Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мөселман кинофестивалендә Һолливуд фильмнары урынына  Һиндстан, Төркия, Иран һәм БДБ илләре фильмнары күрсәтеләчәк


Архив фотосы
Архив фотосы

Иртәгә, 7 сентябрьдә Казанда халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Фестивальнең башкарма мөдире Миләүшә Айтуганова Русиягә кертелгән чикләүләр сәбәпле "Һолливуд киносын югалттык" дип белдергән. Аларга алмашка Һиндстан, Төркия, Иран һәм БДБ илләре фильмнары тәкъдим ителәчәк.

Казан мөселман кинофестивалендә һолливуд фильмнарына алмашка Һиндстан, Төркия, Иран һәм БДБ илләре фильмнары тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстан хөкүмәт йортындагы брифингта фестивальнең башкарма мөдире Миләүшә Айтуганова белдергән.

"Безнең кинотеатрларда репертуарга кытлык бар. Чикләүләр аркасында Һолливуд киносын югалтуыбызны беләбез, Европа киносы хәзер Русиягә килми. Шуңа Иран, Төркия, Һиндстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кыргызстаннан дистрибьютерларны чакырырга булдык, аларда хәзер бик яхшы яңа фильмнар бар", дигән Айтуганова.

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә узачак. Оештыручылар сүзләренчә, фильмнар бушлай күрсәтеләчәк. Фестиваль кысаларында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар узачак.

Күптән түгел Миләүшә Айтуганова "сәяси сәбәпләр аркасында" Германия белән Төркия төшергән фильм Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашудан баш тартуын әйткән иде.

Мөселман киносы фестивалендә Татарстаннан 40ка якын фильм тәкъдим ителгән, шуларның уны милли бәйгегә, дүрте – халыкара бәйгегә кертелгән. Калган кино әсәрләр "Казан премьерасы"нда күрсәтелер дип көтелә.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Көнбатышның киноширкәтләре Русия кинотеатрларына фильмнарын прокатка бирми башлады, Русиядән чит ил кино җитештерүчеләре китте. Азатлык кино өлкәсендә эшләүчеләр белән сөйләшкән иде. Кино өлкәсендә эшләүчеләр чит ил киносының Русиядән китүен сөенеч хәл дип бәяләми, алар урынына татар-башкорт киносы килүгә зур өметләр багламый. Икътисадтагы проблемнар мәдәният өлкәсенә чыгымнарны да киметергә мәҗбүр итәргә мөмкин дип фаразлый.

Кинорежиссер Илшат Сәетов Азатлыкка "Кино үстерү дистәләгән елларга сузыла торган проект. Бүген ул юк икән, аны булдыру өчен кимендә ун ел кирәк. Татарстан һәм Башкортстанга өмет зур түгел" дип белдергән иде..

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG