Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәлгать Бариев: "Кешеләрнең качып котылуы да — протест"


Беренче чечен сугышы башлангач, Татарстан матбугаты вакыйгаларны федераль медиадан калышмыйча яктыртты. Аерым шәхесләр, җәмәгать эшлекләре бу сугышта Мәскәү ягында катнашмаска, Татарстан ирләрен анда җибәрмәскә чакырды, кайбер медиалар да ирләрне сугыш утына кертмәс өчен көрәште.

Татарстан Суверенлык декларациясе кабул иткәч, 90нчы елларда республикада медиа чаралары да шактый бәйсез эшли башлады. "Молодежь Татарстана" белән "Татарстан яшьләре" газетлары кешеләр арасында зур абруй казанган матбугатка әверелде. Икесе дә бәйсез фикер йөртә, икесе дә кыю журналистик матераллар бастыра. Икесенең дә тиражы 100 меңнән арткан. Медиа хакимиятне ачыктан-ачык тәнкыйтьли, түрәләр газетларны укып бара, аларның материлларына колак сала, шунда ук реакция күрсәтә.

Беренче чечен сугышы башлангач, республиканың җәмәгать эшлеклеләре бу сугышта татарстаннар катнашмаска тиеш дип чыгыш ясый, Русиянең Чечняга гаскәр кертеп сугыш башлавы хурлыклы адым дип тәнкыйтьләнә.

Азатлык шул чордагы кайбер басмаларны актарды һәм 1995 елның августында "Молодежь Татарстана" газетының 33нче санында редакция исеменнән Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевкә язылган ачык хатка тап булды. Бу — Русия гаскәрләренең Чечняга танклар белән бәреп керүенә ярты ел узган вакыт.

Редакциянең ачык хатында журналистларга Татарстанның дүрт ватандашы мөрәҗәгать итүен язалар. Эчтәлек мондый.

"Дүр егет тә кайнар ноктага ыргытылган. Дүртесе дә әле ант иткәнче үк хәрби бүлектән качкан, чөнки алар үзләрен Кавказга алып килүләрен һәм Чечнядагы сугыш утына тыгуларын аңлаган. Егетләр Казанга кайткан һәм бүген алар үз Ватаннарында олтан булып калган. Аларның документлары да юк, аларны яклаучылар да табылмый, аларны дезертир дип мыскыл итәләр, җинаять эше ачабыз дип куркыталар.

Русия җитәкчелеге Кавказдагы кайнар нокталарга бары тик әзерлек узган ихтыярилар гына җибәреләчәк дип белдерсә дә, Чечняда урнашкан хәрби бүлекләргә кешеләрне туплау башка сыймаслык ысуллар белән башкарыла. Кызганыч, Татарстанның хәрби комиссариатлары тәртип саклаучылар ярдәме белән бу эштә актив катнаша. Чакырылган татарстаннар аларның ризалыгыннан башка алдау юллары белән сугышка алып кителә.

1993 елның 26 ноябрендә Татарстанның Югары шурасы тарафыннан кабул ителгән "Татарстан ватандашларының хәрби хезмәте турында" канун гамәлдән чыктымы әллә? Ни өчен сездән качып түрәләр, көч структуралары сезне һәм бөтен республиканы дискредитацияләгән эшләр башкара?

Хәрби комиссариатларның канунга сыймаган гамәлләре армиягә чакырылган егетләрне кануннарны бозарга этәрә. Хәрби бүлекләрдән качу очраклары шактый, мондый хәлләр бу егетләрнең үзләре, туганнары өчен дә фаҗига, безнең республика өчен дә фаҗига.

Хөрмәтле Миңтимер Шәрип улы! Мондый авыр хәлгә калган ватандашларыбызны яклавыгызны сорыйбыз. Татарстаннар Русиядә барган сугышларда катнашырга тиеш түгел. Русия армиясеннән татарстаннарны аерып алу механизмнарын булдыру авыр икәнен аңлыйбыз, ләкин бу мөһим эш. Татарстан Русиянең Чечняда алып барган хурлыклы сугышыннан үзен читләштерергә, үзенең ватанлашларын якларга тиеш."

Бу мөрәҗәгатьнең авторы юк, ул бар редакция исеменнән язылган. Ул чорда "Молодежь Татарстана" газетының баш мөхәррире — Татарстаның хәзерге парламенты депутаты, 1995-2019 елларда Татарстан журналистлар берлеген җитәкләгән Римма Ратникова. Бүген бу газет юк, ул ябылды.

Русиянең Украинага каршы сугышы чорында Путин игълан иткән мобилизациягә эләккән татарстаннарны кем яклый алыр? Бүгенге көндә мондый мөрәҗәгатьләр барлыкка килә аламы?

"Молодежь Татарстана" гөрләгән чагында анда эшләгән Тәлгать Бариев республика журналистикасының чын йолдызы буларак танылды. Җәмәгать эшлеклесе, журналист бүгенге матбугат тоткында, алар берни яза алмый, хакимият әйткәнне эшләргә мәҗбүр, ди. 90нчы еллардагы "Молодежь Татарстана" кебек белдерүләр бүгенге кешеләр, шул ук исәптән журналистлар өчен башка сыймаслык хәл һәм бүген андый хәлләр була алмый, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Бариев нәкъ шушы мөрәҗәгатьнең тарихын хәтерләми, ул вакытта редакцияләр исеменнән төрле белдерүләр булды, бәйсез журналистика алгы сафта булып, трибуна ролен дә уйнады, кешеләргә дә булышлык күрсәтте дип сөйли.

Тәлгать Бариев
Тәлгать Бариев

— Мин нәкъ шушы мөрәҗәгатьне хәтерләмим, чөнки алар күп булды. Бу мөрәҗәгатьнең текстын да үзем язганмындыр дип чамалыйм, чөнки гадәттә ул темаларны мин яздым, мин күтәрдем, — ди Бариев, һәм ул елларда "Молодежь Татарстана" газеты федераль матбугат белән беррәттән Чечня сугышы турында язды дип аңлата. — Бүгенге кеше өчен мондый мөрәҗәгать аяз көндә яшен суккан кебек кабул ителә. Башка сыймаслык хәл! Журналистлар президентка сугышка кешеләр җибәрелмәсен дип язсын әле?! Әмма ул вакытта Русия башында Борис Ельцин иде, ул вакытта иреклек булды, ә хәзер Русия башында гестапо утыра. Бүген мондый мөрәҗәгатьне күз алдына да китереп булмый.

Карагыз матбугатны, сугышны сугыш дип яза алмыйлар, аңа каршы бер сүз юк, үлемнәр тукталсын дигән ишарә дә табарлык түгел. Йомшак формулировкалар да юк. Ишарәне дә табып булмый.

Чечня сугышы барысының да телендә иде, үзәк каналлар андагы коточкыч хәлләрне күрсәтә, аңлата. Телевидение ирекле. Газетлар да язды. Хакимияткә буйсынучы матбугат аз иде, булганнары абруйлы түгел. Чын журналистика тормышка керде бит, хакимият ягын сукалап утыручылар калмады диярлек. Журналистлар бәйсез эшләде.

Барысы да пропагандистик шаблон нигезендә эшләнә

Хәзер исә барысы да дәүләт контролендә. Шуңа да Путин бөтен бәйсез медианы ябып куйды, хокук яклаучыларны да ят агент дип атап, финанслауларын туктатты, алар эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды. Бүген медиага карасаң, Русия җиңә, дөрес гамәлләр кыла дип кенә күрсәтәләр, язалар. Барысы да пропагандистик шаблон нигезендә эшләнә. Телевизор караучылар һаман да бар әле, һаман да ышанучылар шактый. Кешеләр башка мәгълүмат чыганакларын эзләми. Кем казына, Кремльгә буйсынмаган медиаларны эзләп укый, шулар чынбарлыкта хәлләр ничек икәнен белә.

"Молодежка"ны күп укыйлар иде, аңа ышаналар иде. Хат язу, шалтырату, редакциягә килүләр дә бар иде.

Тәлгать Бариев бу мөрәҗәгатькә Казан Кирмәне ничек җавап биргәнен хәтерләми. Әмма аның сүзләренә караганда, инде 1995 елда нәкъ Чечен сугышы башлану белән Татарстандагы матбугат та контрольгә алына башлаган. Шулай да Татарстан матбугаты, шул исәптән "Молодежь Татарстана" бу теманы киң яктырткан. Тәлгать Бариев атна саен Чечнядагы хәлләр турында табак-табак биттә текстлар чыкты, комментарлар басылды дип сөйли. Бариев автор буларак, чеченнарның мөстәкыйльлеккә омтылышын якладым, дип сөйли.
Республиканың урыс телле матбугатын Мәскәүдә дә күзәтеп барганнар. Чечня сугышын мөстәкыйльлек өчен сугыш буларак сурәтләгән язмалар Мәскәү Кремле белән Казан Кирмәне арасын боза дигән нәтиҗәгә киленеп, Бариевны эштән алу карары да чыгарыла.

Сине бүтән бастыра алмыйбыз, синең материаллар Мәскәү белән Казанның арасын боза диде

— Татарстан федераль үзәк белән Шартнамә төзегәч, хәлләр үзгәрә башлады. Беренче чечен сугышы башлангач, мин сугыш турында күп яздым, Мәскәүдә аны укып барганнар, 1995 елның көзендә газетның баш мөхәрирре Римма Ратникова үзенә чакырды, сине бүтән бастыра алмыйбыз, синең материаллар Мәскәү белән Казан арасын боза диде, — дип искә ала Бариев. — Минем авторлык белән Чечняның җиңүе Татарстанның мөстәкыйльлегенә уңай тәэсир итәчәк дип аңлаттым. Ачыктан-ачык ясала иде бу. Мәкаләләр укыла иде. Хуплаучылар күп булды. "Молодежка"ның ул вакыттагы тиражы 100 мең данә. Чечен сугышын язганга, миңа казаклар, шовинист кешеләр каршы чыга иде. Куркытулар да, янау хатлары да, шалтырату да күп булды. Әмма түзәрлек иде.

Тәлгать Бариев чечен сугышына барырга дип омтылучылар юк диярлек, хәрби комиссариатларда "бардак" иде дип искә төшерә һәм Чечня сугышына башлыча "срочник"лар эләгеп харап булды дип сөйли.

— Ул вакытта кеше теләми икән, хәрби комиссариатка бармый. Кем аны эзләсен дә, кем тапсын?! Эзлиләр иде чынында, өйгә дә киләләр иде, әмма кешеләр ишекне ачмый да, бетте. Бер ачмый, икенче тапкыр ачмый да, китеп бара иде ул военкомнар. Русиядә – "бардак", качам дигән кешегә мөмкинлек бар иде, әле дә бар! — ди җәмәгать эшлеклесе. — Ул вакытта вазгыять күпкә җиңелрәк иде. Беркемне дә мәҗбүр итү булмады. Кем бармый — кыстамыйлар, басым ясамыйлар. Мобилизация дигән сүз дә яңгырамады. Бүгенге кебек кырып-себереп җыеп китү булмады. Ул сугышка "срочник"лар эләкте. Армиядә булган балалар утка тыгылды. Алар харап булды беренче чиратта. Килешү нигезендә сугышучылар, ягъни "контрактник"лар юк иде. Акылы булган кеше армиягә бармый да кала. Бетте!

Татарстан кешеләренең ул сугышка бармавының тагын бер сәбәбе илдәге буталчыклык, тәртипсезлек булса, икенче сәбәбе — татарстаннарның бер өлешенең Чечня Татарстан кебек үк үз мөстәкыйльлеге өчен көрәшә дип кабул итүе. Алар азатлыкка ирешсә, безгә җиңелрәк булыр иде дип уйлаганнардыр, шул да мотивация була алгандыр дип уйлыйм.

Улым да армиядән качып йөрде, мин аны бу эштә хупладым гына. Хәрби комиссариаттан кешеләр килеп ишекләрне каерып та карады. Дөбердәтте. Өйдә идем, ачмадым. Курыктыммы? Нәрсәсеннән куркасың соң аның?

Татарстан медиасы да сугышка каршы булып, кешеләрне саклап калуны кайгыртты

Татарстанның үз хәле хәл иде ул вакытта. Күп бармады анда кешеләр, ОМОНнар, милиция баргандыр, әмма татарстаннарның Чечняга күпләп киткәне булмады. Китеп карасыннар гына! Ул вакытта Татар иҗтимагый үзәге, "Иттифак" фиркасе дә эшли, "Суверенитет" комитеты, "Азатлык" татар яшләре оешмасы, качаклар белән эшләүче оешма да көчле. Хатын-кызлар актив иде, мәрхүмә Әлмирә Әдиятуллина Татар иҗтимагый үзәгенең солдат аналары комитетын оештырды. Җырчы Вафира Гыйззәтуллина шигар тотып чыга. Халыкны агарту, аларга аңлату эшенең көче шулкадәр зур булды, барысы да оператив башкарылды. Татарстан медиасы да сугышка каршы булып, кешеләрне саклап калуны кайгыртты.

Хәтта Татарстан парламенты трибунасында Чечняга хезмәткә егетләрне җибәрмәскә дигән сүзләр яңгырады, бу буш сүз генә булып калмады, Татарстан парламенты бу хакта аерым мөрәҗәгатьләр, карарлар кабул итте. Моннан да югарырак карарлар була алмый!

Русиягә нәрсә каршы була алса, кешеләр аны энтузиазм белән башкарды. Берсен дә оештырыга кирәкми, чыгалар да басалар, икенче көнне мәйдан тула. Бүгенге кебек полицияләрнең хатын-кызларны тукмак белән куркытып, өстерәп автозакка утыртуларын күз алдына да китереп булмый иде. Улларын якларга чыккан аналар изге. Куып таратып кара син аларны, ул милициядән берни калмый иде. Ә бүген полицай дәүләтенә сугыш тукталсын дип басып торучы студент ни, карт кеше ни, улын сакларга чыккан ана ни, хатын ни — барысын да кыйнап машинага төяп алып китәләр.

Тәлгать Бариев республикада бәйсез медиа калмады, аларга бүгенге хәлләрне башка яктан күрсәтүче, аңлатучы юк дип сөйли.

— Бәйсез ирекле фикер йөртә торган, сугышка бармасаң, төрмә белән куркытмаган медиа калмады. Кайсы медиа воекоматка бармасагыз берни булмый, иң күбе сезгә 3 мең сумлык штраф була ала дип яза? Берсе аңлатмый, барысы да курка. Шулай дип язса, аны Азатлык радиосын томалаган кебек, шунда ук ябып куячаклар. Авыл кешесе куркытылган. Кешеләр интернетта бәйсез экспертларны тыңламыйча харап була. Аз гына күзләре ачык булса, дәүләт кармагына эләкмәсләр иде, — дип фикреләре белән уртаклаша ул. — Шулай да Татарстан бу вазгыятьтә барыбер артык шашынмый. Башкортстан хакимияте Мәскәү алдында әле болай, әле тегеләй сикеренә, патриот булып кылана, Татарстан хакимиятендә мондый шапырынуны күрмим. Республика каналларына да күз салам, "Эфир" сугыш, мобилизация турында артык сөйләмәскә тырыша.

Сугышка каршы дәшү тыелган булса да, кешеләрнең, шул исәптән ир-егетләрнең Татарстанан чыгып китүен "протест" итеп кабул итәргә кирәк дип әйтә Бариев.

Кешеләрнең Украинага басып керүче, Укриана кешеләрен үтерүче буласы килми

— Кешеләр кача. Дөрес эшлиләр, мин моны хуплыйм, бу да каршылык күрсәтү. Урамга чыкса, кешене шунда ук богаулап төрмәгә тыгалар. Кешеләрнең Украинага басып керүче, Украина кешеләрен үтерүче буласы килми. Качып котыла. Бездәге "гестапочылар" бөтенесен сугышка кырып-себереп алып китәргә мөмкиннәр. Кешеләр йә сугышка китү, йә төрмәгә утыру диллемасы каршында калдырылды. Татарстаннан чыгып китүчеләр дә шактый, китү әлегә хәерлерәк дип саныйлар. Мин дә шулай дип саныйм. Яшьләр китеп бетсә, яхшырак булыр иде. Бу — сакланып калу, исән калу.

Кешеләр сугышны хупламый. Хәзер социологик тикшеренүләр юк. Әмма ул төрле җирдә күренә, мәсәлән, "Бизнес Онлайн"ның форумы модерацияләнә. Модерация кертелгәнгә кадәр анда фикерләр күп язалды, хәзер теркәлергә кирәк. Кешенең фикере тикшерелә, хакимияткә каты бәрелмиме дип үлчәнә, тамызып кына чыгарыла. Ләкин сугышка каршы язучылар барыбер табыла, барыбер языла һәм алар, ни гаҗәп, иң күп лайк җыйган фикер була. Бу да үзенә күрә социология, халык сугышка каршы язарга курка, әмма кыюлар табылса, аңа уңай теләктәшлек күрсәтә.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез үк җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрьдәге чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
  • Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG