БМОның Кеше хокуклары югары комиссары Мишель Бачелет Кытайның мөселманнар яшәгән Синҗан төбәгендә кеше хокукларын бозу очраклары турындагы хисап чыгарды. Хисап кичә – 31 август кичендә, Бачелетның дүрт еллык вәкаләтләр мөддәте тәмамланырга берничә минут кала чыкты.
Документта әйтелгәнчә, Кытай хакимиятләре Синҗан-Уйгыр төбәгендә террорчылык һәм экстремизм белән көрәшкәндә кеше хокукларын "җитди бозган". Пекинның уйгырларга һәм башка мөселман халыкларга карата гамәлләре кешелеккә каршы җинаять булырга мөмкин дип белдерәләр БМОда.
Кытай хакимиятләре хисаптагы белдерүләрне "Кытай дошманнары оештырган ялган һәм дөрес булмаган мәгълүмат" дип атаган һәм кире каккан, бу хакта Associated Press яза. Пекин фикеренчә, документ "Синҗандагы кеше хокуклары өлкәсендәге казанышларны һәм террорчылык, экстремизмның төбәктә яшәүчеләргә китергән зарарын игътибарга алмый".
БМОның кеше хокуклары югары комиссары идарәсе Синҗандагы вазгыять турындагы хисапны чыгарачагы турында 2021 елның декабреннән әйтеп килде, дип яза The New York Times. Хисапны чыгару берничә тапкыр кичектерелде, моны хокук яклаучылар тәнкыйтьләп чыкты. Вәкаләтләре мөддәте бетәр алдыннан комиссар Мишель Бачелет бу хисапны чыгармауны таләп итүләрен һәм коточкыч басымга дучар булуын әйткән.
Кытайда уйгырларны эзәрлекләү турында БМОның әлеге хисабын белгечләр өч елдан артык әзерләгән. Бачелет аны үз вазифасыннан киткәнче, 2022 елның август ахырына кадәр җәмәгатьчелеккә чыгарачагын белдерде.
2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре уйгырларга каршы репрессив сәясәт алып бара. Көндәлек түбәнсетүләр, эзәрлекләүләр, киңкүләм таралган стерильләштерүләр, уйгурларның балаларын дәүләт ятимнәр йортына урнаштырулар һәм мәдәниятләрен, диннәрен, телләрен юк итү өчен күптөрле чаралар кулланулары турында даими хәбәр ителә.
АКШ Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә уйгырларга карата гамәлләрне геноцид һәм кешелеккә каршы җинаять дип игълан итте.
Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" хакында хәбәрләр тышкы дөньяга өч ел элек тарала башлады. Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!