Accessibility links

"Бу – өлешчә мобилизация түгел! Авыру абыемны да алып киттеләр"


Резеда Билалова (сулда), Рузил Билалов (уртада)
Резеда Билалова (сулда), Рузил Билалов (уртада)

Минзәлә районыннан Резеда Билалова абыйсы Рузилнең канунсыз рәвештә мобилизацияләнүенә каршы көрәшә. Русия һәм Татарстан президентлары исеменә хат, прокуратураларга, хәрби комиссариатларга, хәрби прокуратураларга шикаятьләр яза, кеше хокуклары вәкиленә мөрәҗәгать итә, кайнар линияләргә шалтырата, матбугатка яза, мөмкин булган барлык инстанцияләрне даулый – әлегә файдасыз. Аны беркем дә ишетергә теләми.

Татарстанның Минзәлә районы Тупач авылыннан 44 яшьлек ике бала атасы Рузил Билалов та мобилизациягә эләккән. Ул моңарчы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан кеше дә, хәрби дә түгел. Нибары, 24 ел элек хәрби хезмәттә булып кайткан. Бүген аның балигъ булмаган ике баласы бар, хатыны эшләми. Гаиләнең кредитлары да, башка чыгымнары да ир өстендә. Җитмәсә, әтисе икенче төркем инвалид, дарулар белән тәэмин итәргә кирәк.

Гаилә хәлләрен исәпкә алмаганда да, Билаловның үз сәламәтлеге дә сугышка барырлык түгел – күпсанлы хроник авырулары, психик авыру булуы турында белешмәсе бар. Русия президенты "өлешчә мобилизация" дип атаган күренеш аңа беренчеләр рәтендә кагылмаска тиеш, әмма, чынлыкта, кемне тота алсалар – шуны җибәрәләр.

Бернинди медкомиссия уздырып тормыйча, автобуска төяп, туп-туры Казанга озаттылар

— Бездә повесткаларны авыл шурасы "Бармасаң, ун елга утырталар", дип куркыта-куркыта өләште. Җирлек башлыгы Сәрия Билалова абыйны алып китмәячәкләренә ышандырды, яше туры килмәгәнгә, резервка гына куячаклар диде. Районның хәрби комиссары белән дә сөйләштек, ул да аның гомуми исемлектә булмавын, резервка гына куюларын әйтте. 29 сентябрьдә баргач, бернинди медкомиссия уздырып тормыйча, автобуска төяп, туп-туры Казанга озаттылар. Сүзсез калдык. Болар безнең гаиләне күзгә карап алдады бит. Иң куркынычы: бернинди медицина күзәтүе уздырмадылар. Минзәлә районы хәрби комиссары Сергей Владимиров: "Барсына да медицина тикшерүе уздырдык", диде. Мин интернетта видеолар таптым, анда бернинди комиссия уздырылмавы күренеп тора. Нибары температуралары гына үлчәнде. Минем кулымда хәзер абыйның сәламәт түгеллеге турында бер күч белешмә бар. Мин аны шушы елларда ничә тапкыр диспансерга салдым, ничә тапкыр эчке эшләр бүлеге аша эзләүгә бирдем. Менә хәзер шул документларның барысын да күтәрдем. Андый кешеләрне ничек армиягә җыеп була? — ди Резеда Билалова.

Бу хәлләрдән соң, Резеда шунда ук юристлар эзләп, шулар белән киңәшләшә башлый. Берничә көн эчендә ул Минзәлә прокуратурасына, Татарстан һәм Русия прокуратураларына, Татарстан һәм Русия хәрби прокуратураларына, Русия кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Татьяна Москальковага, Русия президенты Владимир Путинга, Саклану министры Сергей Шойгуга язган. Күпчелек шикаятьләр Госуслуги сайты аша юлланган, теркәлгән, номерлары бар. Булган барлык шәхси сөйләшүләрне дә яздырып бара ул. Минзәлә районы хәрби комиссары белән сөйләшүне ул Азатлык редакциясенә дә тапшырды. Боларда гына туктап калмыйча, Билалова кайнар линияләргә шалтыраткан.

Гомерендә бер тапкыр да йөк машинасына утырмаган кеше аны ничек йөртергә тиеш була икән?!

— Канун бозу очраклары булса, 122 номерына шалтыратырга кушалар. Анда шалтыратып, тиешле медицина күзәтүе бөтенләй булмавы, температураны гына үлчәп төяп алып китүләре турында әйттем. "Медицина күзәтүе өйрәнүләр бүлекчәсендә булачак", дип җавап бирделәр. Ләкин ул анда да булмады, абыйны инде танк гаскәренә язып куйганнар. Аның бу өлкәдә бернинди хәрби белгечлеге юк. Хезмәт иткәндә дә, ул химиклар бүлегендә булган, белгечлеге бөтенләй туры килми. Аны танк гаскәренә язып, йөк машиналары йөртүче булачак дип билгеләгәннәр. Гомерендә бер тапкыр да йөк машинасына утырмаган кеше аны ничек йөртергә тиеш була икән?! Барлык бу гамәлләр бер фарс кебек, — ди Резеда Билалова.

Моңа кадәр, Свердлау өлкәсендә мобилизацияләнгән өч ирнең үлүе турында хәбәр ителгән иде. Андый очракларның Казанда да булуы турында рәсми әйтелмәде, ләкин кайбер имеш-мимешләр йөри. Резеда Казанның Танк училищесы полигонында астмалы ирнең үлеме турындагы фактны искә алды. Вафат булган ир аның абыйсы белән бер бүлекчәдә булган.

Резеда Билаловага, "Телеграм" месенджеры аша, Ксения Собчак оештырган төркемгә язып карарга киңәш иткәннәр. Анда да ул барлык дәлилләрне китергәннән соң, төркемдә Рузил Билалов хакында мәгълүмат басылган.

Шуннан соң аңа Мәскәүдән прокуратурадан да шалтыратканнар.

— Русия прокуратурасы булдымы, хәрби прокуратурамы – аңламадым, әмма ниһаять кемдер игътибар итте. "Берәр үзгәреш булдымы, җавап алдыгызмы", дип кенә сорадылар да саубуллаштылар. Минзәлә прокуратурасы шалтыратып та мәшәкатьләнмәде, җавап юк. Социаль челтәрләрдә Минзәлә районының төрле төркемнәре бар: "Мензелинск FM", "Мензелинск онлайн"... Шуларга да үземнең мөрәҗәгать белән видеоларны, абыем турында язылган текстларны салдым – алар аны бастырмады. Башбаштаклыкны ничек тә яшереп калдырырга тырышалар. Гел район башлыгын, түрәләрне генә мактап утырасы. Комментарларга да үземнең абый турында әйтеп яза башлагач, мине бөтенләй блокка тыктылар, — ди Билалова.

Аның видео-мөрәҗәгате интернетта таралгач, төрле районнардан, Русиянең башка төбәкләреннән дә яза башлаганнар.

Бары Татарстанда гына бер алып кереп китсәләр, кире чыгарып булмый диләр

— Башка төбәкләрдә андый ачыктан-ачык башкарылучы башбаштаклык урынында ук хәл ителә, яше туры килмәгәннәрне кайтаралар да икән. Бары Татарстанда гына бер алып кереп китсәләр, кире чыгарып булмый диләр. Хаклыкка ирешү Татарстанда бик авыр, дип язалар. Абый да үзе белән бергә хәтта 50 яшьлек ирләрнең мобилизацияләнүен әйтә, барысы да үзенең хаксыз рәвештә, канунсыз мобилизацияләнүен аңлый, әмма берни эшли алмыйлар, чөнки кануннар эшләми. Шуның аркасында, өлешчә дип аталган мобилизация таләпләренә туры киләме, килмиме, авыл җирендәге гади халыкның ирләрен җыйдылар да чыктылар, — ди Резеда Билалова.

Авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова исә 20-21 сентябрьдә бөтенләй укуда булуын, ул кайтканда инде авыл җирлеге хезмәткәрләренең мобилизация эшен башлаган булуын әйтте Азатлыкка. Аның сүзләренчә, исемлекне авыл җирлеге үзе төземи, ул хәрби комиссариаттан төшерелә.

— Исемлекне авыл җирлеге төземи. Район хәрби комиссариатында армиягә барып кайткан һәр егетнең кайда хезмәт итүе, нинди белгечлек алуы, кайсы категориягә каравы турында мәгълүмат бар. Аларга килгән план нигезендә алар төрле белгечләрне туплый. Безнең авыл җирлегенә повесткалар килгәч, без аларны таратабыз. Үзебез тапшыра алмаганны җирле полиция хезмәткәренә бирәбез, ул тапшыра. Рузил үз повесткасын үзе минем өйгә килеп алды. Аны куркытулар булмады, миңа нигә кирәк инде кеше куркытулар, — диде Сәрия Билалова.

"Военкоматка шалтыратып, Рузилнең сәламәтлеге начар булуын хәбәр итмәдегезме?", дигәнгә, ул авыл җирлегендә андый мәгълүматның булмавын әйтте.

— Юк, беркая да шалтыратмадым, чөнки бездә андый мәгълүмат юк. Аны хәрби комиссариат үзе хәл итә. Рузилгә хәрби комиссариаттан шалтыратканнар, ул анда бармаган. Анда ул барлык белешмәләрне күрсәтә ала иде. Резеда аны миңа да әйтмәде, — диде Сәрия ханым.

Сөйләшү барышында ул мобилизациягә эләгүчеләр арасында үз теләге белән китүчеләр булуын әйтте.

Кешеләрнең шундый мөнәсәбәтләре өчен, "За родину обидно"

— Ил шундый авыр хәлдә калганда, аңа ярдәм кирәк булганда, менә шундый кешеләрнең булуы кызганыч. Кешеләрнең шундый мөнәсәбәтләре өчен, "За родину обидно". Мин гомергә патриот булдым. Миңа 54 яшь булмаса, башыма ике тапкыр операция ясалган булмаса, бүген үк үзем китеп барыр идем, инде шул хәлгә килеп җиттем, — ди Сәрия Билалова.

Әлеге хәлгә аңлатма биреп, Татарстан хәрби комиссариатының халык белән эшләү бүлеге мөдире Сергей Котин мобилизациягә эләгүчеләргә Казанда "Патриот" үзәгендә медицина комиссиясе уздырыла дип белдерде.

Әлеге үзәктә Татарстан хәрби комиссариатының хәрби-табиб экспертизасы һәм Казан хәрби һоспитале табиблары эшли. Котин сүзләренчә, ир үзенең хәрби җыелу пунктындагы медицина хезмәткәренә, үзенең командирына медицина тикшерүе уздыруны сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аны чиратка язалар, комиссиягә җибәрәләр. Кулында булган медицина документлары өйрәнелә, медицина тикшерүе уздырыла һәм бөтен документлар сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы хастаханәгә җибәрелә. Анда ирләр өстәмә анализалар бирә, кирәк булса, тар юнәлештә эшләүче махсус белгечләр карый. Аннан соң инде нәтиҗә чыгарыла. Котин белдерүенчә, хәзерге вакытта мондый тикшерүләрне көн саен 50-70 кеше уза.

— Аяк авырту яки эчнең кинәт авыртуы мобилизацияне кичектерү сәбәбе була алмый. Чирләр категорияләре язылган махсус исемлек бар. Медицина тикшерүе уздырыла, кирәк булганда сәламәтлек төркеме үзгәртелә, — дигән Котин "Казанские ведомости" басмасына.

Ә инде мобилизациягә эләгүченең хәрби бәрелешләрдә катнашмавына килгәндә, Котин бу мәҗбүри шарт түгел ди: "Әгәр хәрби-исәп белгечлеге бар икән, ул эләгә. Бөтен кешенең дә сугыш тәҗрибәсе булу мөһим түгел, без шулкадәр кеше таба алмаячакбыз".

Рузил Билалов мобилизация аркасында эшсез калса да, аның өстендә торган берничә кредиты элеккечә үк түләнергә тиешле. Банклар кредитларга каникул бирүдән баш тарткан, чөнки хәрби комиссариат мобилизация турындагы документларны туганнарына әлегәчә бирмәгән. Моннан тыш, мобилизацияләнгән иргә барлык экипировканы, кирәк-яракны да гаиләсе җыярга тиеш дип хәбәр иткәннәр.

Каска белән бронежилетны гына ала алмадык, чөнки анысы өчен 218 мең сум кирәк булды

— Бу повестканы алганнан бирле, көн саен бер "шок" өстәп торалар. Канунсыз алып китүләре җитмәгән, без аны үз хисабыбыздан сугышка әзерләп тә җибәрергә тиеш. Шәхси кирәк-яракларыннан тыш, бронежилет, каска, яңгыр киеме (дождевик), йокы капчыгы, рюкзак, алмаш киемнәр, сезонлы киемнәр, термокием, аяк киемнәре һәм башкаларны җыясы. Без аңа үзе белән 25 мең сум биреп җибәрдек инде. 80 мең сумга шәхси кирәк-яраклар, күпләп азык-төлек алдык. Каска белән бронежилетны гына ала алмадык, чөнки анысы өчен 218 мең сум кирәк булды. Бездә аның кадәр акча юк, — ди Билалова.

Хәрби комиссариат вәкиле Сергей Котин исә мобилизацияләнүчегә нинди дә булса әйберләр сатып алу кирәкми, барысы да бирелә дип ышандыра. Мобилизацияләнгәннәрнең экипировканы үз акчаларына сатып алуы канунсыз булуы турында Русия хөкүмәтенең "Объясняем.рф" порталындагы аңлатмаларда да язылган.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
  • Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
  • Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG