Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда террорчылыкны финанслауда гаепләп 35 яшьлек хатынны алты елга хөкем иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Эш материалларыннан күренгәнчә, 2013 елдан 2014 елга кадәр Алия С. “Җәбһәт-ән Нусра" оешмасы эчендә Сүриядә сугышкан затка акча җибәреп торган. Әлеге оешма Русия террорчыл дип танылган һәм тыелган.

Башкортстанның Октябрь шәһәрендә 35 яшьлек Алия С.-ны террорчылыкны финанслау эше нигезендә хөкем иткәннәр. Бу хакта Башкортстан ФСБсының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ФСБ мәгълүматынча, 2013 елдан 2014 елга кадәр Алия С. "Җәбһәт-ән Нусра" террорчы оешмасы эчендә Сүриядә сугышкан затка акча җибәреп торган.

Моның өчен аңа каршы террорчы эшчәнлеккә булышу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Алия С.-ны бу елның май аенда ук гаепле дип тапканннар, тик ул хөкем карарын шикаять иткән.

Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсенең 19 майда чыгарган карарына ярашлы, хатын террорчылыкны финанслауда гаепле дип табылган, аңа алты ел гомуми тәртипле төзәтү колониясе җәзасы бирелгән. Апелляция хәрби мәхкәмәсе бу карарны үз көчендә калдырды, диелә хәбәрдә.

Узган елның сентябрендә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе пенсионер Илмира Бикбаеваны сәясәтче Айрат Дилмөхәммәтовның әнисенә 1500 сум күчергәне өчен өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән иде.

Илмира Бикбаевага җинаять эше сәясәтче Айрат Дилмөхәммәтовны "экстремистик эшчәнлекне финанслау"да гаепләгәннән соң ачылды. Айрат Дилмөхәммәтов 2019 елның мартында тоткарланды. Ул шулай ук сепаратизмга чакыру, экстремистлык эшчәнлеге алып бару һәм террорчылыкны аклау, маддәләре нигезендә гаепләнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG