Күптән түгел Айгөл Гыймранова Facebook сәхифәсендә башкортларга мөрәҗәгать белән чыкты. Ул үз халкын Украинадагы сугышта "русский мир" төзеп йөрмәскә, ә үз милләтеңнең иреге өчен көрәшергә чакырды. Һәрбер башкортның кадерле булуы, ә мобилизациянең халыкларны юк итү өчен башкарылуы турында язды.
Русиянең милли сәясәте безнең халыкларны физик яктан кыруга алынды. Әлегә кадәр безнең телебезне, мәдәниятебезне бетерү өстендә эшли иде. Башкортымның халык җырлары, милли геройлары юып бетермәслек пычракка, канга батты. Туган җире өчен көрәшләрдә туган җырларыбызны бүген басып алулар өчен кулланалар. Күршедәге суверен дәүләт биләмәсенә басып кереп, халкын кырып, дөньяларын җимереп, "русский мир" оештырмакчылар. Әлеге канкоешта, кызганычка каршы, минем милләттәшләрем дә катнаша. Башкорт ОМОНы, башкорт бригадалары исемнәре бүген негатив яңгырый.
Патшаларга юаш имәгәнне, башкаларга башкорт баш имәс, дигән горур сүзне онытып, бүген башкорт Мәскәү кулындагы ерткычка әйләнә. Башкортым, исеңдә тот, бу безнең сугыш түгел! Мәскәү сәясәтенең уеннары механизмында Гюнтер Эйх әйткәнчә, май булма, ком бул! Син безнең милләтебез өчен кирәк, синең көрәшең украин халкына каршы булырга тиеш түгел, үз милләтеңнең иреге өчен көрәш! Украин җирендә ятып калуың – милләтнең зур югалтуы булачак. Бу сугыш – батырлык күрсәтер урын түгел. Бу – оят сугыш. Мәгънәсез сугыш", дип яза Гыймранова.
— Айгөл ханым, 24 февральдә Русиянең Украинага каршы сугыш игълан итүе, ә аннан соң 21 сентябрьдә мобилизация турындагы яңалыкларны ничек кабул иттегез?
— Бу вакыйгаларны 2014 елдан башлап карарга кирәк. Мин анысын да бик авыр кичердем. Синең дәүләтең басып алучы булып тора, чит ил җирләренә басып кергән һәм бар дөнья Русия турында гына сөйли икән, моның өчен җаваплылык синең өстә дә яткан кебек тоясың.
Путинның хакимияткә килүе безнең яшь вакытка туры килде. Бу 20 елда без инде өлкәнәйдек, чәчләр агарды. 1999-2000 елгы балаларны күрәсездер: Путин заманында дөньяга килделәр, аның гаебе белән үлделәр, ул карт патша һаман утыра. Тәхеттә озаграк утырган саен күбрәк кешене корбан итеп, торган саен яшьрәкләрнең канын сорый. Шуны күреп, аңлап тору мине нормаль психологик халәтемнән этеп чыгара. Февральдә мин бөтенләй кешелектән чыктым. Мобилизация булачагын аңлый идем. Быелмы, киләсе елгамы, кайчан да булса барыбер булырга тиеш иде, шуңа ул яңалык булмады. Бу мәхшәр тиз генә бетәргә охшамаган. Әгәр бүген Русия яшерен саннар белән ирләрне мобилизациягә җыя икән, ул 100-500 меңдә туктап калмаячак. Миллион кирәксә – миллион, биш миллион кирәк икән – биш миллион керәчәк Украина территориясенә. Әлбәттә, алар Украина җирендә үләксә генә булып калачак. Бөтен җир шарында күпме дәүләт бар, шуларның бишесе генә бүген Русия яклы. 190нан артык дәүләт Украинаны яклый. Бу да бит нәрсәдер хакында сөйли.
Путин бөтен дөнья халкы күзенә карап ялган сөйләде
Хәтерләсәгез, 2014 елда ук Донбасстан, Луһанскидан видеолар чыкты. Анда Русия гаскәренең бу ике төбәкне Украинадан азат итәргә түгел, ә халыкны таларга килүе күренеп тора иде. Алар аэропортларны җимереп, варварларча кибетләрне талый башладылар. Мародерлык фактлары күп булды. Нинди ялган белән Кырымны басып алуын гына карагыз. Путин бөтен дөнья халкы күзенә карап ялган сөйләде: "Анда безнең кешеләр юк", дип тәкрарлады. Шуннан соң да, башка ил лидерлары Путин белән кул биреп исәнләшеп килделәр. Бүген шушы хәлгә төшкәнбез икән, монда безнең дә гаеп бар.
— Сез Татарстан, Башкортстан яңалыкларын укып барасызмы? Америкада бу вакыйгалар ничек яктыртыла?
— Минем өйдә телевизор юк. 1998-1999 елларда, Казанда яшәгәндә үк, телевизордан баш тарткан идем. Арендалап яшәгән бер фатирымда бар иде ул, әмма өстенә япма ябып куйгач, ваза басып торучы киштә ролен генә үтәде. Монда да шулай ук.
Америкадагы массакүләм мәгълүмат чараларын Русия халкы үзендәге кебек итеп күзалдына китерә бугай, әмма бу бөтенләй башка систем. Америкада ике төп фирка бар: республиканнар һәм демократлар. Икесенең дә үз каналлары, матбугаты эшли. Мәсәлән, FOX каналы – республиканнар рупоры. Анда Русияне, Путинны, Трампны мактыйлар, Байденнан, демократлардан ачыктан-ачык көләләр, үз пропагандасын алып баралар. Демократларның да үз мәгълүмат каналлары бар, аларның Путинга мөнәсәбәте шуның нәкъ киресе. Мин Русия тормышын эчтән күреп белгәч, андагы системаның нәрсәгә барып җитүен күргәч, бары тик демократларга гына тавыш бирәм. Татарстан, Башкортстан матбугатын интернет аша гына булса да даими укып барам. Америкадан аермалы буларак, Русиядә бары бер генә фикерне язарга, дәүләт алып барган сәясәтне генә мактап сөйләргә яравы сукыр күзгә дә күренеп тора. Альтернатив матбугат тулаем тыелган. Татарча хәбәрләрне Азатлыктан да укыйм һәм Русия халкыннан аермалы буларак, миңа аны уку өчен VPN кирәкми.
— Ничек уйлыйсыз, бу мобилизация башкортларга нинди йогынты ясаячак?
Мобилизация — җирле халыкларга карата ачыктан-ачык эшләнүче геноцид
— Мобилизация башланганчы ук, "Los Angeles Daily News" газетында минем белән интервью басылды. Мин анда милли батальоннар җыюга тәнкыйть белдереп, бу халыкларга каршы эшләнүче чираттагы геноцид дип әйткән идем. Инде мобилизация игълан ителгәч, сукыр да күрерлек, ахмаклар да аңларлык булды: бу җирле халыкларга карата ачыктан-ачык эшләнүче геноцид. Русия бүген берьюлы ике куянны ата: ул украиннарга каршы сугышны урыстан башка милләтләр хисабына алып бара. Башта милли батальоннар туплау җирле чиновниклар кулы белән башкарылды, ә хәзер мәҗбүри рәвештә безнең җирләрне халыктан чистарталар.
Интернетта авыллардан, район үзәкләреннән ирләрне озату күренешләре күп, ә Мәскәү, Петербур, Новосибирски яки шуның ише зур шәһәрләрдән видеолар күренми. Булса да, бик аздыр. Чөнки разнарядка зур шәһәрләргә бирелсә, халык күтәрелеп чыгарга мөмкин, ә авыл кешесе баш күтәрми, җил кайсы якка иссә, шунда бөгелә. Моны өлешчә мобилизация дип атадылар атавын, ләкин тулы мобилизация дә булачак. Өлешләр тиз бетәчәк. Күгәргән мылтык тотып, Хаймарсларга каршы сугышырга кеше күп кирәк булачак әле. Калашников автоматы тотып, Байрактарга каршы сугышып булмавын авыл егете дә аңларга тиеш кебек.
Bayraktar — Төркиядә җитештерелә торган кораллы дрон
Автомат гомере үтте бит инде, хәзер компьютердан карап кына гаскәрне эшелоннары белән кыра торган дроннар заманы. Шуңа сугышка әзерлексез ирләрнең төялеп баруы һәм нәрсәгәдер ирешергә теләве – файдасыз, бу безнең халыкларны кыру ысулы гына. Күрдегезме икән, Сибай филармониясе төркеменең зур өлеше повестка белән сугышка чыгып киткән. Хәзер сезонны ачарга, концерт куярга кешеләре юк, ди. Видеоларын авызымны ачып карадым. Гармун тартып, җырлар җырлап сугышка китеп баралар. Автобусларны кул чабып, куанып озаталар. Махачкалада, Дагыстанда хатыннар полиция белән кара-каршы сугышып ирләрен алар кулыннан йолкып ала, ә безнекеләр оркестр уйнатып, һичьюгы, "Славянка"ны яңгыратып озата.
— Башкортлар да Куштау өчен чыкты бит, Дагыстаннар читтә торырлык булды. Ни өчен хәзер чыкмыйлар?
— Анысы нык шешеп эренләгән проблем иде, ул шартлап агып чыкты. Ә Русиянең империячел сәясәте кешеләрнең муенына салган богауны әкрен генә буа. Хәзер шуның бер алымы буларак, ясалма рәвештә башкортка геройлар ясау башланды. Чечняда сугышканнарны геройлаштыру, Шәйморатов генерал дигән җырлар белән рух күтәреп Русия һәм "русский мир" өчен сугышка чакыру активлашты. Ә бит безнең халык кайчандыр Русия империясенә каршы сугышкан, башкортларны моның өчен авыллары белән яндырганнар. Тик андый сугышка күтәрә торган хөр рухлы ирләр, андый батырлар көн дә тумый. Башкорт җирендә бигрәк тә. Кавказ читтә бит ул, ә без Русия уртасында утырабыз, без – камалышта. Аннан соң, Кавказ халкы гомер-гомергә сугышчы булган, үз җиренең кадерен белеп, үз көчен тоеп яшәгәннәр. Безнең башкортларда бәйсез рухлы, сугышчан урман халкы аз, бездә күбрәк дала халкы. Алар сугышчан түгел.
— Күптән түгел активист Рәмилә Сәетова башкортларга мөрәҗәгать белән чыкты. Ул анда мобилизациянең һәркем өчен сайлау мөмкинлеге бирүен, моның үзенә күрә бер референдум булуын әйтә. Нәкъ менә хәзер сез тынычлык өченме, әллә кеше үтерү өченме – сайлагыз, илдән китмәгез, үз позициягезне күрсәтегез, ди. Комментарларда башкортларның күбесе аны бу сүзләре өчен дошман, сатлыкҗан дип атый, илдән куарга, атып үтерергә кирәк дип әйтә. Үзара талашып утыралар. Урыс хөкүмәтен яклап утыручы башкортлар күп. Бу аларга бәйсез дәүләт тә, тел дә, үз җирләре дә, милләте дә кирәкми дигән сүзме?
Әгәр украиннар үз суверенлыгы өчен көрәшә, үз телен, мәдәниятен яклап калырга тели һәм Русия золымыннан качарга тели икән, бу — гаепме?
— Сугыш башлангач, без туганнар белән дә үзара талашып беттек. Сез сугышның Украина территориясендә баруын күрмисезме? Әгәр дә алар үз суверенлыгы өчен көрәшә, үз телен, мәдәниятен яклап калырга тели һәм Русия золымыннан ерак йөрергә тели икән, бу — гаепме? Алар шушы эше өчен фашист дип аталамыни? Мин дә башкорт телебез булсын, үз дәүләтебез булсын, үз мәдәниятебез, белем бирү системабыз булсын дип әйтәм, мин дә фашистмы? Туганнарыма шулай дип әйттем. Ике туганым мине, башкорт рухлы булуым өчен: "Америка пропагандасына бирелгәнсең, фашистка әйләнгәнсең", дип гаепләде. Мин аларның мантыйгын аңламыйм. Әни дә алар белән бер фикердә. Аның белән бәхәсләшмим инде, аңа 85 яшь. Минем өстән җаваплылык төште, ике балам да башкортча белә. Ни кызганыч, ә менә аларның балалары Башкортстанда яшәп тә ни татарча, ни башкортча белми.
Маңкорт булган очракта, матди хәлең, тормыш сыйфатың турында да уйлап була. Русия икътисады зур темплар белән түбән тәгәри. Әлегә ул сизелмәскә дә мөмкин, әмма кышка сизеләчәк. Шушы хакта туганнарыма Мәскәү дәүләт университеты профессоры, төбәкләрнең социаль-икътисади үсеш белгече Наталья Зубаревичның интервьюсын салдым. Алар аны да сатлык булуда гаепләде. Мобилизация башлангач, "сугышка киттегезме, ирләрегезне җибәрдегезме инде", дип язасы килә үзләренә, тыелып торам. Абый һәм әни белән аралашып торам, алар артыгын сөйләшми, минем позицияне беләләр.
— Башкортстанда милләтчеләрнең берсе Фаил Алсыновны тоткарлау өчен "перехват операциясе" игълан иттеләр. Хөкүмәтнең бүген аерым кешеләр артыннан куып йөрерлек мөмкинлеге юк, шуңа карамастан, аерым милләтчеләрне махсус операцияләр белән тоталар. Бу ни өчен эшләнә дип саныйсыз?
Хәзер активистларны төрмәгә утыртып тормыйча, туп-туры үлемгә җибәрү мөмкинлеге туды
— Бу да геноцидның бер дәлиле бит. Фаил Алсынов Украинадагы сугыш һәм мобилизация турында башкортларга бик көчле мөрәҗәгать белән чыкты. Аңлаган кеше аңларлык булды. Һәр милләтченең Башкортстанда күпмедер аудиториясе, авторитеты бар. Аларны тоткарлап, хакимият шулар аша башкаларны да сындырмакчы була. Гомумән, моңарчы кануннар белән төрмәгә утырта алмаган активистларны хәзер төрмәгә утыртып тормыйча, туп-туры үлемгә җибәрү мөмкинлеге туды. Иң акыллы, актив, милләт җанлы, халкыбызның өмете булган кешеләрне тоткарлау алга таба да дәвам итәчәк – бу геноцид вакытында иң беренче башкарылучы эшләр һәм безнең башкортлар карап торып моңа юл куя.
— Татар-башкорт җырчылары да Донбасс, Луһански кешеләренә акча җыю өчен дәүләт позициясен яклап җырлап йөрде. Мисал өчен, шундыйларның берсе Әнвәр Нургалиевның әле ике көн элек кенә концерты узды. Мобилизациядән соң да җырлап йөри. Бу әйберләргә ничек карыйсыз? Алар геноцидны күрмиме?
— Әнвәр Нургалиев күренекле җырчы, исеме бар. Бөтен милли республикалар кан-яшь түккәндә, акча эшлим дип ник кыланырга? Зәйнәп Фәрхетдиновага да бик авыр икән, интернеттан күрдем. Ул да бит кайчан гына сугышны яклап җырлап йөргән иде. Алар күз өстендәге кара каш, бар халык авыз ачып шуларга карап тора. Ә алар үз гамәлләре белән халыкны алдый. Минем ул җырчыларның надан булуына, берни дә аңламауларына ышанасы килми. Югалтыр әйберләре күп, үзләренең акчалы, бай, яхшы тормышын, дәүләт биргән исемнәрен саклау өчен бүген дәүләт сәясәтенә ияреп баралардыр. Киләчәккә дә ниндидер карашлары, дәүләт хисабына бал-майда йөзәргә дигән планнары бардыр. Шуларны югалтмас өчен, әлеге адымнарга барадыр да.
— Башкортстанга кайтып йөрисезме?
Сугыш башлангач, Башкортстанга башка беркайчан да кайта алмаячагымны аңладым
— Кайтып йөри идек, әмма февральдә сугыш башлангач, Башкортстанга башка беркайчан да кайта алмаячагымны аңладым. Чөнки мондый шартларда анда кайтасым килми. Ә сугыш беткәндә, үземне анда кайта алмаслык дәрәҗәдә куярмын дип уйлаган идем, шулай булыр да ахры. Әлеге канкоешка да, бүгенге Башкортстан хөкүмәтенә, алар алып барган сәясәткә дә каршымын. Мин анда кайтам икән, кире чыгып китә алмам дип куркам.
— Бүген бик күп татар-башкорт та чик буенда тора. Аларны хуплыйсызмы, әллә мондый чакта илеңдә калып, үз позицияңне күрсәтү, сугышка каршы чыгу дөресрәкме?
— Алар чынлап та сугыштан качып чыгып бара инде. Путин сәясәте белән риза булмаучылар, аның кая таба баруын аңлап, Кырым вакыйгаларыннан соң ук илдән чыгып китте. Сугыш белән риза булмаучылар февральдә илдән качты. Болары сугыштан, мобилизациядән качучылар гына. Мин аларны берничек тә тәнкыйтьләмим. Украина белән бу сугыш барып чыкса, Путин анда гына туктап калмаячак Казакъстанга да, Кыргызстанга да, башкаларга да кагылачак. Казакъстан турындагы Дмитрий Медведев (Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары - ред.) авызыннан да чыкты. Башка илләрнең безнең халыкны кабул итүен дә аңлыйм, алар бу сугышның алар территориясенә күчү мөмкинлеген чамалыйдыр. Кеше үтереп йөргәнче дәүләттән чыгып китсеннәр, диләрдер. Китәсе халык чыгып беткәч, чикләр ябылачак һәм башка чыгып китеп булмаячак. Аннан инде элекке совет заманына кайтабыз. Гадәттәгечә, тирә-якта дошманнар. Илдән чыгып китү өчен, зур сәбәпләр белән, махсус визалар ясату булачак.
— Татар-башкортны саклап калу өчен бүген нишләп була?
— Сугышка киткән, анда җыенучы кешеләргә аңлатып җиткерергә кирәк. Аннан исән кайтуы бик икеле. Бернинди дә гарантия юк. Күгәргән Калашников автоматы белән Хаймарсларга каршы чыга алмыйсың. Икенчедән, кеше үтерергә ярамый, ә алар кеше үтерергә дип китеп бара.
- 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Аңа хәрби хезмәттә булып кайткан, хәрби тәҗрибәсе һәм белгечлеге булганнар эләгә.
- Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллион кешегә кадәр алынырга мөмкин дип язды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум