Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Лилия Чанышеваны сак астында тоту вакытын киләсе елның февраленә кадәр озайтты


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Ул сак астында 2023 елның 3 февраленә кадәр калачак. 10 ноябрьдә Лилия Чанышеваның рәшәткә артында утыруына бер ел тула.

Бүген, 7 ноябрьдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны сак астында калдыру вакытын озайтты. Ул сак астында 2023 елның 3 февраленә кадәр калачак.

"Утырышка башта унлап кешене, шул исәптән мине дә керттеләр", дип сөйли активистның ире Алмаз Гатин. "Әмма тикшерүче шундук утырышны ябык итүне сорады, моны имештер, эштә дәүләт сере булган мәгълүматлар бар, дип аңлатты", ди ул.

Лилия Чанышева утырышны ябык уздыру канунсыз булачагын әйткән һәм залда ирен булса да калдыруны сораган, чөнки аларга очрашулар рөхсәт ителми, ә мәхкәмә утырышы – ир белән хатынга күрешү өчен бердәнбер мөмкинлек.

Шулай да хөкемдар Елена Поспелова тикшерүче үтенечен канәгатьләндереп, килүчеләргә утырыш залыннан чыгарга кушкан, аларга хөкем карары укылганда гына керергә рөхсәт иткән. Мәхкәмә тәфтишләре мәхкәмә залында фотога төшерүне тыйган.

"Хатынымны күп айлар дәвамында шушындый мәхкәмә утырышларында гына күрәм, берничә минут кына. Тикшерү шалтыратышуны да, күрешүне дә рөхсәт итми", ди Алмаз Гатин.

Активистның адвокаты Даниил Берман "Idel.Реалии"-га Чанышеваны сак астында калдыру вакытын озайтулары канунсыз дип белдергән. Ул әлеге карарны шикаять итәчәкләрен әйткән.

  • 10 ноябрьдә Лилия Чанышеваның рәшәткә артында утыруына бер ел тула.
  • 2021 елның 10 ноябрендә аны Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башта ике айга сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты озайтылды. Аны "экстремист оешма төзү яки җитәкләүдә" гаепләделәр. Лилия Чанышева үзенең гаепсез булуын белдерә.
  • Быел сентябрь ахырында Чанышевага өч җинаять маддәсе нигезендә гаепләү белдерделәр: экстремизмга чакыру, ватандашларның хокукларын бозучы оешма төзү һәм вазифаи хәлдән файдаланып экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу.
  • Сак астында тотылса да, ул иҗтимагый эшчәнлек алып баруын дәвам итә. Күптән түгел Чанышева Тикшерү комитетыннан тоткын хатын-кызларга туганнарына шалтыратуны рөхсәт итүен таләп иткән иде.
  • Сентябрь башында исә тикшерү изоляторы кибетендәге бер үк ризыклар төрле бәяләрдән сатыла дип, прокуратурага мөрәҗәгать итте.

Белешмә: Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG