Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа татарлары альянсы: берьюлы ике урындыкта утырырга тырышу


Парижда оештырылган Сабантуй бәйрәменә Россотрудничество ярдәме белән Британиядән баручы "Европа татарлары альянсы" вәкилләре, 2017 ел
Парижда оештырылган Сабантуй бәйрәменә Россотрудничество ярдәме белән Британиядән баручы "Европа татарлары альянсы" вәкилләре, 2017 ел

Европа Украинага каршы сугыш башлаган Русиягә санкцияләр керткәндә, Мәскәү җырын җырлаучы "Европа татарлары альянсы" сугышны хуплаган резолюция кабул иткән Татар конгрессы чараларында катнаша. Мәскәү чит илләрдә "Европа татарлары альянсы" кебек оешмалары белән татарларны контрольдә тотарга маташа.

Шимбә, туган теле өчен көрәшкән удмурт активисты Альберт Разинның үз-үзен яндыруына өч ел тулган көнне Европаның кайбер шәһәрләрендәге татар-башкортлар "Империя, янып бет! Халкым, яшә!" исемле чаралар уздырды. Татар-башкортларның бер ише Русиядә милли телләрнең кысылуына, Мәскәүнең империячел сәясәтенә мөмкин кадәр каршылык күрсәткәндә, икенчеләре рәсми Мәскәү сәясәтен мактап утыра. Шундыйлардан август башында Казанда Украиндагы сугыш яклы резолюцияне хуплаган Европа татарлары альянсы вәкилләрен атап була. Әлеге оешмага керүче "сүз тыңлаучан" татарлар корылтайга Европаның дистәгә якын иленнән килде.

Оештырылуына киләсе елда ун ел тулачак альянс вәкилләре Германия, Болгарстан, Маҗарстан, Швеция, Литва һәм башка кайбер илләрдән чакырылган иде. Русиянең Украинада сугыш башлавына җавап итеп, Европа санкцияләр керткән вазгыятьтә Казанга барып, сугыш яклы резолюцияне хуплап тавыш бирү дөньядагы кайбер татарларны аптырашта калдырды. Азатлык "Европа татарлары альянсы"ның әлеге вәкилләренең Европада яшәп тә, Русия президенты Владимр Путин гамәлләрен яклау турындагы фикерләрен белергә тырышты. Германиядән Бари Диянов һәм Венера Герасимова Азатлыкка җавап бирмәде. Литвадан Таирас Кузнецовас соңрак үзе шалтыратачагын әйтеп тә, шалтыратмады. Маҗарстаннан Рита Хәсәнова сорауларны язмача җибәрүне сорады, әмма язма әзерләнгәндә әле аннан җаваплар килмәде. Азатлык бары Болгарстаннан Әлфия Димитрова белән генә сөйләшә алды.

Азатлыкның үз чыганагы әйтүенчә, альянс оештырылганнан бирле аны җитәкләп килгән Флүр Шәрипов быел вафат булганнан соң, анда рәсми җитәкче әлегә юк. Элек төрле илләрдәге урыс үзәкләрендә очрашулар уздырып килсәләр, соңгы вакытта аларның җыелганы юк.

— 2013 елда оешканда альянсның җитәкчесе ел саен алмашынып торачак диделәр. Алдадылар булып чыкты. Барысын да үз кулларына алдылар. Әмма бу Флүрдан бигрәк Литвада яшәүче укытучы Рафаэль (Муксинов - ред.) идеяләре иде кебек. Ул элекке хәрби дип беләм, шулай ук урысларның халыкара Русия ватандашлары оешмасына да керә иде. Аларның Флүр белән үз-үзләрен тотышлары аптырарлык иде. Советларча дип әйтимме соң... Әгәр альянста җитәкче ел саен алмаша торган булса, барысы да тәртиптә булачак иде, — диде Азатлыкка әлеге чыганак.

Ул үзе Казанда узган корылтайда катнашмаган, әмма альянсның башка вәкилләре Украинадагы сугышны яклаучы резолюцияне хуплауларын белми дә калгандыр дигән фикердә.

— Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев кебек эшне оста майтарып куюны бик сирәкләр генә булдыра ала. Резолюция белән дә шулай булгандыр, — ди ул.

"Европа татарлары альянсы" 2018 елда Милли шура утырышында Дөнья татар конгрессына кабул ителде. Бу альянсның эшчәнлегенә Дөнья татар конгрессы һәм чит илләрдәге урыс телле эмигрантларны берләштереп, алар ярдәмендә Мәскәү сәясәтен алга сөрүне максат иткән Россотрудничество дәүләт агентлыгы акчалата ярдәм итә. Европада Мәскәү сәясәтен яклаучы бу оешманың үз чараларын дәүләт сәясәтен тормышка ашыручы Россотрудничество ярдәме белән оештыруын Шәйхразиевның беренче урынбасары, хәзер конгресс башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров та аерым ассызыклап үткән иде. Европада узган татар чаралары турында хисап биргәндә, ул аларны уздыруда нәкъ менә Россотрудничество ярдәм күрсәтүен әйтте һәм бу ярдәм өчен аларга үз рәхмәтен җиткерде.

Россотрудничество рәсми рәвештә Путинга һәм Русия тышкы эшләр министрлыгына буйсына. Читтәге татарларның зур җыелышлары да урыс үзәкләрендә уза. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Европа татарларын урыс дөньясының бер өлеше дип атаган иде.

Европа парламенты Россотрудничествоны Кремльнең пропаганда коралы дип таныганда, бу оешма белән эшләгән Европа татарлары арасында чын күңелдән Русия авыр чор кичерә дип уйлаучылар да бар.

Шундыйларның берсе, Татар конгрессы корылтаенда Болгарстан татарлары исеменнән катнашкан Әлфия Димитрова сугышны яклап резолюция кабул итүнең бернинди дә начарлыгын күрми.

— Русия — безнең ватан. Башкортстанда тудым, Татарстанда үстем. Ник Русияне якламаска, — ди ул.

Димитрова фикеренчә, Украинада бернинди сугыш юк, анда Русия махсус операция генә алып бара.

— Сугыш ул бөтен урынны җир белән тигезләү. Шуңа Украинада сугыш түгел. Мин уйлап чыгармыйм төрле экспертлар фикерләренә таянып әйтәм. Болгарстанда да андый экспертлар күп, — ди ул.

Димитрова, Русия һөҗүм итмәсә, Украина Русиягә һөҗүм итәчәк иде, бу расланган факт, ди.

Аның әйтүенчә, Болгарстанда кайберәүләр аларны русияле, икечеләре татарлар, өченчеләре Идел буе болгарлары дип йөртә. Болгарларның русияләргә мөнәсәбәте яхшы, ди ул. Гәрчә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Болгарстанның Мәскәү белән мөнәсәбәтләре шактый тискәре якка үзгәрде, болгарлар хәтта кириллицадагы язуларын да урысларныкыннан аерылып тора торган итеп үзгәртте.

Әлфия ханым әйтүенчә, оешма Россотрудничестводан хәзер бернинди дә ярдәм алмый.

— Элек ул Болгарстанда Русия мәдәни-мәгълүмати үзәге дип атала иде, булышалар иде, хәзер Урыс йорты (Русский дом) дип йөртелә, гәрчә Русия бит күп милләтле. Уңышсызрак исем. Анда яңа җитәкче. Августта узган халыкара милли ризыклар бәйгесенә пешекче чакыртуларын сорап хат язган идем. Ярдәм итмәделәр. Хәтта ике көнгә самавырларын да биреп тормадылар. Илчелек ярдәм итә, Россотрудничество һич кенә дә ярдәм итми, — ди Димитрова.

Чит илләрдә яшәүче урыслар һәм Русия ватандашлары белән эшләүче Россотрудничество агентлыгы 2008 елда барлыкка килде. Аның эшчәнлеге, аерым алганда "чит илләрдә Русияне объектив күзаллауны таратуга" юнәлгән диелә. Европада Мәскәү сәясәтен яклаучы "Европа татарлары альянсы" (АТА) үз чараларын дәүләт сәясәтен алга сөрүче Россотрудничество ярдәме белән оештырып килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG