Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мобилизация кысаларында хәрби кафедрада укып чыгучыларны чакырачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәрби комиссариатларга запастагы офицерларны, сержант, старшина, солдат, диңгезчеләрне чакырачаклар. Бу карар Татарстанда кабул ителгән. Мобилизация башлангач нәкъ менә шушы хәрби белгечләр җитмәве күренде. Якында Русиянең башка төбәкләрендә дә шундый ук карарлар кабул ителергә мөмкин.

Татарстан хәрби комиссариатында хәбәр итүләренчә, дәүләт югары уку йортлары каршындагы хәрби кафедраларда укып чыккан запастагы офицерларны, сержант, старшина, солдат, диңгезчеләрне "өлешчә мобилизация" кысаларында хәрби комиссариатларга чакырачаклар. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Элегрәк Русия думасының саклану комитеты башлыгы генерал-полковник Андрей Картаполов 1997 елның 26 февралендә кабул ителгән "Русия Федерациясендә мобилизация әзерлеге һәм мобилизация турындагы" канун дәүләт югары уку йортларының хәрби кафедраларында укып чыгучыларны чакыруны күз уңында тота дигән иде.

"Әгәр аларның хәрби белгечлекләренә ихтыяҗ була икән, аларны чакыртырга мөмкиннәр. Юк икән – тыныч күңел белән ватан файдасына хезмәт итүләрен дәвам итә алалар", диде ул.

Бу карар Татарстанда кабул ителгән. Мобилизация башлангач нәкъ менә шушы хәрби белгечләр җитмәве күренде. Якында Русиянең башка төбәкләрендә дә шундый ук карарлар кабул ителергә мөмкин.

Мобилизациянең беренче нәтиҗәләрен бәяләгән белгечләр әйтүенчә, чакырылучылар арасында кече офицерлар булмаган диярлек.

Татарстан хәрби комиссариатында аңлатуларынча, һәр очракта ахыргы карарны чакырылыш комиссиясе кабул итәчәк. Хәрби кафедраларны тәмамлаган рядовойлар, сержантлар һәм офицерлар очрагында хәрби хезмәткә алыну кичектерелергә дә мөмкин. Бу кичектерүне чакырылыш комиссиясе карары нигезендә бирәләр.

Элегрәк үз чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" илдә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң, 21 сентябрьдә Татарстан алдында 10 мең кеше тупларга дигән бурыч куелган булган дип язды. Шулай да соңрак планны 3 мең кешегә калдырганнар диелде.

Шулай ук басма чыганаклары Казанның 950дән артык кешене мобилизацияләвен әйтте, башта ике меңләп кеше җибәрергә тиеш булганнар.

  • 24 февральдә Русия гаскәре Украинага бәреп керде. Мәскәү моны "махсус операция" дип атый.
  • 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация игълан ителде һәм шул ук көнне хәрби комиссариатка чакырулар да килә башлады. Русия саклану министры Сергей Шойгу резервтагы 300 мең хәрбинең чакырылачагын әйтте.
  • Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эшеннән сагая. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан курка.
  • 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
XS
SM
MD
LG