ЯХШЫЛЫК
Илле икенче тәрбия
ЯХШЫЛЫКНЫҢ КАДЕРЕН БЕЛМӘГӘН КЕШЕДӘН ЕРАК ЙӨР
(СТОРОНИСЬ ЛЮДЕЙ НЕБЛАГОДАРНЫХ)
Әй дустым, яхшылыкның кадерен белмәгән кешедән ерак йөр. Берәүгә бер яхшылыгың тисә — сөйләп йөрмә, берәүдән яхшылык күрсәң — башкаларга әйтергә онытма.
Илле алтынчы тәрбия
МОХТАҖГА ҮЗЕ СОРАГАНЧЫ ЯРДӘМ КҮРСӘТ
(ПЕРВЫМ ПРОТЯНИ РУКУ ПОМОЩИ НУЖДАЮЩЕМУСЯ)
Берәүнең мохтаҗ икәнен белеп, синнән өмет итә дип уйласаң — үзе сорамас борын ярдәм ит.
Алтмыш дүртенче тәрбия
ЯХШЫ ҺӘМ ЙОМШАК СҮЗГӘ КЕШЕНЕҢ КҮҢЕЛЕ ЭРЕП КИТӘ
(НАВСТРЕЧУ ПРИВЕТЛИВЫМ СЛОВАМ РАСКРЫВАЮТСЯ СЕРДЦА ЛЮДЕЙ)
Тел ярасы кылыч ярасыннан ачырак, ягъни тел белән әйтелгән әшәке һәм яман сүзләрнең адәмгә тәэсире тәнне пычкы белән кискәннән дә авыррак.
Әй дустым, һичбер кешегә телең белән үпкәләтмә, начар сүзләр әйтеп, йөрәген яралама. Кайвакыт гадәти генә сүзләр дә, башкаларга авыр ишетелергә мөмкин — каты телле булма. Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы: яхшы һәм йомшак сүзгә кешенең күңеле эри. Шуңа күрә авызыңны уйлап ач, ашыгып җавап бирмә!
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
мохтаҗ – нуждающийся в чём-либо, испытывающий нужду; фәкыйрь
тәэсир – влияние, воздействие
пычкы – пила
Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы (погов.) – доброе слово радует, а худое как колом по голове бьёт
ГЫЙЛЕМ
Утыз дүртенче тәрбия
ЯШЬ ЧАКТА АЛГАН ГЫЙЛЕМ ТАШКА ЧОКЫП ЯСАЛГАН БИЗӘК КЕБЕК
(ЗНАНИЯ, ПОЛУЧЕННЫЕ В ДЕТСТВЕ, ПОДОБНЫ ОРНАМЕНТУ, ВЫБИТОМУ НА КАМНЕ)
Әй дустым, балаларны кече яшьтән тәрбияләргә кирәк. Яшь чакта алган гыйлем ташка чокып ясалган бизәк кебек. Чыбыкны да нечкәрәк чагында бөгү уңайлырак. Балаларны күп фәннәргә балачактан өйрәтергә, бераз математиканы да аңлатырга кирәк.
Кырык беренче тәрбия
ТУПЛАГАН ГЫЙЛЕМЕҢ БЕЛӘН ГАМӘЛ КЫЛ
(ИСПОЛЬЗУЙ НАКОПЛЕННЫЕ ЗНАНИЯ ДЛЯ ПОЛЕЗНЫХ ДЕЛ)
Әй дустым, гомерләрен мәгънәсез һәм файдасыз яшәүче ике төркем кешеләр бар. Беренчеләре акча һәм мал җыеп та, үзләре файдаланмас. Икенчеләре гыйлем алып та, аны эшендә кулланмас. Син дә бу кешеләрдән була күрмә.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
чокып – выдолбив
чыбык – прут
бөгү – сгибать, гнуть
мал – имущество
КЕШЕЛӘР БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТ
Унберенче тәрбия
ИГЕЛЕК ҺӘМ ЙОМШАКЛЫК БЕЛӘН МӘМЛӘКӘТЛӘР ЯУЛАНА
(ДОБРОТА И КРОТОСТЬ БЕРУТ СТРАНЫ)
Александр Македонияледән (Искәндәр Зөлкарнәйн): "Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләрен ничек итеп алдың? Элекке падишаһлар никадәр гаскәр, акча, һәм хәзинә түгеп тә ала алмаганнар иде", — дип сорадылар. Искәндәр: "Илләрне яуладым, әмма халкын рәнҗетмәдем. Элекке падишаһларны яхшы яктан гына искә алдым", — диде.
Әй дустым, тәрбия кешене бөек итә. Игелек һәм йомшаклык белән мәмләкәтләр яулана. Барысына да карата яхшы мөнәсәбәттә һәм кешелекле булырга кирәк, хәтта үз дошманнарың турында да начар сөйләүдән саклан.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
көнчыгыш – Восток
көнбатыш – Запад
падишаһлар – правители
гаскәр – армия, войско
хәзинә – сокровище
яуладым – завоевал
рәнҗетмәдем – не обижал
игелек – доброта, доброжелательность
мәмләкәт – держава, страна
мөнәсәбәт – отношение
Алтмыш өченче тәрбия
АЛЫШ-БИРЕШ — БАШКА, КАРДӘШЛЕК — БАШКА
(РОДНЯ РОДНЁЙ, А ДЕЛА ДЕЛАМИ)
Әй дустым, туганнарча аралаш, ятларча мөнәсәбәттә бул. Ягъни сату-алуда: "Бу миңа туган кеше әле", — дип өстенлек күрсәтмә. Үзең өчен дә: "Мин кардәш кеше, әзрәк ташлама яса", — димә. Чөнки эш башка, кардәшлек башка, болай ташлама ясау ачу тотуга һәм дошманлыкка сәбәп була. Әгәр якларга теләсәң, алыш-биреш тәмамлангач эшлә.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
ятларча – как чужак
өстенлек – преимущество
ташлама – скидка
ачу тоту – злиться
дошманлык – вражда, ненависть
яклау – поддержать
Йөз өченче тәрбия
КАРТЛАРНЫ ХӨРМӘТ ИТ ҺӘМ ОЛЫЛА, ҮЗЕҢНӘН КЕЧКЕНӘЛӘРГӘ МӘРХӘМӘТЛЕ ҺӘМ ШӘФКАТЬЛЕ БУЛ
(УВАЖАЙ И ПОЧИТАЙ СТАРШИХ, БУДЬ ДОБР И МИЛОСТИВ С ТЕМИ, КТО МЛАДШЕ ТЕБЯ)
Әй дустым, һәркем янында ачык йөз белән йомшак сөйләш, яхшы кешеме, яманмы, мөселманмы яки башка дин тотучымы — һич аерма. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһис-сәламгә: "Фиргавен белән йомшак сөйләш", — дип әмер бирде. Картларны хөрмәтлә һәм олыла, үзеңнән кечкенәләргә мәрхәмәтле һәм шәфкатьле бул. Болай эшләмәсәң, син иманлы кеше булмассың.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
мәрхәмәтле – милостивый, милосердный
шәфкатьле – милосердный, великодушный
яман – начар, әшәке; плохой, злой
фиргавен – фараон
Йөз бишенче тәрбия
БИШ ТӨРЛЕ КЕШЕНЕ ЮЛДАШ ИТМӘ
(СТОРОНИСЬ ПЯТЕРЫХ ВИДОВ ЛЮДЕЙ)
Бер зирәк кеше үзенең улына: "Әй улым, кем белән телисең, шуның белән сөйләш, аралаш, йөреш, кунакка чакыр, үзең бар. Әмма биш төрле кешедән читтә тор.
Беренчесе — ялганчы кеше белән әңгәмә корма, чөнки аның сүзе су өстендәге язу кебек ышанычлы түгелдер, якынны ераклаштырыр, еракны якынлаштырыр. Шулай ук ахмак һәм надан белән иптәш булма. Чөнки ахмак кеше сиңа файда иткән кебек күренсә дә, чынлыкта аның тырышлыгыннан зыян гына килер. Комсыз кеше белән аралашма. Чөнки ул гел синнән өмет итеп кенә торыр. Саран кеше белән дә юлдаш булма. Чөнки саран кеше сиңа зарардан башка берни китермәс. Әгәр дә аның белән эш алып барырга булсаң, сине кимсетер һәм хурлар. Гомумән, юлга саран кеше белән чыкма. Тагын куркак һәм җебегән кеше белән аралашма, чөнки андыйлар белән һич тынычлык күрмәссең" — диде.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
әңгәмә – беседа, разговор
надан – безграмотный
зыян – ущерб, вред
комсыз – жадный, алчный
кимсетер – унизит
хурлар – оскорбит
җебегән кеше – бесхарактерный, безвольный, мямля
СӘЛАМӘТЛЕК ҺӘМ ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТОТА БЕЛҮ
Җиденче тәрбия
КЕШЕ ИМИНЛЕК ҺӘМ СӘЛАМӘТЛЕКНЕҢ КАДЕРЕН АВЫРЛЫК БЕЛӘН КАРШЫЛАШКАЧ АҢЛАР
(ЧЕЛОВЕК НЕ В СИЛАХ РАДОВАТЬСЯ СВОЕМУ ЗДОРОВЬЮ И БЛАГОПОЛУЧИЮ, ПОКА СУДЬБА НЕ ПОШЛЁТ ЕМУ ИСПЫТАНИЕ)
Бер падишаһ диңгез буйлап сәяхәт иткәндә, беренче тапкыр корабка утырган һәм йөзү вакытындагы гадәти булган авырлыклар белән таныш булмаган егетне күрде. Ул бертуктаусыз елый, куркуыннан калтырый. Күпме генә тынычландырып карасалар да, елаудан туктамады. Бу падишаһның күңелен төшерде. Аңа бер акыллы кеше: "Әй, әфәнделәр, әгәр, рөхсәт итсәгез, мин егетне акылга утыртыр идем. Аны чыдамлыкка өйрәтә алырлык хәйлә беләм", — диде. "Белгәнеңчә эшлә", — дип җавап бирде падишаһ. Егетне бәйләп, корабтан ташладылар, ике тапкыр суга чумдырып, корабка кире күтәрделәр. Ул үзен үлеп терелгәндәй хис итеп, хәзер тыныч кына утыра башлый. Падишаһка бу ошады һәм ул: "Синең хәйләң нидә, акыл иясе?" — дип сорады. Ул: "Бу егет беркайчан да диңгезгә чыкмаган, кешеләрнең ничек батуын белмәгән, шуңа күрә тыныч йөзүгә шатлана алмады", — дип җавап бирде.
Кешеләр дә булган тынычлыгының, сәламәтлегенең кадерен авырлык белән каршылашкач кына аңлый башлый.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
гадәти – обычный, привычный
бертуктаусыз – беспрестанно, безостановочно
калтырый – дрожит
акылга утырту – вразумить, вправить мозги
чыдамлык (чыдамлылык) – выносливость, стойкость
хәйлә – хитрость, уловка
чумдырып – окунув
терелгәндәй – как будто ожил
Кырык сигезенче тәрбия
САУЛЫКНЫҢ КАДЕРЕН БЕЛ
(ЗНАЙ ЦЕНУ ЗДОРОВЬЮ)
Әй дустым, үзеңнең саулыгың һәм үткәндәге сәламәтлегең белән масаеп — алданма. Гомер буе сау-сәламәт була алмыйсың. Саулыгыңның кадерен бел, үзеңне хайван дәрәҗәсенә төшермә.
Туксан дүртенче тәрбия
ТӘРБИЯЛЕ КЕШЕ АШАУ ӘДӘПЛӘРЕН ҮТӘРГӘ ТИЕШ
(ВОСПИТАННОМУ ЧЕЛОВЕКУ НАДО СОБЛЮДАТЬ ПРАВИЛА ПОВЕДЕНИЯ ЗА СТОЛОМ)
Әй дустым, ашаганда бик күп әдәпләр бар. Кеше аларны үтәргә тиеш. Ашың хәләлдән булсын. Ризыкны ашарга утырыр алдыннан һәм ашап туйгач кулыңны ю, ашың бәрәкәтле булыр. Әмма бик кайнар ашау ашама, кайнар ризыкта бәрәкәт аз. Аны хайван шикелле иснәп карама. Кайнар булса, өреп ашама, өреп эчмә — болар әдәпсезлектән саналыр.
Туксан алтынчы тәрбия
ВАК-ВАК ЧӘЙНӘП АША, АШЫҢ ЯХШЫРАК СЕҢСЕН
(ХОРОШО ПРОЖЁВЫВАЙ ПИЩУ, ЧТОБЫ ОНА ПЕРЕВАРИЛАСЬ ПОЛНОСТЬЮ)
Әй дустым, ризыкны уң кулың белән аша. Авызыңа тутырып капма. Вак-вак чәйнә, ашың сеңсен. Табынга ашны китергәч, шундук ашарга утыр, ризыкны көттермә. Ашап туйгач, өстәлдән ашны алмас борын торып китмә. Өстәл янына җыелган кешеләрне бер килеп җитмәгән адәм аркасында көттермә.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
масаю – зазнаваться, кичиться, возгордиться
әдәпләр – правила поведения
бәрәкәт – благополучие, довольство
өреп – дуя
сеңсен – пусть переварится, впитается
борын в знач. послелога – до; прежде чем, до того как (используется с глаголом с оконч. -мас)
МАЛЫҢНЫ ҺӘМ АКЧАҢНЫ КУЛЛАНА БЕЛҮ
Илле тугызынчы тәрбия
ХӘЛӘЛ ЭШТӘН КИЛГӘН МАЛНЫ ХӘРАМГА КУЛЛАНЫРГА ЯРАМЫЙ
(НЕЛЬЗЯ ОСКВЕРНЯТЬ БОГАТСТВО, НАЖИТОЕ ЧЕСТНЫМ ТРУДОМ)
Хәерле мал шул: хәләл юл белән килер; изге юлга кулланылыр. Хәерсез мал шул: хәрам юл белән килеп, начарлык һәм әшәкелекләр юлына сарыф ителер.
Әй дустым, игелеклелек юлында хәләл эштән килгән малны хәрамга сарыф итәргә ярамый. Һәм аны хәрамга сарыф кылырга Аллаһ Тәгалә юл бирми. Хәләлдән килгән акча һич тә хәрамга китмәс. Кеше аның игелеген үзе күрер, үлгәнче бу байлыгыннан аерылмас. Ә хәрамнан килгән мал иясенә бәрәкәт китермәс. Ул хәрамнан килгән һәм кабат хәрамга китеп бетә; китә башласа, иясе аны туктата алмый, тиз вакыт эчендә мохтаҗлыкка төшә.
Җитмешенче тәрбия
АКЫЛ БЕЛӘН ТОТСАҢ, АЗ НӘРСӘ ДӘ БӘРӘКӘТЛЕ
(ЕСЛИ ТРАТИТЬ С УМОМ, ТО И МАЛОГО БУДЕТ ДОВОЛЬНО)
Акыл белән тотсаң, аз әйбер дә бәрәкәтле була, ә уйламыйча тотып, исраф итсәң, күп булган әйберләр дә җитми.
Әй дустым, көнендә ун тиен керем алсаң, шуның сигез тиенен чыгымнарыңа тотып, калганы җыеп барылсын, гомергә фәкыйрь булмассың, мохтаҗлык күрмәссең. Әгәр ун тиен керем алып, унбер-унике тиенен чыгымга тотсаң, эшләрең начар барыр.
Безнең заманда андый очраклар бик күп булды. Керем алмаган көнне икмәк белән су ашап торсаң да ярар.
Әй дустым, акыллы кеше шул: булганын саклап тотар, бүгенге эшен иртәгәгә калдырмас.
СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ
сарыф ителер – файдаланыр, исраф ителер; будет истрачен
игелеклелек – игелек; доброта, доброжелательность
иясенә – хозяину, владельце
кабат – снова, опять
керем – доход, прибыль
чыгым – расход, затрата
фәкыйрь – бедный, нуждающийся
***
Как вам эти нравоучения, полезные? А сейчас предлагаем пройти тест по лексике и содержанию произведения:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.
Скоро – больше! До встречи, сау булыгыз!