Предлагаем вам прочитать и прослушать отрывки из произведения, которые передают его суть и раскрывают красоту татарского языка. Текст адаптирован для изучающих язык, к нему прилагается аудио, перевод ключевых фраз и тест.
Иртә белән, таң атар-атмас, авылның төрле очындагы нәни кызлары букчалар күтәреп ишекне шакый башлагач та яшь мулла белән яшь остазбикә аякка калкалар. Хәзрәт, тәһарәт алып, мәчеткә юнәлә. Остазбикә дә, тәһарәтләнеп, балалар укытырга керешә. Хәзрәт тә тормышын бер юлдан илтә. Ул, мәчеттән чыгуга, мәдрәсәгә керә. Зуррак шәкертләрнең сабакларын тыңлатып, кечкенәләрнең укыганнарын карап, хәлфәләргә Коръәнне, мәгънәле китапны үзе бирә. Шуннан соң акрын гына өенә юнәлә. Өйдә аны һәркөнне бертөсле ачык Сәгыйдә каршы ала. Вахид хәзрәт һәркөнне өенә:
"Әссәламегаләйкем!" – дип керә, һәркөнне Сәгыйдә остазбикә: "Вәгаләйкем әссәлам, исәнме, хәзрәт, бик арымадыңмы?", – дип каршы ала.
Яшь мулла белән яшь остазбикә бөтен көчләре белән мәхәлләгә хезмәт итәләр. Мәхәллә дә бөтен ихласы белән, муллалар мохтаҗлык күрмәсен дип, садакасын ташыйлар.
Көн үткәнен, гомер узганын сизмичә дә рәхәтләнеп, берсен-берсен олуглап, кадерләп, берсе өчен икенчесе үләргә хәзер булып, сөешеп гомерне үткәрәләр.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
букча – разг. холщовая сумка
остазбикә – жена муллы
юнәлә – направляется
хәлфәләргә – учителя в медресе, помощники имама
мәгънәле – содержательный, осмысленный
акрын – медленно, нерасторопно
мохтаҗлык – нужда, бедность
сизмичә – не заметив, не почувствовав
олуглап – почитая, уважая
сөешеп – любя друг друга
***
Матур яшәделәр, әмма Аллаһ аларга бала бирмәде. Балалы булу, угълыңны үт-үт иттереп сөю дигән сүзләр, уйлар Сәгыйдәне биләп алды. Мулла хатыннарыннан сорап догалар укыды, җиде атнада җиде мәртәбә Коръән хәтем итте. Унике атнаның баш кичендә, кече атнасында җиде газизгә җиде "Ясин" чыкты. Кияү күлмәгене садака бирергә нәзер итте. Бер карчыктан чүлмәк тә салдырды, бер хатыннан сылатты, әмма Аллаһ бирмәде дә бирмәде...
***
— Менә, хәзрәт, балабыз булса иде, җомгадан кайтуыңа балаң каршы чыгып торыр иде. Ул, зурая башлагач, синең белән бергә мәчеткә барыр иде, бергә кайтыр идегез. Әллә, хәзрәт, сине өйләндерикме?.. Пәйгамбәрләр дә, әүлиялар да өйләнгән... Шуның өчен, хәзрәт, менә мин сине өйләндерергә кирәк дигән уйга килдем бит әле... Сиңа яучы булмакчы булдым. Кызын да таптым: үзе инсафлы, тәрбияле, укыган, чибәр кыз. Фәхри абзыйның кызы Галимә... Миңа, Хәзрәт, рөхсәт бир! Мин Зөлфия абыстайга яучы булып барыйм...
Сәгыйдә сүзнең ахырын әйтеп бетерә алмады, Вахид хәзрәт сикереп торды, тез өстенә куйган китабы төшеп китте. Ул ямьсез тавыш белән:
— Ахмак, тик тор!.. Авызыңны сугып ярырмын! — диде.
Мондый сүзләрне ул Сәгыйдәгә гомерендә беренче мәртәбә әйтсә дә, шулкадәр куәтле чыкты: ул үз тавышыннан үзе куркып китте.
***
Беркөнне хәзрәт суык тидереп кайтты. Берничә көн тора алмыйча ятты. Бер атнадан соң каената хәзрәтне, күрше авылдан берничә мулланы чакыртып, васыять язарга кушты.
Хәзрәт авыру тавышы белән:
— Җәмәгать! Сезгә каршы гөнаһым зур. Имамлык вазифасын үти алмадым. Мине Аллаһы Тәгалә алдында тоткар итмәгез... Мине кичерегез... Миннән мәхәллә халкы бәхил булсын! — дигәч, картлар бөтенләй яшьләрен тота алмадылар.
Берсе:
— Хәзрәт! Авылыбызны яктырткан идең, мәчетебез, мәдрәсәбезгә нур керткән идең, безне калдырып китәсеңме? Михрабыңны кемгә калдырасың? — диде.
Вахид хәзрәтнең авыру башында шул уй тагы чуалчык булып басты. "Михрабыңны кемгә калдырасың?.." Шул михрабта менә йөз дә унбер ел бер нәселнең балалары имам булып килде. Инде ул буын өзелә! Вахид хәзрәт имам калдырмый... Вахидның баласы юк...
Ул озак иттереп, зәгыйфь күзендәге бөтен көчен җыеп Сәгыйдәгә карады. "Бу хатын, бөтен барлыгын миңа бирде. Минем тормышымны оҗмах ясады... Хәзер менә үләм, моңар ни калдырам?.. Моны кемнең каравына тапшырам?..
Теге вакытта аның сүзен тыңлаган булсам, бәлки аның хәзер бер угылы булыр иде...
Шул җиде буыннан килгән михрабның иясе булыр иде ул бала..."
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
өйләндерергә – женить
яучы – сваха
инсафлы – воспитанный, скромный
рөхсәт бир – дай разрешение
беренче мәртәбә – в первый раз
куәтле – мощный, могучий
каената – свёкор
васыять – завещание
җәмәгать – граждане, прихожане (при обращении)
гөнаһ – грех
вазифа – должность
тоткар итмәгез – не создавайте помех, не мешайте
кичерегез – простите
бәхил булсын – простите, не держите обиды
михраб – место, где молится мулла, ниша во внутренней стене мечети, указывающая направление к Мекке
чуалчык – сумбурность, хаотичность
нәсел – род
буын – поколение
зәгыйфь – слабый, хилый, бессильный
оҗмах – рай
***
Озын сырхаудан терелгәннән соң хәзрәт белән Сәгыйдә бер фикергә килделәр. Шуны да сүз белән түгел, тойгы белән, әллә ничек, күзгә-күз карашу белән аңлаштылар.
Шуның өчен Сәгыйдә: "Хәзрәт, сәфәр ае кергәнчә әллә эшне тәмамлыйкмы?" – дигән сорауга дә хәзрәт, искедән сөйләнеп беткән кебек:
— Үзен кара, остазбикә! —диде.
Кич буе алар икәүләп бөтен туй яракларын санап чыктылар. Әллә үзләрен үзләре оныттылармы?.. Әллә берсенең кияү булып, икенче хатын алырга йөрүен, берсенең карт хатын булып, көндәш китерергә әзерләнгәнен хәтердән чыгардылармы?.. Шул эшләрен һәммәсен угылларын өйләндерә торган карт белән карчык кебек тыныч, кызларын үзләре теләгән урынга бирә торган абыстай белән абзый кебек шат эшләделәр.
Гүя бу туй боларның унике еллык шул сөешүләренә, дуслыкларына күңелсез бер сызык та сызмаячак.
Шул ук туй кәефе белән Сәгыйдә Зөлфия абыстайга яучы булып та барды. Шул ук кәеф белән хәзрәтне кияү итәргә дә әзерләде. Шул ук кәеф белән Сәгыйдә туй ашлары пешерде.
Гади көндәге кебек, ул ахшамдан соң өйләрен җыештырып бетерде. Ястүдән соң, урын салды. Түшәкне кабартты, ястыкны күпертте, япмаларны пөхтәләп япты, юрганны ачты, хәзрәт ята торганча иттереп ястыкның мамыгын теге якка таба төртте.
Ләкин, ни өчендер, ул шул урынга якын килә алмады... Ул унике елда беренче мәртәбә шул урыннан үгилек исе тойды, шул урынның бөтенеләй ят икәнен сизде. Сәгыйдәнең бөтен йөрәген салкын тимер белән каерып алган кебек булды. Бөтен тәнен зәмһәрир суыгы тотты.
Ул урын янындагы намазлыкка утырып ике кулын күтәрде. Ике күздән мөлдерәп ага торган күз яшьләрен туктата алмады, кайгыга сабырсызлык булмасын дип, Аллага ялварырга, ялынырга башлады.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
сырхау – болезнь, недомогание
тойгы – чувство, чутье
яраклар – необходимые вещи, кирәк-ярак
көндәш – соперница
гүя – словно, как будто
түшәк – тюфяк, матрац из пуха и пера
ястык – перина
күпертте – взбила
япма – покрывало
пөхтәләп – аккуратно
үгилек – сиротство
каерып алган кебек булды – как будто выдрали
зәмһәрир – сильный холод, леденящая стужа
кайгы – горе, скорбь
ялварырга, ялынырга – молить, просить, умолять
***
Сәгыйдә чәй янында, хәзрәт белән бик матур сөйләшкән кебек, Галимә белән дә бик йомшак, бик шәфкатьле булды. Чәйне тәмам итеп, күрешеп чыкканда да, икесенә дә бәхет-сәгадәт теләгәндә дә, үзенең төсен дә, йөзен дә үзгәртмәде Сәгыйдә.
Шул көндәшкә каршы, падишаһ кебек олуг, фәрештә кебек шәфкатьле көндәшкә каршы Галимәне дә дошманлык, көндәшлек хисе били алмады. Аның дошманлыгы Сәгыйдәнең бала йомшаклыгы кебек шәфкатенә бәрелеп эреп киткән кебек булды.
Хәзрәт, бикәчләүне бетереп, Галимәне өйгә төшергәч тә Сәгыйдәнен олуглыгы хисе кимемәде.
Шунысы гаҗәп: Галимә аналыкка чыгып бала тудыргач та, хәзрәткә дә, Галимәгә дә чын ана, Сәгыйдә булып урынлашты. Ул гына да түгел, балалар, үсә башлап, беренче сүзне әйткәндә дә иң беренче "әннә, әннә" дигәнне Сәгыйдәгә эндәште. Зурая башлагач та бөтен балалар, чын әни – Сәгыйдә дип ышанып, Галимәгә бик озакка кадәр "әни" дияргә базмадылар. Аңлый башлагач кына көчләнеп "әни" дип йөрсәләр дә, аны һәрвакыт икенче дәрәҗә әни иттереп йөрүдән котыла алмадылар.
Балалар күбәйде. Йорт-җир бала белән тулды. Бала тәрбиясе, бала мәшәкате хәзрәтнең дә, Сәгыйдәнең дә бөтен тормышын тутырды.
Алланың биргән бер елында Галимә абыстай йә бер кыз, йә бер угыл багышлап торса да, хәзрәт үз кулы белән метрикә дәфтәренә исемен "атасы Вахид, анасы Галимә" дип язып торса да, ул үзен һаман бер хатынлы иттереп хис итте; бер хатынлы иттереп уйлады; бер хатынлы иттереп торды.
Галимә һәрвакыт бергә булса да, Галимә хәзрәткә дә, Сәгыйдәгә дә матур балалар багышласа да, әллә ничек, ул хәзрәткә хатын булып, бала анасы булып күренмәде.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
шәфкатьле – милосердный
бәхет-сәгадәт – счастье и благополучие
фәрештә – ангел
дошманлык – враждебность, ненависть
… хисе били алмады – чувство не смогло завладеть
эреп киткән – растаял
бикәчләү – жениховство; посещение невесты после свадьбы до тех пор, пока жених не заберет ее к себе домой
гаҗәп – удивительно
эндәште – обратиться к кому-либо
базмадылар – не осмеливались
котыла алмадылар – не смогли перестать воспринимать
***
Как вам отрывок, понравился? А сейчас предлагаем пройти тест по лексике и содержанию произведения:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.
Скоро – больше! До встречи, сау булыгыз!