Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пол Гобл: "Русия үзендәге милләтләрне ныграк изгән саен, аның читтәге агрессиясе дә арта"


Пол Гобл
Пол Гобл

Элекке совет илләре белгече Пол Гобл Мәскәүнең Русиядә урыс булмаган халыкларны репрессияләве көчәйгән саен читтәге агрессиясе дә артуын аңлаган Көнбатыш ул халыкларга игътибарын арттыра дип белдерде.

Элекке совет илләре белгече, АКШта яшәүче Пол Гобл "Idel.Реалии" белән әңгәмәдә Мәскәүнең Русиядә яшәүче урыс булмаган халыкларны эзәрлекләве, аларның бәйсезлеккә омтылышлары һәм Көнбатышның әлеге халыкларга игътибары артуы турында сөйләде. Азатлык Гобл бу атнада АКШта билгеләнеп үтүче "Әсир милләтләр атналыгы" уңаеннан оештырылган әңгәмәдә әйткән кайбер кызыклы фикерләр белән таныштыра.

"Әсир милләтләр атналыгы" резолюциясенең хәзерге актуальлеге турында

"1959 елда "Әсир милләтләр атналыгы" турында резолюция кабул ителгәндә ул коммунистик режим астында калган һәм анда репрессияләргә дучар булган милләтләргә юнәлтелгән иде. 1989-1991 елларда коммунистик блок һәм Совет берлеге таркалгач бәйсезлек һәм ирек алган кайбер халыклар әлеге резолюциядәге исемлектән чыгарылды һәм күпләр "Әсир милләтләр атналыгы" турындагы резолюция актуальлеген югалтты дип уйлады. Әмма 1959 елгы документта телгә алынган өч төркем халык әле дә репрессияләргә дучар: казаклар, Идел-Урал халыклары һәм Көнчыгыш Төркестанда (Кытайның Синҗан уйгыр төбәге) яшәүчеләр. Шулай ук Вьетнам кебек коммунистик илләрдә яшәүчеләр дә бар.

Әмма быел президент Джо Байден әсир милләтләрнең коммунистик режимнар астындагылар гына түгел, теләсә кайда, теләсә кайсы хакимият тарафыннан репрессияләргә дучар булган халыклар булуын белдерде. Ул милли азчылыкларны репрессияләүче, кешеләрне коллыкка төшерүче буларак атаган тугыз илнең өчесендә генә коммунистик режим хөкем сөрә. Калганнары — йә элекке коммунистик илләр, яки беркайчан да коммунистик булмаган илләр. Аның Русияне исемлектә беренче булып атавы гаҗәп түгел. Чөнки Русиянең үзендә яшәүче халыкларны репрессияләве Русия чикләреннән читтә яшәүче халыкларны, беренче чиратта украиннарны һәм кырымтатарларны репрессияләү өчен дә нигез буларак кулланыла."

Мәскәүнең Украинага каршы агрессиясе сәбәпле, Көнбатышның Русиядәге халыкларның бәйсезлек омтылышына мөнәсәбәте үзгәрүе турында

"Путин җитәкчелегендәге Русия хакимияте һәрвакыт илдәге халыкларның үз хокуклары өчен көрәшен сепаратизмга таба беренче адым буларак бәяләде һәм ил халкын, иминлек көчләрен аларга каршы туплый килде. Русия хакимиятенең сәясәте шундый. Әгәр Русиядә демократик хакимият булса, ул болай эшләмәс иде, илдәге халыкларның теләкләрен гамәлгә ашырыр иде. Хәзер без Русиядә урыс булмаган халыкларның Совет чорының соңгы 30 елындагы кебек үк, ә кайбер очракларда аннан да ныграк репрессияләнүен күрәбез. Русиядә демократик хакимият булса, мондый проблем булмас иде. Демократик сәясәт нәтиҗәсендә яңа федерализм урнашып, илдәге барлык халыкларның мәнфәгатьләре кайгыртылса, күп кенә очракта Русиядән аерылып чыгу мәсьәләсе үзеннән-үзе төшеп калыр иде.

[...] Русия хакимияте 1991 елдан бирле, бигрәк тә Владимир Путин хакимияте чорында демократия дә, федерализм да теләмәвен күрсәтте, аларның икесен дә бетерү сәясәте алып барды. Нәтиҗәдә демократик һәм федерал Русиядә яшәргә әзер, урыс булмаган халыклар үз проблемнарын бары тик аннан аерылып чыгу аша гына чишеп булачагын күрә. Хәзер инде Көнбатыш та аларны яклый. Шулай эшләү дөрес булган өчен генә түгел, ә, әгәр дә без ул халыкларны якламасак, Русиянең үзенең тупас сәясәтен чит илләргә дә җәелдереп, халыкара системга, дөньядагы тынычлыкка куркыныч тудыруны тагын да арттыруы сәбәпле."

Русиядәге халыкларны деколонизацияләү яки ул халыкларга бәйсезлек бирү мөмкинлеге турында

"Көнбатышта күпләр бөтен нәрсәдә тотрыклылык булуын тели, алар дәүләт чикләрен үзгәртү тотрыксызлыкка китерәчәк дип борчыла. Мин исә күп кенә очракларда чикләрне үзгәртү тотрыклылыкны саклап калыр иде дип исәплим. Дөньяда үз халыкларының теләкләренә җавап бирүче илләр бик күп һәм бу тотрыксызлыкка китерми, киресенчә, тотрыклылыкны саклауга хезмәт итә. 1945 елда дөньяда 55 ил булса, хәзер инде аларның саны 200ләп. Күбрәк халыклар үз дәүләтләренә ия булган саен, тотрыклылык арта дияр идем.

Кызганыч, милли азчылыкларның бәйсезлеккә, иреккә омтылышлары һәм хокуклары кире кагылган илләр әле дә бар. Бу мәсьәләне демократиягә нигезләнүче федерализм аша хәл итеп булыр иде. Федерализм булмау бәйсезлек алып, үз дәүләтеңне кору турында уйлануга этәрә.

Путин чын демократия үз хакимиятенә куркыныч тудыра дип уйлый. Әмма ул да, һәм, кызганыч, шулай ук күп кенә русияләр һәм хәтта күп кенә оппозиция вәкилләре дә үткәндә дә, хәзер дә шуны аңламый: вазгыятьне Мәскәү генә контрольдә тота ала дип эш итү Мәскәүнең контрольне ныграк югалтуына китерә. Русия элегрәк башка сәясәт алып барган булса, хәзер ул зуррак һәм күпкә динамик ил булыр иде. Әмма алар барлык нәрсәне бер үзәк һәм бер кеше генә контрольдә тотарга тиеш дип исәпли һәм шуның нәтиҗәсендә үзәкнең һәм бер кешенең контроль итә алуы кимегәннән кими бара. Федерализмны һәм демократияне яклау өчен иң яхшы дәлил шул: ул тотрыксызлык китерми, ә тотрыклылыкны тәэмин итә. Ә Путин һәм Русия оппозициясендәгеләрнең дә шактый өлеше һәм Көнбатыштагы күп кенә белгчеләр дә нәкъ киресенчә уйлый. Алар шуны аңламый: алар яклаган нәрсә алар теләгәннең нәкъ киресенә китерә."

Русиядәге оппозиция вәкилләренең һәм алар сүзләренә нигезләнүче Көнбатыш белгечләренең Русиядәге милли азчылыклар проблемнарына мөнәсәбәте турында

"Аларның Мәскәү боҗрасыннан читтә яшәүчеләр турындагы карашлары еш кына ялгыш була һәм алар андагы проблемнарны дөрес аңламый һәм бу тискәре нәтиҗәләргә китерә. Көнбатыштагылар шул исәптән Көнбатыш хөкүмәтләре Русиядә Мәскәүдән читтәге хәлләрне совет чорындагыдан начаррак беләдер, андагы хәлләрне өйрәнүгә 30 ел элек булганнан азрак игътибар бирәдер дип борчылам. Моны үзгәртергә кирәк. Безгә төбәкләрдәге хәлләрне өйрәнүгә күбрәк игътибар бирергә кирәк, чөнки тарихи вакыйгалар шуны күрсәтә.

Хәбәрдәрлек һәм үзгәртеп кору чорында Балтыйк республикаларында, Грузия, Әрмәнстан һәм Украинада кешеләрнең күпләп урамга чыгуын, бәйсезлек теләвен күреп күпләр гаҗәпкә калды, шаккатты. Чөнки ул халыкларга игътибар юк иде. Ә Эстония, Латвия, Литвадагы һәм башка республикалардагы хәлләрне күзәтеп барганнарның аның шулай булачагына бер шиге дә юк иде. Әмма Мәскәү дә, Көнбатыштагы белгечләр дә моны аңламады. Һәм тотрыклылыкны көч белән генә дә саклап була дигән караш булды. Тотрыклылыкны көч белән генә дә тәэмин итеп була, әмма чикләнгән вакыт аралыгында гына. Тотрыклылыкны көч белән саклау тырышлыгы ут капкан майга су сибү кебек, алай итеп син янгынны сүндермисең, киресенчә, җәелдерәсең генә."

Пол Гобл

Пол Гобл (1949 елгы) — АКШ аналитигы, элекке совет илләре белгече. Русиядә эшләгән. Совет берлегендәге милли мәсьәләләр турында дүрт томлыкның мөхәррире булган, милли мәсьәләләр турында 150дән артык мәкалә авторы. АКШ дәүләт секретаре Джеймс Бейкерның (1989-1992 елларда) совет берлегендәге милләтләр һәм Балтыйк мәсьәләләре махсус киңәшчесе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG