Тәлгать Бариев шәхесенең Татарстанның бәйсезлеген яулауда роле зур. Ул очраклы рәвештә журналистикага кереп китә һәм урыс телендә татарның хокуклары турында ачыктан-ачык язучы публицистка әйләнә. Иң зур бәхәсләр тудырган, татарга бәйсезлек кирәк дип ярып язылган текстлар белән таныла ул. Интернет юк, басма газетлар дистәләгән мең тираж белән чыга. Иреклек заманы: матбугатта фикер төрлелеге, дискуссия бара. Аудиторияне кем үз ягына аудара алуда журналистлар да үзара көрәшә. Бариев журналистика белән генә түгел, иҗтимагый эш белән дә шөгыльләнә. Ул Татар иҗтимагый үзәген оештыруда катнаша, беренче Хәтер көнен уздыра.
Бүген без аның белән 32 ел элек булган хәлләр һәм журналистларның тәэсире, сүз иреклеге булуның мөһимлеге, журналист җәмәгать эшләре белән шөгыльләнеп объектив кала алу-алмау, бүгенге Русия хакимиятенең тоталь контроле, цензурасы, татар матбугаты турында сөйләштек.
— Тәлгать әфәнде, бүген – Татарстан өчен мөһим дата, 32 ел элек 30 августта Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителде, шуны искә алыйк. Журналист буларак аның эчендә кайнау – уңыш, төрле яктан, аны яктырта алу – вакыйга. Әмма сезгә ул көнне журналист түгел, ә синхрон тәрҗемәче ролен алырга туры килгән. Ничектер башка статус кебек...
— Булсын! Бер дә үкенмим, хәтта куанам, чөнки мин барысын да үз күзләрем белән күрдем, ишеттем. Татарстанның суверенитеты турында Декларация кабул итүдә өлешем булуы белән горурланам. Ул вакытта журналист булып эшли идем, әмма тәрҗемәче ролендә булырга туры килде. Аның тарихы кызык. 1989 елда Казанга шагыйрь, ул вакыта СССРның Язучылар берлеге башлыгы Сергей Михалков килде. Очрашуда татар шагырьләре, язучылары барысы да татарча сөйләшә, ә ул аңламый. Ринат Мөхәммәдиев (Татарстан Язучылар берлеге рәисе - ред.) миннән аңа тәрҗемә итеп баруны үтенде. Артына утырдым да барлык сөйләгәннәрне шунда ук урысчага тәрҗемә итеп бардым. Кемнеңдер хәтерендә калган бу. Яңа парламентка күп милләтчеләр депутат итеп сайланды. Алар барысы да ике телдә барырга тиеш дип таләп куйды, ягъни синхрон тәрҗемә кирәк. Төрле тел белгечләрен чакырганнар, булдыра алмаганнар. Шунда берсе, Бариев бар бит, дип мине искә төшергән.
Сәгатенә 200 доллар түләделәр!
Бермәл иртән фатирда 2 яшьлек улыма ботка пешереп йөрим, шалтыраталар, "Сез Бариевмы?" ди бер ир, "Мин" дим. "Сезне Югары Шурада көтәләр, әйдәгез киттек" ди. Улымны киендердем дә ияртеп чыгып киттем. "Волга" машинасында килеп төштек. Тәрҗемәче кирәк, эшләп карагыз, тәрҗемәчеләр такымын җыя аласыз, диләр миңа. Бу җәй башыдыр. Ярар, күпме түлисез, дим. Үзегез бәяне әйтегез, диләр. Тарихчы Рафаэль Мөхәммәтдинов, Казанда тәрҗемәчеләр гильдиясе бар, бәяләрне алардан сора әле дип юнәлеш бирде. Татар теле шәрыкъ теле төркемнә керә, сәгатенә 200 доллардан ким сорамагыз ди бер ханым. Ул вакытта "у.е." белән сөйләшкән, санаган чаклар. Без газетада тиеннәр ала идек, ачлы-туклы яшәдек, коточкыч инфляция. Ә монда 200 доллар. Кыюланып әйттем бәямне һәм парламентның эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Жилин ризалашты, күзләрем шакмакланды. Сессия бер көн бара, Рәфыйкъ Мөхәммәтшинны (хәзер Русия ислам университеты ректоры - ред.) үзем белән алдым, ул 4 сәгать, мин 4 сәгать эшлибез. 800 доллар чыга.
Тәрҗемәчеләр такымын җый, җитәкче булырсың дигәннәр иде, чөнки анда эш күп, кануннар да тәрҗемә итәргә кирәк. Мин ияртеп алып килгән ике хатынны алдылар, мине юк! Рафаэль Хәкимовтан (президент киңәшчесе - ред.) ник мине алмыйлар икән дип сораттырдым. Аппарат җитәкчесе Хәләф Низамов, әйбәт кеше иде мәрхүм, Бариевны эшкә алып булмый, ул бит "Иттифак" оештырусы дип КГБдан кәгазь килгәнен аңлаткан. Ярар, журналист булып калам, кирәк чакта тәрҗемәче булам дип килештек. Акча түлиләр бит.
30 августта тәрҗемәчеләр кабинасында Рәфыкъ белән икебез булдык. Бәхәсләр, сораулар, көне буе барды. Кичке 8дә Декларация кабул ителде. Яңгырлы көн, меңләгән кеше нәтиҗәне көтә. Мин "Татарстан" радиосына Нияз Акмалга шалтыраттым, әзер булыгыз, документ кабул ителгәч, Сәйдәш маршын яңгыратыгыз дидем. Шулай булды да. Мәйданда радио динамигы тора иде. Сессия тәмамланып депутатлар урамга чыкты, кешеләр Миңтимер Шәймиев, Марат Мөлековны (ТИҮ рәисе - ред.) күтәреп өскә чөя башлады. Искиткеч куаныч. Минем ул көнне кичергән шатлык гомеремдә дә булмады. Бер ел буена парламент суверенитет шартларында эшләде, аннары ГКЧП эшләрне харап итте.
Мин икенче көнне үк иртүк журналист буларак материалны басмага әзерләп бирдем. Атна дәвамында бу вакыйганы җентекләп тасвирлаган материаллар яздым. Тәрҗемәче булып эшләвем миңа журналист буларак язмаларны әзерләргә булышты гына.
— Журналистлар кайчан ирекле язарга мөмкин икәнен аңлады?
— 1984 елда инде Мәскәүдә үзгәрешләр барганын аңлый идек. Мин ул вакыта Казан дәүләт университетында эшли идем, сәяси карашларым аркасында җитәкчелек белән сүзгә килдем, мине эштән алдылар. Киттем, урам себерүче булып урнаштым. Симфоник оркестр концертларына йөрергә яратам, берсен дә калдырмый карап барам. Бер заман тукта әле, болар турында язарга кирәк дигән уй килде, фикерләр, тәэсоратлар күп. Вакыт та бар. "Вечерняя Казань" ул вакытта популяр газет, шунда илттем. Бастырдылар. Сәнгать өлкәсендәге проблемнар турында да яздым, басманың иң укылган материаллар рейтингына эләгә башладым. Беренче полосаларга куялар. Гел беренче урын бирелгәнгә газетның парторгы Любовь Агеева: "Урамнан килгән кешенең материллары ничек беренче урында була ала?" дип аптырып сөйли башлады, мөхәррир Андрей Гаврилов "Профессорлардан кызыграк яза икән, нишләтим?" диде. Менә шулай очраклы гына журналистикага кереп киттем. 1987 елдан мин "Вечерняя Казань"дә эшли башладым.
Музыка турында язсам, бастыра, милләт темасына мәкаләлеремне чыгармый
Ирек исе Татарстанга 1988 елда сизелде. Шул ук елны беренче тапкыр Һелсинки аша Америка татарлары Казанга кайтты. Башка сыймаслык хәл иде ул. 1988 елда мөфти Тәлгать Таҗетдин Камал театрында татарларның ислам динен кабул итү уңаеннан җыен уздырды. "Вечерка"да татар тематикасы миңа күчте. Андрей Гаврилов демократ иде ул чакта, әмма соңыннан үзгәрде. Музыка турында язсам, бастыра, милләт темасына мәкаләләремне чыгармый башлады. Нәрсә булды дип турыдан сорадым, фикерләребез кисешми, бастыра алмыйм сине, диде. Ярар, исем китмәде, чыктым да киттем. 1990нчы елның башыннан "Молодежь Татарстана"да эшли башладым. Мин эшли башлаганда аның исеме "Комсомлец Татарии" иде, атамасы Декларацияне кабул иткәннән соң гына үзгәрде. Мөхәррир Римма Ратникова белән без фикердәшләр булдык. Империяне сүгеп яза башладым, тулы иреклек, берсе дә кулдан тотмады, моны язма, тегене яз дип өйрәтеп тормады.
— Барысы да ал да гөл булдымы?
— Юк, әлбәттә. Редакциядә миңа каршы чыгучылар булды, коалиция төзелде. Анда минем позиция белән килешмәүчеләр күп, "националист, ему не место в редакции" дип сүгәләр, Ратниковадан мине эштән алуны таләп итәләр. Әмма мөхәррир вакытында дөрес сүз таба белергә тиеш, каты итеп үз позициясен дә әйтү мөһим. Ул мине яклап чыкты, низагны юкка чыгарды.
— Бу – редакция эчендәге низаг, ә материалларыгыз өчен янау булдымы? Кискен язарга ирек булса да, моны барысы да ошата дигән сүз түгел.
— Әләкләр күп язылды минем өстемнән. Мәкалә ошамаса, прокуратурга язалар. Алар мине чакырта. Мәкаләләрегез шыр экстремизм, диләр. Урыска каршы котырта дип эләк яздылар. Куркыту, янаулар да гел килеп торды. Әле хат язалар, әле записка ыргыталар. Казаклар оешмасыннан "Сине суеп үтерәчәкбез" дип яныйлар иде.
— Курку бар идеме? Мондый психологик басымны түзәргә дә кирәк бит...
— Хатларны укыйм да чүп чиләгенә ташлый идем. Нәрсә, хәзер алардан мин куркып утырырга тиешме үз җиремдә? Курыкмадым. Прокуратурага еш чакырта башлагач, ачуым чыкты, кызып нидер сөйлим аларга, аннары прокуратура кешесе: "Тукта әле, абзый, ник кызасың?! Мин дә синең кебек уйлыйм бит" ди. Кушканнар икән, тикшерәм дип аңлатты. Прокуратурада милли җанлы кешеләр күп булды. Шуңа курыкмыйча эшләдек. Татарлар кая эшләсә дә ирек һавасын сулап, көчәйде димме инде, үзләрен башкача тотты, бер-беребезгә терәк булдык.
— Ә сүз иреге кайчан кысыла башлады? Ярамаган темалар нинди иде?
— Аның төгәл вакыты бар. Татарстан федераль үзәк белән Шартнамә төзегәч, хәлләр үзгәрә башлады. Беренче чечен сугышы башлангач, мин сугыш турында күп яза башладым, чеченнарның мөстәкыйльлеккә омтылышын якладым. Мәскәүдә аны укып барганнар, 1995 елның көзендә Римма Ратникова үзенә чакырды, сине башка бастыра алмыйбыз, синең материаллар Мәскәү белән Казанның арасын боза диелде. Урамда калдым. Әмма Татарстан фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов мине эшкә алды, киңәшче булып эшли башладым. Күрәсең, өстәгеләр минем язмыш өчен борчылган, эшкә урнаштырмыйча калдырмадылар. Аннары Мәскәүне сүгү дә кими башлады. Татарстан җитәкчелегенә дә каты бәрелү юкка чыга башлады.
— Журналистларның Татарстанның бәйсезелегенә никадәр тәэсире булды? Татар матбугаты татарлык турында язуы табигый кебек, ә татарлар турында урысча язучы күп булдымы?
— Газетлар зур тиражлар белән чыкты. "Молодежь Татарстана" 100 мең тирәсе, "Татарстан яшьләре" – 200 мең тираж. Аннары "Идел" журналы барлыкка килде, берара аның 400 мең тиражы булды. Бөтенесе татарлар, Татарстан, кеше хокуклары, тарих, киләчәк, бәйсезлек дип яза. Халык укый, сеңдерә. Телевидениедә дә шул ук хәл. "Эфир" каналында Русия президенты сайлаулары алдыннан атна саен бу хакта тапшыру, атна саен мин шунда килеп, Татарстан халкы анда катнашырга тиеш түгеллеген аңлатам, дәлиллим. Кил, сөйлә, яз, барысы да ачык иде. Әмма шулай да урыс матбугатыннан бер "Молодежка" гына Татарстанның бәйсезлеген яклады. "Вечерка" каршы иде. Башта "Советская Татария" исемен йөрткән, ә бүген "Республика Татарстан" исеме белән чыккан газет республика казнасы, димәк халыкның салым акчасына яшәгән газет берни язмады, аңлатмады. Аларга республика кирәкми. Бүген дә татарлар турында язмый ул, кызык түгел ул аларга. Урыс газетларын хакимият контроль итмәде, шуңа алар бер якка да авышмады. Каршы чыксалар, аларны бәрерләр иде, шуңа республиканы яклап язулар, ачыктан-ачык чыгулар булмады. "Республика Татарстан"да татар милли хәрәкәте оештырган пикетлар, урам җыеннарынндан репортажларны да хәтерләмим.
Татар журналистикасы да тешсезләнде, 1990нчы елларда булган дәрт бүген берсендә дә юк. Буш сүз, кушканы язалар. Мөхәррирләрнең яхшы тормышы көйләгән, машина, кабинет... Рәхәт бит, тамып торса, шул җиткән.
— Аңлавымча, ул вакыта урыс телле аудитория өчен Татарстанның статусы турында язучы күп булмаган. Ә үзегез татарның, Татарстанның идеясен җиткерә алдыгыз дип саныйсызмы? Нәрсә җитмәде?
— Татарлар болай да бәйсезлек яклы иде, менә урысларны күндерү, аларга ни өчен салымнарның Казанда калуы мөһимлеген гап-гади итеп аңлатырга кирәк иде. Бу эш киң җәелмәде, күрәсең, кадрлар да җитмәгәндер, минем кебек тагын кимендә 10 журналист урысча язган, сөйләгән, күрсәткән булса, без күпкә зуррак нәтиҗәләргә ирешкән булыр идек. Мин бу эшнең әһәмиятен соңрак кына белдем, урысча укыганнарын килеп әйтәләр иде. Чынында чит өлкәләрдә урыс телле татарлар газеталарны яздырган, Себердәге бер нефтьче вахтовиклар арасында федерализм турында бәхәс чыкса, аңлата алмагач, минем мәкаләләрнме укытканын сөйләгән иде. Авызларып шып ябалар иде, ди. Көч җитмәде, күрәсең. Фикерләрен үзгәрткән кешеләр булгандыр дип ышанам.
— Журналист бер якка да авышмыйча, бер тарафны да алмыйча ничек бар, шулай тасвирларга тиеш. Сәясәт, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнү журналист өчен мөһим булган балансны юкка чыгара. Сезнең каршыда андый дилемма тордымы?
Ни уйладым, шул фикеремне җиткердем
— Тормады, үземә андый сорауны бирмәдем дә. Мин бит математик. Җәмгыяви тормыш кайный башлагач, читтә кала алмадым, башым белән шунда чумдым, чөнки татарлар өчен уңайлы тарихи чор иде. Классик журналист түгелмен, нинди фикергә инанганмын, шуны алга сөрдем. Әгәр мин, татар буларак, Татарстанның бәйсез республика булуын теләсәм, мин көрәштә төрле ысулларны кулланам, шулай иттем дә. Язарга кирәк икән, яздым, байрак тотып чыгарга кирәк икән, чыктым, Татар иҗтимагый үзәгенең нигезләмәсен булдырыр өчен минем белем кирәк икән, катнаштым. Ни уйладым, шул фикеремне җиткердем. Укыганнар икән, димәк кызык булган. Мөхәррир дә иҗтимагый оешмаларда катнашма дигәне булмады, татар милли идеясен яклаучылар Татарстан хакимиятенә кирәк иде.
2000нче еллар азагында мин тагын журналистикага кайтырга тайпылдым. Рәшит Галлямов "Восточный экспресс" газетын оештырды, яза башладым. Бәйсез Кыпрыстанның бәйсезлеге турында мәкаләм чыкты, әлбәттә, Татарстан белән чагыштыру бар иде. Овруцкий белән Жаржевский дигән журналистлар прокуратурага эләк язды, миңа экстремизм буенча җинаять эше ачтылар, ике елга сузылды ул мәхкәмәләр. Акладыдар ахыр чиктә. Шуның белән бетте журналистикадагы эшем.
— Бүгенге журналистика бик каты басым астында калды. Азатлык томаланды, сугыш аркасында цензура кертелгәч, "Эхо Москвы", "Новая газета", "Дождь" кебек абруйлы медиалар эшен туктатты, журналистларның күп өлеше чит илгә китте, калучыларга каты басым бара, аларның өйләрендә тентүләр оештырыла. Тәлгать абый, 1990нчы елларда журналист булып эшләгән кеше моны күз алдына китерә алыр идеме?
— Бу – диктатураның апофеозы, мондый коточкыч басымны мин үз тарихымда очратканым булмады. СССРны исәпкә алмыйбыз, анда нәрсә язарга ярый, нәрсә юк – беләләр иде. Анда вазгыять башкача булган. Ә бүген коточкыч мәкер белән эш итәләр. Сүз иреге бетте, юк ул, Русиядә эшләргә тырышкан медиалар имитация белән шөгыльләнә. Миңа 30 август алдыннан 50 иң шәп татарлар рейтингын төзибез, кемне кертер идегез, Тәлгать абый, дип шалтыраталар. Данга күмелергә тиешле ике шәхес бар – сугышка каршы чыгучы галим Наил Фәткуллин белән сугышны хуплыйбыз дип язылган Конгресс резолюциясенә каршы чыккан язучы Фәүзия Бәйрәмова. Менә бу кешеләр татарның исемен күтәрүче, аклаучылар. Ой, без аларны исемлеккә кертә алмыйбыз, диләр. Әлбәттә, кертмиләр, чөнки куркалар. Шушы ике кешене да яза алмагач, курыккач, нинди сүз иреге белән журналистика турында сөйләшеп була?
Берсе дә акча төртмәде, авызны яптырыр өчен бүләкләр бирмәде
Демократия чорын сагынып кына искә алырга калды. Ул еллар бер могҗиза кебек кабул ителә. Түрәләргә бүген кебек алдан язылмыйсың, ялагайланмысың, алдан сорауларны бир дигән кеше дә юк. Рафаил Хәкимов янына килсәң, президент сарае коридорында Миңтимер Шәймиев очрый, ул миңа: "Тәлгать, кер әле, фикерләшеп алыйк" дип чакыра. "Молодежка"да Татарстан премьер-министры Мөхәммәт Сабировны тәнкыйтьләп мәкаләм чыга. Иртәнге аш әзерләп йөргәндә ярдәмчесе миңа килеп премьер-министр сезнең белән очрашырга тели, минем белән бармассызмы дип үтенә. Килеп кердем, ә Мөхәммәт абый чәйләр әзерләп мине көтә. Ошатмаган мәкаләне, "Тәлгать энем, болай ук язарна кирәкми иде" ди. "Мөхәммәт абый, мин милләтче, татарга нидер каршы булса, түзеп тора алмыйм, язам" дим. 3 сәгать аралаштык. Премьер-министр бит ул! Мәрхүм, бик милли җанлы булып чыкты. Сөйләшергә теләмәгән һәм аралашмаган кеше ул Фәрит Мөхәммәтшин (парламент рәисе - ред.) булды, аны конформист дип саныйм. Шәймиевне дә тәнкыйтьләдем, Шартнамә тигез түгел дип берничә мәкалә яздым. Үпкә белдермәде. Миңа берсе дә акча төртмәде, авызны яптырыр өчен бүләкләр бирмәде.
— Тәлгать абый, ничек уйлыйсыз, җәмгыять никадәр сүз иреге мөһим булганын аңлармы? Моңа кадәр аңа игътибар итүче булмады кебек. Бәйсез матбугат – гражданлык җәмгыятенең бер мөһим өлеше.
— Кешеләр белер аны, аңлар. Фикер төрлелеге, дискуссия булырга тиеш. Бәйсез журналистика кеше хокукларын мөһим урынга куя. Хокуклар бозылганда кем яза? Журналист яза! Шуңа да алар мөһим.
Бүген татар матбугатында укырлык берни юк. Концептуаль, анализ, фаразлар юк. Журналистларга белем, киң карашлы булы җитми. Мәдәният турында язучылар, югары сәнгатьне аңлап кызыклы итеп язучы күренми. Вазгыять гаепле, дәүләттә сәяси торгынлык, үсеш юк. Аннары конформизм да көчле, барысына да яраклашып яшиләр. Бәләкәй хезмәт хакына булса да риза, комфорттан чыгасы килми. Рәхәт, уңай тормыш.
***
Ахырда Азатлык радиосы архивыннан уникаль язма тәкъдим итәбез: 1994 елның 30 августында чыккан тапшырудан өзекләр. Тапшыруда Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев, шагыйрь Зөлфәт, язучы Фәнзаман Баттал, академик Индус Таһиров, милли хәрәкәт җитәкчеләренең берсе Фәүзия Бәйрәмова тавышларын ишетеп була. Алар декларацияне кабул итү истәлекләре белән уртаклаша һәм Татарстанга алга таба нинди якка үсәргә кирәклеге турында фикерләрен сөйли. Тарихи авазларны безнең галереядагы тарихи фотоларны карый-карый тыңлый аласыз.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!