Узган атнада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дөньяның күп илләре тарафыннан террорчы оешма буларак танылган Фәләстиннең ХӘМӘС (ХАМАС) хәрби-сәяси хәрәкәте башлыгы Исмаил Хания җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Татарстан президенты матбугат хезмәте әлеге хәбәрне гомумиләштереп бирде. Рәсми сайтта ХӘМӘС хәрәкәте дә, аның җитәкчесе исеме дә телгә алынмый. Бары "Фәләстин делегациясе белән очрашу" турында сүз бара.
14 сентябрьдә узган очрашу хөкүмәт йортында үтте. Рәсми хәбәрдә Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән "Русия — Ислам дөньясы" күзаллау төркеме кысаларында багланышлар мәсьәләләре турында фикер алышулары турында әйтелде. Татарстан президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләр белән хезмәттәшлек итүе хакында да сөйләгән.
Бер көн алдан — 13 сентябрьдә ХӘМӘС башлыгы Исмаил Хания Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Сүз израил-фәләстин каршылыгын хәл итү турында барган диелде. Мәскәүдәге сәфәрдән соң ХӘМӘС җитәкчелеге Казанга килде.
Белешмә: ХӘМӘС
ХӘМӘС (ХӘМӘС, гарәп. حركة المقاومة الإسلامية [Хәрәкәт әл-мукавама әл-исламия], Ислам каршылык хәрәкәте) — Газзә сызыгында хакимлек итүче фәләстин хәрәкәте. Ул 1987 елда Израил оккупациясенә каршы оештырылган Беренче фәләстин интифадасы — күтәрелеше нәтиҗәсендә барлыкка килә. ХӘМӘС хартиясендә Израил һәм яһудләр дошман буларак күрсәтелә.
Әлеге хәрәкәтне төрле террор гамәлләре оештыруда гаеплиләр. Ул Израил, Канада, АКШ, Япония, Европа берлеге, Америка дәүләтләре оешмасы һәм башка илләр тарафыннан террорчы оешма булып танылган. Хәрәкәтнең эшчәнлеге Үрдүн, Мисырда тыелган. Шул ук вакытта ХӘМӘС Русия, Норвегия, Төркия, Кытай, Катар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә танылган һәм террорчы оешма булып саналмый.
Ни өчен Казан ХӘМӘС белән очрашуы турында ачыктан-ачык хәбәр итмәде? Мәскәү Татарстанны шикле оешмалар белән хезмәттәшлек итү сәясәтендә кулланамы? Республикага моннан нинди зыян килергә мөмкин?
Татарстан белән ХӘМӘС җитәкчеләренең "яшерен" очрашуының нәрсә аңлатуы турында публицист Харун Сидоров һәм сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка сөйләде.
Казанда узган очрашу — Мәскәү уены
Сидоров Казанда узган очрашуны Мәскәүнең уены дип атый.
— Бу — Мәскәү Кирмәненең һәм кулдан идарә ителә торган мөселман төбәкләре уены. Алар Көнбатыштка каршылык күрсәтүдә үзләрен хуплаучы тарафдарлар эзли, — ди ул.
Татарстан матбугатында Миңнехановның "фәләстин делегациясе" белән очрашуы дип язу чынбарлыкка туры килми, чөнки республика җитәкчелеге рәсми Фәләстин идарәсе белән түгел, ә ХӘМӘС хәрәкәте белән күреште, ди белгеч.
— Дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан танылган Фәләстин идарәсе һәм ХӘМӘС — икесе ике әйбер. Соңгысы — хәрби-сәяси хәрәкәт булып тора. 2007 елда ХӘМӘС Фәләстин идарәсе белән каршылыкка кереп, аның хакимиятен танудан баш тартты һәм Газзә сызыгында үз хакимиятен урнаштырды. Нәтиҗәдә бүген дөнья җәмәгатьчелеге таныган Фәләстин идарәсе һәм Фәләстиннең танылмаган өлеше — ХӘМӘС бар.
Шул рәвешле Татарстан матбугат чараларында язылганча, Мәскәү һәм Казанга дөнья тарафыннан танылмаган ХӘМӘС җитәкчелегендәге Газзә сызыгындагы хакимият килде. Бу соңгы вакытта Мәскәү алып барган сәясәткә – халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан танылмаган дәүләт берәмлекләренә таяну сәясәтенә туры килә, — ди ул.
Миңнехановның "Русия – Ислам дөньясы" күзаллау төркеме турында сөйләвенә килгәндә:
"Русия – Ислам дөньясы" төркеме ислам дөньясында Мәскәү Кремле сәясәтен алып бара
— Бу төркемнең эшендә бернинди стратегик караш күзәтелми. Ул бары ислам дөньясында Мәскәү Кремле сәясәтен алып бара, Америкага һәм көнбатышка каршы мөнәсәбәтләрне капиталлаштырырга омтыла. Әгәр дә бу төркем чыннан да стратегик караш белән эш итсә, ул Русиянең эчке сәясәтеннән, дәүләтнең мөселманнарга карата мөнәсәбәтен һәм мөселман төбәкләренең хәлен үзгәртүдән башлар иде, — дигән карашта ул.
Ни өчен нәкъ менә хәзер әлеге очрашу Мәскәү һәм Казанда узды? Бу ХӘМӘСнең Украинадагы сугышта Русияне хуплавы белән бәйле дип саный Харун Сидоров. Югыйсә, моңа кадәр дә Русия хакимиятенең Фәләстин идарәсе белән мөнәсәбәтләре начар түгел иде. Быелның апрель аенда Фәләстин милли идарәсе башлыгы Мәхмүд Габбас белән Владимир Путинның Украинадагы сугыш турында фикер алышуы булды. Ахыр чиктә рәсми Фәләстин сугышны хупламады.
— Сугыш башлану белән ХӘМӘС башлыгының урынбасары Муса Абу Марзук бу сугышны "америка гегемониясенең ахыры" дип атады. Шул ук сүзләрне ул Русиягә килгәч тә әйтте.
Европада Русия газына алмашка якын көнчыгыш газын куллану максатыннан катлаулы уен бара
Фәләстиннең кануни вәкилләре Украинадагы сугышта Русияне хупларга ашыкмый. Күрәсең, бу алар өчен отышлы түгел икәнен аңлый. Хәзерге вакытта Европада Русия газына алмашка якын көнчыгыш газын куллану максатыннан катлаулы уен бара. Анда бер-берсенә каршы торган илләр катнаша. Фәләстиннең дөнья тарафыннан танылган җитәкчелегенә, Израил белән сәяси каршылыклары булуына карамастан, нәкъ шушы эштә катнашу мөһим. Шул сәбәпле Мәскәү һәм Казанга Фәләстин вәкилләре түгел, ә ХӘМӘС башлыклары килгән, күрәсең, — диде Сидоров.
Русия Татарстанны куллана
Сәясәт белгече Руслан Айсин Мәскәү Казанны куллана дип саный.
— Мәскәү Татарстанны куллана. Республиканың дөньяда абруе, исеме бар. Йә Казакъстанга, йә Төркиягә, йә Малайзиягә җибәрәләр. Татарстан үз ихтыяры белән генә эш итми, бу Русия тышкы эшләр министрлыгы белән хупланып эшләнә. Хәзерге вакытта Мәскәүнең беректәшләре юк, шуңа күрә ул ХӘМӘС белән хезмәттәшлек итәргә тели", — ди ул.
Айсин Татарстан рәсмиләренең ХӘМӘС белән очрашуын ачыктан-ачык әйтмәвен республиканың көнбатыш белән мөнәсәбәтләрен торгызырга теләве белән бәйле булырга мөмкин дип уйлый. Бу "ике урындыкта утырырга теләү" ди ул. Шул ук вакытта ХӘМӘС белән очрашу турында рәсми әйтелсә, Татарстанга моннан зыян булмас иде дигән фикердә сәясәт белгече.
— Татарстан нәрсәдәндер курка, күрәсең. Бер яктан, республика гарәпләрләр белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели. Шул ук вакытта ХӘМӘСне танытырга теләми. Ни өчен шулай эшлиләр – минем өчен сер. Бүген Фәләстиндә ике фирка – ФАТХ һәм ХӘМӘС рәсми идарә итә. Газзә секторында ХӘМӘС социаль инфраструктура һәм хәйрия эшләрен алып бара. Моннан тыш, ислам дөньясы аларга ярдәм күрсәтә. Татарстан болай да санкциядә яши. Ни өчен куркалар? Күрәсең, республика ике урындыкта утырырга тели.
Татарстан да Фәләстин язмышын кичерә. Безнең республика бар, дәүләтчелек өчен көрәшәбез
Фәләстиннәр дә татарлар кебек дөнья буйлап сибелгән халык. Алар Америкада да, Европада да яши. Фәләстиннәр арасында язучылар, галимнәр күп, казанышлары бар. Без алар белән элемтәләрне ныгытырга тиеш. Һәм монда ХӘМӘСне танымау Израилгә баш ию кебек. Лавров ХӘМӘС белән очрашуын яшермәде. Татарстан бюрокартиясе бераз ваграк эш итә. Алар стратегик яктан фикер йөртә алмый. Татарстан да Фәләстин язмышын кичерә. Безнең республика бар, дәүләтчелек өчен көрәшәбез. Шуңа да багланышларны теркәп, ныгытырга кирәк.
Белешмә: ФАТХ
ФАТХ (гарәп. حركة التحرير الوطني الفلسطيني [Хәрәкәт әт-тахрир әл-ватани әл-филастини], Фәләстинне азат итү хәрәкәте) — Фәләстиндә ХӘМӘС белән каршылыкта торучы төп фиркаләренең берсе. "Фәләстин дәүләте" (2013 елга кадәр Фәләстин милли идарәсе) һәм ФАТХ башлыгы булып Мәхмүд Габбас тора.
2019 елга кадәр булган мәгълүматларга күрә, Берләшкән милләтләр оешмасына кергән 193 илнең 138е Фәләстин дәүләтен бәйсез дип таный. Бүген Фәләстиннең Үрдүн елгасының көнбатыш яры өлеше белән ФАТХ, Газзә сызыгы белән ХӘМӘС идарә итә.
Русия Татарстанны ислам дөньясы белән эшләүдә куллана. Шул ук вакытта Русиядә террористик оешма булып саналучы "Талибан" хәрәкәте вәкилләре килә. Алар төрле чараларда, күптән түгел Петербурдагы икътисад форумында катнашты. Шуңа күрә нинди оешма килүе – формаль әйбер. Рәсми әйтелгән сүзләр бер нәрсә, чынлыкта алып барылган сәясәт – икенче әйбер.
Мәскәүдән Казанга ХӘМӘСне кабул итәргә кушканнардыр
Безнең Татарстан җитәкчелеге бик куркак. Әле бер якка, әле икенче якка авышып карый, үзенең сәяси ихтыяри көче юк кебек. Мәскәүдән ХӘМӘСне кабул итәргә кушканнардыр, безнекеләр дежур рәвештә очрашканнардыр. Чынлыкта Фәләстин автономиясенең генә түгел, аларның диаспорасының мөмкинлекләре гаять зур. Ул дөньядагы биш эре диаспораларның берсе санала. Әгәр дә Татарстанда санкцияләрдән чыгып китәргә телиләр икән, аларга төрле ысуллар табарга кирәк. Бәлки республика көнбатыш белән мөнәсәбәтләрне урнаштырырга була дип саныйдыр. Рөстәм Миңнеханов та санкциягә эләкмәде, — дип сөйләде Айсин Азатлыкка.
- Русия үзенең тышкы сәясәтендә Татарстанны ислам илләре белән хезмәттәшлек итүдә кулланып килә. Рөстәм Миңнеханов "Русия – Ислам дөньясы" күзаллау төркеме рәисе дә булып тора. Республика Фарсы култыгы илләре кебек бай гарәп илләре белән генә түгел, дөнья тарафыннан танылмаган, шикле дәүләт берәмлекләре белән дә эш итәргә мәҗбүр.
- 2021 елда Татарстанда Әфганстан белән хезмәттәшлек итә башлады. Аерым алганда, бу илдә йөзләрчә мең татар табылуы, аларның Казаннан ярдәм көтүе турында әйтелде. Узган ел Әфганстанда "Талибан" хәрәкәте хакимияткә килде. БМО Иминлек шурасы һәм Русия тарафыннан террорчы оешма дип танылуына карамастан, Татарстан Әфганстан белән элемтәләрен өзмәде. Быел Русия талибларның беренче дипломатын теркәде. Дөнья җәмәгатьчелеге "Талибан" оештырган хакимиятне легитим түгел дип саный.
- Украинадагы сугыштан соң Татарстан Иран белән багланышларын арттыра башлады. Бу көннәрдә Миңнеханов эш сәфәре белән янә Иранга килде.
- Татарстан даими чуалышлар булып торган дәүләтләр белән дә эш итәргә омтыла. Узган ел Татарстанның нефть ширкәте "Татнефть" Гыйракта нефть проектларына кушылырга теләвен белдерде.
- 2020 елда "Татнефть" ширкәте Либиядә һәм Сүриядә геология эзләнүләрен яңадан дәвам итәргә ниятли дип хәбәр ителде. Аңа кадәр Либиядә чуалышлар булу сәбәпле, ширкәткә эшне берничә тапкыр туктатып торырга туры килде. 2013 елда "Татнефть" бу проектларга яңадан алынып Триполига хезмәткәрләрен җибәрде, әмма кораллы низаглар нәтиҗәсендә аларны тагын кире кайтарырга мәҗбүр булды. Тагын бер тапкыр Либиягә керергә омтылу 2014 елның маенда булган иде. Ике ел элек Либиядә ике геологик эзләнү бүлеген эшләтеп җибәрү турында сөйләшүләр алып баруы әйтелде. Сүриядә эшләрне башлау өчен бу илдә хәлләрнең тотрыклылануы белән бәйле булачак диелде.
- 2010 елда Фәләстин идарәсе башлыгы Мәхмүд Габбас Казанга сәфәр кылды. Габбас Татарстанның ул вакыттагы президенты Миңтимер Шәймиев белән очрашты. Шәймиев фәләстиннәрнең бәйсезлек юлына басуына соклануын белдергән иде.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум