әфәнде, корылтайга нинди нәтиҗәләр ясый аласыз?

Иван Шамаев
Иван Шамаев

— Без корылтайда тавыш бирү юлы белән 2023 елны туган тел елы дип игълан итәргә чакырдык. Икенче тәкъдим – депутатлар Клишас һәм Крашенинниковның җирле үзидарә системы турындагы федераль канун өлгесен карауны туктатырга таләп иттек. Бу үзидарәне юкка чыгарачак, авыл җирлеге башлыклары билгеләнеп куелачак, җирле шуралар бетереләчәк дигән сүз. Шул рәвешле, халык идарә итү эшеннән тулысынча читләштерелә. Өченче тәкъдим урман кисүгә кагыла. Бу проблем Себердән безгә дә килеп җитте. Конгресс сәнәгать өчен урман кисү җирләре арендасына мараторий кертергә тәкъдим итә. Дүртечесе – Икенче дөнья сугышында саха халкының берничә улына Совет берлеге каһарманы исемен бирү карары кабул ителсә дә, бу эшләнми калды. Корылтайда делегатлар яңадан бу исемнәрне кайтарырга тәкъдим итте.

Беренче корылтай 2019 елның 15 февралендә узган иде. Өч ел узды. Низамнамә нигезендә икенче корылтай үткәрдек. Өч ел эчендә оешманы ике тапкыр теркәгә тырыштык. Икесендә дә безнең низамнамәне кире кактылар. Шулай да без өметне югалтмыйбыз.

— Ни өчен теркәмиләр?

— Алар безнең низамнамәдә кимчелекләр таба. Әлегә тирәнгә керәсем килми. Икенче яктан, бүгенге чынбарлык конгресс кебек оешманы җитди кабул итми. 2012 елда Русия президенты каршында милләтара мөнәсәбәтләр шурасы оешты. 51 әгъзадан торган комиссиядә конгресстан бер кеше дә юк иде. Анда мохтәрият кешеләрен чакыралар, хәзер аларны күтәрәләр.

— Күптән түгел Татарстанда Татар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) тыйдылар. Сезнең конгрессны да шулай бетермәсләрме, яисә бөтенләй теркәргә ирек бирмәсләрме дип уйламыйсызмы?

— Сүз уңаеннан, без конгресс исеменнән ТИҮне ябуга каршы хат юлладык. Беренчедән, бәлки безне теркәрләр. Икенчедән, әгәр теркәмәсәләр дә кайгы түгел. Без үзебезнең низамнамә нигезендә эшләячәкбез. Бу иң мөһиме. Әгәр теркәлсәк, безнең белән прокуратура шөгыльләнер иде. Әмма без үзебезнең эшчәнлекне прокуратурадан да яхшырак тикшереп торырга тиеш.

Корылтайдан күренеш, уртада Иван Шамаев
Корылтайдан күренеш, уртада Иван Шамаев

— Якутиядә сезнең оешманы хакимият ничек кабул итә? Дәүләт тарафыннан басым юкмы?

Без бер фиркане дә, бер намзәтне дә хупламаска дип килештек

— Без дәүләткә үз эшебез турында сөйләмибез. Өч ел элек конгресс оешканда кайбер активистлар хакимияткә мөрәҗәгать итәргә чакырды. Бу сорауны тавыш бирү юлы белән хәл иттек. Хакимияткә кердек, аларның фикерен тыңладык. Корылтайга урыннардагы делегатларны җыя башлагач, җирле башлыклар безне хуплап чыкты. Җыен үткәрергә берничә көн калгач җирле түрәләрнең фикерләре үзгәрде, хәтта кайбер делегатлар кире кайтып китте. "Өстәгеләр" безне оппозицион көч дип саный башладылар. Шуңа да карамастан, өч ел элек ресторанда корылтай үткәрә алдык.

Без башыннан ук саха конгрессы оппозициядә булмаска тиеш дип эшли башладык. Оешма дүрт юнәлештә үз эшен кора. Беренчесе – Якутиянең дәүләт статусын яклау. Монда бернинди оппозицион фикер юк. Икенче юлыбыз – саха телен, өченчесе – экологияне саклау. Дүртенче юл – социаль, авыл мәсьәләләрен күтәрү.

Без бер фиркане дә, бер намзәтне дә хупламаска дип килештек. Бары үзебезнең юлдан барырга тиеш. Мин саха конгрессы рәисе була торып депутатлыкка намзәт итеп теркәлсәм, миңа конгресс ярдәм итмәскә тиеш.

— Соңгы елларда Русиядә милли сәясәт тамырдан үзгәрде. Туган телләрне мотлак укытуны бетерделәр, Русия Конституциясен үзгәртү нәтиҗәсендә милли республикалар үз вәкаләтләрен югалтуын дәвам итә. Шушы еллар эчендә Якутиядә милли тормыш ничек үзгәрде? Активистларның кәефе нинди?

Хәзер төп мәсьәлә – глобальләшү, балаларның гаджетларга күчүе

— Әгәр дә сез атаган вакыйгалар булмаса, безгә саха конгрессын төзер өчен ихтыяҗ булмас иде. Һәркемнең үз эше, үз бакчасы. Без Якутиядә социаль-икътисади тормышта зур үзгәрешләр күрмибез. Ә менә активистларның кәефе үзгәрде. Менә карагыз, 2007 елда мәгарифтән милли компонентны алдылар. 2018дә туган телләр укытуны ихтыярига калдыру турында канун кабул ителде. Без моңа каршы чыктык. Шулай да сахаларда тел саклана әле, нинди генә канун кабул ителүенә карамастан. Хәзер төп мәсьәлә – глобальләшү, балаларның гаджетларга күчүе. Бүген авылларда да балалар телефоннарда утырып урысча сөйләшә башлады. Ул үз телен белсә дә, бу куркыныч тудыра торган мәсьәлә. Шуңа да без тел хәрәкәте оештырдык. Ул халыкта киң таралыш тапсын өчен көч куябыз.

— Татарстанда татар телен укытуны ихтыярига күчергәннән соң телне өйрәнүчеләр саны елдан-ел кими. Якутиядә вазгыять үзгәрдеме?

— Мин бу канунга каршы булдым, чөнки ул федератив төзелешне исәпкә алмый. Шулай да безнең өчен төп мәсьәлә – гаджетлар. Хәзер фән таркалды. Якутиядә нинди вазгыять хөкем сөрүен яхшылап өйрәнүчеләр дә юк. Әгәр дә без ата-аналарга тәэсир итә алсак, алар балаларына телефон бирүне туктатса, моның зыянлы икәнен аңласа һәм хәрәкәт активлашса, ниндидер нәтиҗәләргә килербез дип уйлыйм. Әлбәттә, туган телләрне укыту кануны да йогынты ясамый калмады. Процентлар белән исәпләп чыгарга буладыр. Әмма гаджетлар барысын да җимерде.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

— 2000 еллар башыннан Путин хакимияткә килгәч, милли республикалар үз дәүләтчелеген югалта бара. Якын киләчәктә милли республикаларны юкка чыгару куркынычы бармы?

Мин инде 20 ел милли республикаларның юкка чыгуыннан куркам

— Мин бу мәсьәләне 2003 елда ук күрдем. Коми-пирмәк автоном бүлгесен бетерү губерналаштыруның беренче адымы булды. Шул ук елны Усть-Орда Бурят автоном бүлгесендә (2008 елда бетерелде) бурят халкының конгрессы узды. Конгресс моңа каршы чыкты, шуннан соң әлеге оешманы таркаттылар. Мин моның дәвам итәчәген аңладым. Әгәр дә Бурятияне бетерсәләр, киләсе адым Якутия булыр иде. 2005 ел башында мин таркатылган бурят конгрессы вәкилләре белән очраштым. Без каршылык күрсәтү, берләшү турында сөйләштек. Мин инде 20 ел милли республикаларның юкка чыгуыннан куркам. Татарстан – зур республика, сез мондый курку хисләрен белмисез.

2006 елда безнең республиканы юкка чыгарырга теләделәр, ләкин каршылык күрсәттеләр. Шул ук елны Алтай республикасын бетерергә җыендылар. Адыгея тарихын искә төшерегез. Аларның башлыгы Хазрет Совмен каршы тора алды. Ә менә барлык милли республикаларны берьюлы юкка чыгара алалармы? Мин болай эш итәчәкләренә ышанмыйм. Шул ук вакытта без ышана алмаслык вакыйгалар да килеп туды бит. Алар әкренләп берәм-берәм эш итеп килә.

— Бүген Якутия халкы үз республикасын яклап чыгарга әзерме?

— Нәкъ шуңа без конгресс оештырып, үзебезнең дәүләтчелекне яклыйбыз.

— Соңгы вакытта Татарстан вәкилләренең Якутиягә сәфәрләре ешайды. Бу якынаюны нәрсә белән аңлата аласыз?

Татарларның телне, миллилекне югалта баруы борчу тудыра

— Мин татарлар өчен җавап бирә алмыйм. Әмма якутлар Казанның нинди шәһәр икәнен, Татарстанның авыл хуҗалыгын саклап калуын, бай яшәвен күрә. Якутия балаларына сездә белем алу ошый, милләтара низаглар күренми. Безгә Татарстанның милли стратегиясе ошый, гәрчә ул кәгазьдә язылмаса да. Шул ук вакытта татарларның телне, миллилекне югалта баруы борчу тудыра. Узган ел безнең республика башлыгы Казанга сәфәр кылды. Быел Миңнеханов безгә килде. Шуннан соң ул сабантуйның концепциясен башкача күрәм дип белдерде. Якутиядә урамда, банкларда, оешмаларда ирекле рәвештә якут телендә сөйләшергә була. Телефон аша урысча сөйләшә башласак һәм якутча белүебезне аңласак, аралашуны үз телебездә дәвам итәбез. Менә гаджет буыны моны юкка чыгарырга мөмкин.

— Сер түгел, бүген милли республикалар таркау. Аеруча Мәскәүдән төшкән кануннарга каршы үз мәнфәгатьләрен яклап бердәм көрәшмиләр. Милли республикаларга ни җитми?

Рөстәм Миңнеханов белән Айсен Николаев (Якутия башлыгы) бергә очрашуын бәлки кыюлык дип атарга буладыр. Мин моны югарыда хуплана торган эш дип уйламыйм. Менә мондый элемтәләр барлык милли республикалар арасында булырга тиеш. Бу бик мөһим. Ләкин халык арасында да аралашу булырга тиеш. Җәмәгатьчелек арасында элемтәләр оешса, нәтиҗәлерәк булыр дип уйлыйм.

Без хәзер якыная гына башладык. Сүз яңа федерация төзү турында бара. Моны бергәләп эшләргә кирәк. Хәзер Русия хакимияте унитарлыкны, бер телне алга сөрә. Кызганыч, көчле төбәкләр булганда гына федерация көчле булачак дигән фикер бүген популяр түгел.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG