Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сугышка киткән игенчеләр урынына басуларга Казан студентларын чыгармакчылар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Түрәләр әйтүенчә, студентларны язын басуга чыгару укыту процессына бернинди тискәре йогынты да ясамаячак. "Киресенчә, бу уку йортында алган гамәли теоретик белемнәрне арттырачак", дип ышандыралар министрлыкта. 

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы Казанның берничә югары уку йортында белем алучыларның исемлекләрен соратып алган. Алар мобилизацияләнгән эшчеләр урынына язын чәчүгә чыгачак.

Министрлык Казан дәүләт аграр университетына һәм Казан дәүләт ветеринар медицина академиясенә "2023 елгы чәчү эшләренә эшчеләр резервы төзү өчен студентлар турында мәгълүмат бирүне сорыйм" дигән хатлар җибәргән, дип яза "Коммерсантъ".

Үз хатында министрлык Путин игълан иткән өлешчә мобилизация сәбәпле авыл хуҗалыгы тауарларын җитештерүчеләргә кытлык артуын әйткән.

Югары уку йортларына мондый хатлар юллауларын министрлыкта да раслаганнар. Әмма монда сүз "укыту планында каралган, ел саен майдан сентябрьгә кадәр була торган гамәли тәҗрибәне оештыру турында сүз бара" дигәннәр.

"Бу инде гадәти хәл: аграр югары уку йортлары комбайнчылар, ярдәмчеләр, тракторчы-машинистлар булып эшли", дигәннәр министрлыкта.

Түрәләр әйтүенчә, студентларны язын басуга чыгару укыту процессына бернинди тискәре йогынты да ясамаячак. "Киресенчә, бу уку йортында алган гамәли теоретик белемнәрне арттырачак", дип ышандыралар министрлыкта.

Элегрәк Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров октябрь башына агросәнәгать комплексының 399 эшчесе хәрби чакыру кәгазьләре алды, дип хәбәр иткән иде. Ул хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы оешмалары алдында "ашыгыч рәвештә кешеләр эзләү" бурычы тора, диде.

Шул ук вакытта студентларны җәлеп итү төбәкнең берничә зур агрохолдингын, әйтик "Кызыл шәрык", "Август", "Агросила", "РМ Агро", "ХК Ак барс"ны кызыксындыра дип искәртелә. Алар студентлар белән хезмәт килешүе төзеп, аларга 15-35 мең сум хезмәт хакы түләмәкче.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте.
  • Татарстанда мобилизация кысаларында ничә кешенең сугышка алынуын әйтмиләр.
  • Узган ялларда Татарстаннан мобилизацияләнүчеләрнең 721 кешедән торган беренче төркемен Казаннан җибәрделәр. Аларның кая озатылуы әйтелмәде. Кичә, 26 октябрьдә исә тагын бер төркем Ростов өлкәсендәге Миллерово шәһәренә, хәрби әзерлекләрен дәвам итәргә китте.
  • 14 октябрьдә Татарстан дәүләт шурсы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль үзәк "беренче мобилизация" кысаларында куйган бурычны республика үтәде дип белдерде.
  • Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эше ачылудан курка. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан куркуын белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG