Туган шәһәрем Никееда Нәни Мүк исемле кеше яши иде. Минем балачакта ул инде бик карт иде. Зур башлы, кечкенә гәүдәле, 4 фунт чамасы буйлы кеше иде ул. Мүк берүзе зур йортта яши иде.
Мүк урамга айга бер генә чыга, шуңа ул исәнме-юкмы икәнен белеп булмый иде. Кичләрен ул өй түбәсендә йөри. Әмма урамнан аның зур башы гына күренә иде. Мин һәм дус малайларым аннан еш көлә идек. Шуңа Нәни Мүкнең һәр чыгышы безнең өчен бәйрәм иде. Без ул чыгасы көнне өй янында каравыллый идек. Иске халат кигән, хәнҗәр аскан Нәни Мүк чыгуга, янына бара һәм әйләнәсендә йөгерә идек. "Кәрлә, кәрлә!",- дип үчекли идек аны. Ә Нәни Мүк башын чайкап исәнләшә дә ашыкмый гына юл буйлап китә иде. Йөргәндә ул аякларын җирдән өстерәп йөри иде. Сәбәбе: беркемнекенә охшамаган зур туфлиләр.
Бер тапкыр мин аның туфлиләренә бастым да, Мүк егылды. Шулай мыскыл итә идек без аны. Башта бу миңа көлке булды. Әмма бу хәлдән соң Мүк безнең йортка таба борылды. Әти белән алар озак сөйләштеләр. Аннары әтинең аны озата чыкканын һәм күп тапкыр алдында башын игәнен күрдем. Күңелем тыныч түгел иде. Ул көнне өйгә курка-курка кайттым.
— Син ягымлы Мүкне үпкәләткәнсең, дип ишеттем, — диде әти усал итеп. — Мин сиңа Мүк турында бер хикәя сөйлим. Шуннан соң аннан көлүдән туктарсың. Әмма башта сиңа лаек булганың кадәр эләгер.
Сүз җәзалау турында иде. Бу озын чыбык белән егерме биш тапкыр сугу иде. Җәза тәмам булгач, әти миңа хикәяне сөйләде.
4 фунт чамасы буйлы – ростом около 4 фунтов
өй түбәсендә йөри – ходит по крыше дома
өй янында каравыллый идек – поджидали около дома
әйләнәсендә йөгерә идек – бегали вокруг
кәрлә – карлик
үчекли – дразнит
башын чайкап исәнләшә – здоровается, кивая
җирдән өстерәп – волоча по земле
мыскыл итә – издевается
башын игәнен күрдем – увидел,как склонял голову
лаек булганың кадәр эләгер – попадёт, сколько заслужил
җәзалау – наказание
озын чыбык – длинный прутик
Нәни Мүкнең (чын исеме – Мүкрә) әтисе Никееда абруйлы, әмма ярлы кеше булган. Ул, хәзер улы сыман, ябылып яшәгән. Ул улын яратмаган, кыяфәтеннән оялган. Шуңа улының тәрбиясен үз кулына тапшырган. Уналты яшендә Нәни Мүк һаман да бала-чага сыман булган. Әтисенең моңа ачуы бик килгән.
Тик бер көнне Мүкнең әтисе вафат булган. Туганнары малайны куып чыгарганнар. Аның әтисе туганнарына күп акча тиеш булган икән. Нәни Мүк алардан әтисенең күлмәген, хәнҗәрен алган да юлга чыккан.
Мүк шат күңел белән бәхет эзләргә чыгып киткән. Кояшта ялтыраган пыяланы күрсә, аны күтәргән, алмазга әйләнер дип ышанган. Ялтыраган мәчет манарасын я күлне күрсә, тылсымлы илгә эләккән дип уйлаган. Кызганыч! Болар бары тик хыял гына булган. Тиздән Мүк ачыккан, бик туңган. Өченче көнне ул еракта зур бер шәһәрне күргән.
— Мүк монда бәхетен табар, — дигән ул үзенә һәм шәһәргә юл тоткан.
Зур һәм матур бер йорттан карчык чыккан һәм: "Тизрәк килегез! Ботка пеште!", – дип кычкырган. Йортның ишеге ачылган, һәм анда эт һәм мәчеләр кергәннәр. Мүк тә алар артыннан керергә уйлаган.
Карчык Мүкне күргән дә:
— Мин бит ботка ашарга сине чакырмадым, — дип ачуланган.
— Син бит бөтен урамга кычкырып чакырдың. Ач булгач, мин дә килдем, — дигән нәни Мүк.
Карчык кычкырып көлгән дә Мүкнең кайдан килгәнлеген сораган. Көтелмәгән кунакның хикәясен тыңлагач, карчык аны ашаткан-эчерткән дә:
— Нәни Мүк, миндә яшәргә кал! Хезмәтең авыр булмас, ә тормышың җиңелрәк булыр, — дигән.
Шулай Мүк Ахавзи карчыкның өендә яши башлаган. Хезмәте аның җиңел, әмма сәер булган. Ахавзи әбинең ике ата һәм дүрт ана мәчесе булган. Һәр иртә Нәни Мүк аларны тарарга һәм хушбуйлар сөртергә тиеш икән. Шулай ук ашатырга, ә төнлә ефәк урынга яткырырга тиеш. Тагын өйдә этләр дә булган.
Нәни Мүк атасы өендә сыман ук ялгыз яшәгән. Ахавзи карчык һәм эт-мәчеләрдән башка беркемне дә күрмәгән ул. Гомумән тормышы тыныч барган.
Ләкин бераздан мәчеләр шуклана башлаганнар. Алар бүлмәләрнең астын-өскә китергәннәр, савыт-сабаларны ватканнар. Ә карчыкның өйгә кайтуын ишетүгә урыннарына ятканнар. Карчык бар гаепне Мүккә аударган. Мүк монда бәхетен таба алмаганына бик боеккан һәм китәргә уйлаган. Ләкин акчасыз бик авыр булыр иде. Ә Ахавзи карчык аңа тиешле бәясен беркайчан да бирмәгән. Аның өендә бикле бер бүлмә булган. Әби анда үзе генә керә икән. Мүк шул бүлмәдә карчыкның хәзинәләре яшерелгән дип уйлаган һәм анда керергә булган.
Бер иртәдә Авхазиянең бер эте Мүкнең ыштан балагыннан тарта башлаган һәм карчыкның бүлмәсенә алып кергән. Ишек ярымачык икән. Бу Мүк керергә хыялланган бүлмә булып чыккан! Әмма монда хәзинәләр дә, акча да юк икән. Бүлмә иске күлмәкләр, ниндидер савытларга тулы булган. Бәллүр савытларның берсе гаҗәеп формада икән. Мүк аны күтәргәндә, капкачы төшкән һәм меңләгән кыйпылчыкларга ватылган.
Башта Мүк нишләргә белмәгән. Моның өчен карчык аны үтерер иде. Мүк качарга уйлаган. Башмаклары аның иске булган. Ерак йөгерә алмас иде ул. Шулвакыт күзенә зур башмаклар төшкән Алар матур булмаганнар, әмма үзләренекеннән күпкә яхшырак икән. Мүк шул туфлиләрне кигән, кулына арыслан башлы таякны алган да юлга чыккан.
Яңа башмакларда Нәни Мүк шундый каты йөгергән. Туктый алмас сыман булган. Туфлиләр аны һаман алга тарталар, туктамыйлар икән. Мүк:
— Эй, туктагыз, тпру! — дигәч кенә туктаганнар.
Мүк хәлсез җиргә егылган һәм йокыга талган. Төштә аңа Ахавзи карчыкның эте кергән һәм мондый сүзләр әйткән: "Нәни Мүк, син туфлиләрне ничек кулланасын белмисең әле. Әгәр үкчәләрендә өч тапкыр әйләнсәң, теләгән җиреңдә пәйда булырсың. Ә таяк ярдәмендә хзинәләр таба алырсың. Алтын яшерелгән урында ул җиргә өч тапкыр сугар, ә көмеш яшерелгән урында – ике тапкыр"
кыяфәтеннән оялган – стеснялся внешности
бала-чага – детвора
куып чыгарганнар – выгнали
күп акча тиеш булган – должен был много денег
шат күңел белән – с радостным сердцем
кояшта ялтыраган пыяланы – блестящее на солнце стекло
Кызганыч! – Увы!
Ботка пеште! – Каша готова!
сине чакырмадым – не приглашала тебя
тарарга һәм хушбуйлар сөртергә – вычёсывать и душить
шуклана башлаганнар – начали озорничать
хәзинәләре яшерелгән – спрятаны сокровища
ыштан балагыннан тарта башлаган – начала тянуть за штанину
ишек ярымачык – полуоткрытая дверь
бәллүр савытларның берсе – один из хрустальных сосудов
меңләгән кыйпылчыкларга ватылган – разбился на тысячи осколков
арыслан башлы таякны алган – взял трость с головой льва
алга тарталар – тянут вперёд
ничек кулланасын белмисең әле – ещё не знаешь, как использовать
үкчәләрендә – на пятках
әйләнсәң – если обернёшься
пәйда булырсың – окажешься
Уянгач Мүк эт кушканча эшләгән: өч кат әйләнгән һәм тиз арада зур бер шәһәрнең базарында пәйда булган. Ул акча табу юлларын уйлый башлаган. Яңа туфлиләрен кулланып, кызу атчабар булып патшага ялланырга уйлаган.
Патшаның ярдәмчесе Мүккә караган да:
— Мондый кечкенә аякларың белән ничек атчабар булмакчы син? Кит моннан! Тилеләр белән сөйләшергә вакытым юк минем, — дигән.
Нәни Мүк исә шәһәрнең иң җитез атчабары белән узышырга теләк белдергән. Бу тәкъдим патшага да ошаган. Сарайдагы бар кешене ул тамаша карарага чакырган.
Патшаның ярдәмчесе һавага ук җибәргән, һәм ярыш башланган. Башта Мүк артта калган. Аннары икенче катнашучыны куып җиткән һәм узып та киткән. Мүк җиңүче яулаган.
— Нәни Мүк! Шәһәрнең иң җитез кешесе! — дип кычкырган халык.
Мүк патшага башын игән дә:
— Хөрмәтле патша! Мин сиңа мөмкинлекләремнең берсен генә күрсәттем. Патшалыгыңда калырга, хезмәт итәргә рөхсәт ит, — дигән.
— Юк, — дигән патша, — син минем шәхси атчабарым булачаксың. Елына сиңа йөз алтын түләрләр, ә ашавың алдынгы хезмәтчеләрем янында булыр.
Мүк, ниһаять, бәхетен тапкан дип уйлаган. Әмма аны патшаның башка хезмәтчеләре бик яратмаганнар һәм ничек тә аннан котылырга теләгәннәр.
Мүккә бу ошамаган, әлбәттә. Әмма ул бик ягымлы булган һәм үч итәргә теләмәгән. Киресенчә, дошманнарының мәхәббәтен яуларга теләгән. Нәни Мүк таягын кулланырга һәм алтын эзләргә булган. Бүгенге патшаның әтисе кайчандыр бакчада хәзинәләрен яшергән икән. Мүк моны белгән һәм аларны эзли башлаган. Бакчаның бер урынына җиткәч, таяк өч тапкыр җиргә суккан. Мүк шул урында чокыр казыган. Ике сәгатьтән ул алтынга тулы тимер савыт тапкан.
Букадәр алтыны булгач, аны барысы да яратыр, беркем кимсетмәс, дип уйлаган Мүк һәм алтын тәңкәләрне тарата башлаган. Әмма ул ялгышкан, акчага чын дусларны табып булмаганын белмәгән.
Нәни Мүкнең алтын таратуы башкаларының ачуын чыгарган, әлбәттә. Агули исемле баш пешекче патшага Мүк турында ялган акчалар ясый, дип сөйләгән. Ә патшаның хәзинәләрен саклаучы Архаз Мүкне караклыкта гаепләгән. Бу уйларын хезмәтчеләр патшага да җиткергәннәр. Ул Мүкне күзәтергә әмер биргән.
Нәни Мүк яңадан бакчада чокыр казыган. Шулвакыт аны вәзирләр тотканнар һәм патша каршысына китергәннәр.
— Каян алдың бу алтыннарны? — дип сораган патша. — Ник яшерәсең аларны?
— Ул аларны урлаган! — дип кычкырган хезмәтчеләр.
— Мин аны күммәдем, казып чыгардым, — дип аңлаткан патшага Мүк.
Патша аңа, әлбәттә, ышанмаган. Ул Мүкне төрмәгә ябарга кушкан. Дөреслекне әйтмичә чыгармыйм, дигән. Алтын тәңкәле савытны патша хәзинәләрне саклаучыга биргән. Тегесе бик шатланган.
Икенече көнне Мүккә үлем җәзасы турында игълан иткәннәр. Мүк бик курыккан һәм патшага таягының серен сөйләргә булган. Алар бергә бакчага чыкканнар һәм тагын бер савыт тапканнар. Шулай патша хәзинәләрен саклаучы алдакчы икәнен аңлаган. Әмма Мүкне азат итмәгән.
— Синең башка серең дә бар бугай. Аны сөйләмәсәң, мәңге бикле утырырсың, — дигән.
Нәни Мүк бирешкән һәм бар көче туфлиләрендә икәнен әйткән. Ләкин өч тапкыр әйләнүнең тылсымы турында сөйләмәгән. Патша бу туфлиләрне үзе киеп карарга теләгән. Мүк аларны аңа шатланып биргән. Патшаның туктый алмыйча йөгерүен карарга теләгән ул. Патша туфлиләрне кигән дә аңын югалтканчы йөгергән. Нәни Мүкнең патшадан болай көлүе аңа бер дә ошамаган. Ул Мүккә башын чапмаска сүз биргән. Әмма бер шарт куйган: Мүк шәһәрдән унике сәгатьтә китәргә тиеш булган. Ә Мүкнең туфлиләрен һәм таягын патша үз хәзинәләре арасына куярга кушкан.
Бу илдән Мүк хәерче булып киткән. Үзен акылсызлыгы өчен каргый-каргый киткән ул.
Чиктә Нәни Мүк бер чишмә янында туктаган. Ул брни дә ашамаска һәм үлем көтәргә булган һәм йокыга киткән. Әмма уянгач Мүк үлем көтеп ятудан файда юклыгын аңлаган һәм ризык эзли башлаган.
Бераз читтә Мүк инҗир агачын тапкан. Ул берничә җимешне ашаган һәм чишмәдән су эчкән. Эчкәндә Мүк суда озын колаклы, зур борынлы коточкыч бер чырай күргән. Куркуыннан ул үзенең колакларын тоткан һәм, чыннан да, бу аның колаклары икән!
— Мин ишәк колакларына лаек булдым! — дип кычкырган Нәни Мүк. — Мин бит үз бәхетемне үзем таптадым...
Бераздан Мүкнең тагын ашыйсы килгән. Нишләтәсең, инҗирдән башка берни булмаган. Шуңа ул тагын әлеге җимешне ашаган. Бу юлы аның колаклары һәм зур борыны юкка чыкканнар.
патшага ялланырга – наняться к королю
узышырга теләк белдергән – проявил желание посоревноваться
һавага ук җибәргән – выстрелил луком в воздух
шәхси – личный
алдынгы хезмәтчеләрем янында – вместе с первыми слугами
котылырга теләгәннәр – хотели избавиться
дошманнарының мәхәббәтен яуларга – завоевать любовь врагов
чокыр казыган – выкопал яму
беркем кимсетмәс – никто не оскорбит
караклыкта гаепләгән – обвинил в воровстве
күммәдем, казып чыгардым – не закапывал, а выкапывал
башка серең – другая тайна
бирешкән – сдался
башын чапмаска сүз биргән – дал слово не отрубить голову
акылсызлыгы өчен каргый-каргый – проклиная за глупость
үлем көтеп ятудан файда юклыгын - .., что нет пользы лежать и ждать смерти
инҗир агачын тапкан – нашёл инжирное дерево
чырай – морда, выражение лица
лаек булдым – заслужил
үзем таптадым – сам растоптал
Мүк язмыш аңа бәхетле булырга тагын бер мөмкинлек биргәнен аңлаган. Күтәрә алырлык җимеш җыйган да инде таныш булган патшаның шәһәренә киткән.
Җимешләр өлгергән вакыт түгел иде әле. Шуңа ул сарай янындагы капка янында утырган да җимешләрен сата башлаган. Ул белгән: монда патшаның пешекчесе гел ризыклар ала икән.
Чыннан да, бераздан Мүк янына пешекче килгән һәм бер кәрҗин җимеш алган. Пешекче Мүкне танымаган, чөнки ул кыяфәтен танымаслык үзгәрткән.
Патша, аның кызлары һәм башкалар җимешләрне дә, пешекчене дә мактый-мактый ашаганнар.
Берзаман патшаның башына ишәк колаклары үсеп чыккан. Борыны иягеннән түбәнрәк асылынган. Кызлары аннан көлә башлаганнар. Баксаң, кызлары үзе дә шундый кыфәт алганнар икән.
Сарайга тиз арада шәһәрнең барлык табибларын чакыртканнар. Алар нинди генә дарулар бирмәгәннәр. Әмма колаклар һәм борыннар бетмәгәннәр.
Нәни Мүк ул арада җимешләрне сатып эшләгән акчага киемнәр алган. Хәзер ул галимгә охшаган. Хәтта иягенә кәҗә сакалын ябыштырган.
Җимешләрне алып, ул янә патшаның сараена килгән. Башта аның галим икәненә ышанмаганнар. Әмма ул патшаның бер улына җимешне биргәч, аның колаклары һәм борыны юкка чыккан. Моннан соң барысы да аңа табына башлаганнар.
Моның өчен патша Нәни Мүкне хәзинәләр бүлмәсенә алып кергән һәм:
— Теләгәнеңне ал, тик элекке кыяфәтемне кайтар, — дигән.
Мүк читтә яткан туфлиләрен һәм таягын күргән. Ул барып аяк киемен кигән, таягын алган да патшага чын йөзен күрсәткән.
— Син тугры хезмәткә рәхмәтсезлек белән түлисең, — дигән ул патшага. — Гамьсез кыяфәтең шуның өчен дәрес булсын. Мин сине шушы колакларың белән калдырам. Алар сиңа Нәни Мүкне хәтерләтеп торсыннар.
Мүк боларны әйткән, үкчәсендә әйләнгән дә юкка чыккан. Шуннан бирле Нәни Мүк байлыкта, әмма ялгыз яши икән. Ул кешеләрне яратмый, аларга ышанычы беткән аның. Мүк бик зирәк кеше булган. Шуңа ул синең көлүләреңә лаеклы түгел, ә хөрмәткә лаек.
Әти миңа менә шуларны сөйләде. Миңа үземнең усаллыгым өчен бик оят булды. Мин Мүкнең тарихын дус малайларга да сөйләдем. Шуннан соң Нәни Мүк безнең өчен иң яраткан кеше булды.
кыяфәтен танымаслык үзгәрткән – изменил внешность до неузнаваемости
иягеннән түбәнрәк асылынган – свисает ниже подбородка
галимгә охшаган – похож на учёного
кәҗә сакалын ябыштырган – наклеил бороду козла
чын йөзен күрсәткән – показал настоящее лицо
тугры хезмәткә рәхмәтсезлек белән түлисең – за верную службу платишь неблагодарностью
хәтерләтеп торсыннар – пусть напоминают
шуннан бирле – с тех пор
*****
Как вам сказка, понравилась? Надеемся, что знакомый текст читался легко :) Вам также может понравится:
- Көлгенә (Золушка)
- Йокыга талган гүзәл (Спящая красавица)
- Итекле мәче (Кот в сапогах)
- Кызыл калфак (Красная шапочка)
- Гензель һәм Гретель
А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:
Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!